Предыдущая публикация
Кабул булсын иде теләгем
Авырлыклар иңнәремне басса,
Бер Раббым бит минем терәгем!
Иман булсын өйнең түрләрендә,
Хәвеф-хәтәр ишек какмасын.
Аллаһ кушканнарны үтәп барып,
Һәркем туры юлдан атласын.
Бәрәкәтле, мул тормышлар бирсен,
Бала кайгылары язмасын.
Тәнебез–сау, илләр тыныч булсын,
Һәр адымда Аллаһ сакласын!
Гөлнур Мөхәммәтханова
#укы
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев