Предыдущая публикация
Юлың төшеп, безнең урам аша
Булса синең үтеп барышың,
"Тәмле суым эч",- дип каршы алыр,
Ишетәмсең чишмә тавышын?
Узып китә күрмә чишмә тавын,
Төш сукмактан, китмә төшмичә,
Сусавыңны басар, уч тутырып,
Эч шул суны, китмә эчмичә.
Тавышкаен тыңла: үз көе бар,
Моңланып, ул җырлый үзенчә.
Агып төшеп китә әрәмәгә.
Ага тырышып, һич иренмичә.
Ага чишмә Керәшен очын бизәп,
Ага улакларга тулышып.
Керләр чайкап үскән идек шунда
Әнкәйләребезгә булышып.
Җәй җитүгә, кызлар яланаяк
Су китерә идек ярышып.
Бакчаларга һәм дә мунчаларга
Ташыдык су, тормый карышып.
Хәзер инде чишмә яны тыныч.
Һәр кешенең суы өендә.
Тик барыбер шушы чишмәбезнең
Тәме тора минем телемдә.
Шәйхиева Нәфисә Сәлимҗановна
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 1