"БӨТЕН КЕШЕ ШУЛАЙ ЭШЛИ БИТ" СҮЗЛӘРЕ ТУРЫНДА
Хөрмәтле дин кардәшләрем, без барыбыз да беләбез: мөселманнар үз диннәрен ала торган Шәригатьнең төп чыганагы — Коръән һәм ышанычлы Сөннәт, ягъни Мөхәммәд Пәйгамбәребезнең (Аллаһның салаваты һәм сәламы аңа булсын) ышанычлы хәдисләре.
Кешеләрнең карашлары, сүзләре яки эшләре үзеннән-үзе дөрес эш итүгә яки ышануларга дәлил булып тормый, ләкин кешенең һәр гамәле яки карашы безнең тәкъва ата-бабаларыбызның аңлавындагы Коръән һәм Сөннәт призмасы аша тикшерелергә тиеш.
Кызганычка каршы, һәрвакыт кешеләр арасында үз гамәлләре/сүзләре/ышанулары белән Аллаһ әмерләренә каршы килүчеләр булган һәм хәзер дә бар, шул ук вакытта алар Аллаһ Коръәндә әйткән бер үк җөмлә белән акланалар:
Аллаһ Тәгалә болай дип әйтә:
وَإِذَا قِيلَ لَهُمُ ٱتَّبِعُوا۟ مَآ أَنزَلَ الله قَالُوا۟ بَلْ نَتَّبِعُ مَآ أَلْفَيْنَا عَلَيْهِ ءَابَآءَنَآ ۗ أَوَلَوْ كَانَ ءَابَآؤُهُمْ لَا يَعْقِلُونَ شَيْـًٔا وَلَا يَهْتَدُونَ
"Әгәр аларга: "Аллаһ иңдергәнгә (Коръән белән Сөннәткә) иярегез", — дип әйтелсә, алар: "Юк, без ата-бабаларыбыз нәрсәгә ияргән булсалар, шуңа иярәбез", — дип әйтәләр. Ата-бабалары бернәрсәне дә аңламаган һәм дөрес юл белән бармаган булсалардамы?" (Изге Коръән, 2:170)
Кайбер мөселманнарның, бигрәк тә инде олы яшьтә булганнарның, Ислам динендә бу гамәл яхшы дип санап, төрле гамәлләр башкаруларын күрергә мөмкин, ә чынлыкта бу гамәлләр — шәригать тарафыннан тыелган яңалыклар гына. Яки алар Коръән һәм Сөннәт ягыннан дәлилләнмәгән (ягъни уйлап чыгарылган) гамәлләр кылалар.
Һәм аларга нәсыйхәт ясаганда һәм мондый гамәлләрне кылырга ярамаганын, Мөхәммәд Пәйгамбәребез (Аллаһның салаваты һәм сәламы аңа булсын) моны тыйганын, яисә бу гамәлләрнең Ислам диненнән түгел, ә кешеләрнең уйлап чыгарганын һ.б. аңлатканда, җавап итеп еш кына мондый җөмләне ишетеп була: "Безнең бабаларыбыз һәм әбиләребез гомер буе шулай эшләгәннәр, син алардан яхшырак беләсең мени?!".
Әмма шуны белегез: "Без аталарыбызны нидә күрдек, шуңа иярәчәкбез", — дигән сүзләр Аллаһ өчен иң яратмаган сүзләрнең берсе, чөнки Аллаһ кешеләргә аталарыбыз һәм бабаларыбыз артыннан түгел, ә безгә динебезне тулысынча җиткергән Мөхәммәд Пәйгамбәр (Аллаһның салаваты һәм сәламы аңа булсын) артыннан иярергә боерды.
Шуңа күрә кешегә хакыйкать килсә, Коръәннән һәм ЫШАНЫЧЛЫ (уйлап табылган хәдисләр түгел) Сөннәттән нинди дә булса гамәл кылуны тыюга яки нинди дә булса карашның дөрес булмавына дәлил килсә, чын күңелдән Аллаһтан куркучы мөселман бу дәлилгә иярергә тиеш. Ул үзенең бабасы кылган гамәлләргә иярмәскә тиеш, чөнки әгәр Коръәндә һәм Сөннәттә аларның гамәлләренә һәм ышануларына ачык каршылыклар ачыкланса, бу безгә аларның гамәлләренә һәм дөрес булмаган ышануларына дәлилләре булмавын күрсәтә, әмма без кешеләрнең ГАМӘЛЛӘРЕНӘ түгел, ә ДӘЛИЛЛӘРГӘ иярәбез.
Нет комментариев