Башкортостанның Тәтешле районына кергән Бәдрәш авылының ничәнче еллар тирәсендә барлыкка килүе төгәл генә билгеле түгел. Архив язмаларында да бу турыда ачык кына мәглүмәт юк. “Башкортостанның авыллар тарихы” китабында Бәдрәш хакында: 19 гасыр азагында барлыкка килүе ихтимал, дигән берничә генә юллар бар. 1920 елда 48 хуҗалык булып 238 башкорт яшәгән, диелгән.
Дөрес булса, зиярат авыл белән бергә барлыкка килә, диләр. Әгәр шулай икән, авыл зияратына нигез 1900 елда салынган, беренче туган бала да авыл салына башлаган чакта туган, диләр. Бу бала Мәрзия Хасанова, аның туган елын кемдер 1901 ел дисә дә, колхоз китабына 1900 елда туган дип язылган. Кайберәүләр исә, беренче бала авыл төзелеп 3 ел чамасы үткәч кенә туарга тиеш, диләр. Дөреслекне хәзер белү кыен әлбәттә, вакытында, элекке картлар исән чакта, кызыксынып калучы кеше, кызганычка каршы, булмаган.
Төп нигезне Бәдрәштә Танып ыруы башкортлары Яңа Кайпан авылыннан килеп корып җибәргәннәр. Бәдрәш исеме имеш бидрә сүзеннән алынган. Беренче күчеп килгән кешеләр исемсез елга буенда үсеп утырган агачларның берсенда кысылып торган бидрәгә тап булалар һәм елгага да, авылга да Бидрә-кыс дип исем бирәләр. Авыл исеме Бәдрәшкә землемер ялгышуы аркасында әйләнә. Ул вакытта җир сорап Бөре (Бирск) өязенә бара торган булганнар, землемер килеп сазлыклырак урыннарны күрсәтеп кайтып киткән бит инде. Кемнең инде сазлы урынга урынлашасы килсен, кешеләр тотканнар да, үз белдекләре белән коры җирләргә өйләр күтәрә башлаганнар. Бер-ике елдан соң тикшерергә килгәч, землемерны 3 көн буена айнытмый сыйлаганнар, ди. Янәсе, этлекләрен сизмәсен. Озаткан чакта да сыйлап кына барганнар. Бөрегә кайткач, документлар тутырганда землемер Бидрә-кыс исемен бердә исенә төшерә алмый имеш. Аптырагач, Янаул ягындагы Бәдрәшне исенә төшереп, әһә, тоже Бәдрәш бит әле, дип язып куйган имеш...
1917 елга кадәр Бәдрәш авылы Уфа губерниясы, Бөре өязе, Тәтешле волостенә керә. Авылны гражданнар сугышы да читләтеп үтмәгән, аклар һәм кызыллар бер-берсенә каршы сугышкан. Харрас исемле волость комиссары 1918 нче елда 35 яшендә аклар тарафыннан атып үтерелә. Колхозлар төзү чорында да дошманнар аз булмый. Колхозга беренчеләрдән булып бертуган Фәтхулла һәм Хәтмулла Шәйхуллиннар керә. Фәтхулла колхоз төзүчеләр арасында беренче булып йөри, авылларда пропаганда эше алып баралар, кулакларны раскулачивать итү һәм халыкны колхозга берләштерү эшләрен алып баралар. Шуңа күрә дә аны колхоз дошманнары күрә алмый, берничә тапкыр аңа үлем куркынычы яный. Өстәүенә, Фәтхулла авылда беренче коммунист та була. Көзнең бер салкын көнендә, юлда туры китереп, аны дошманнар куа чыга. Атын үзен генә җибәреп, Фатхулла урман эчендә качып кала. Ләкин, суык урманда төн чыгу, аның чирләп үлеп китүенә сәбәп була. Яңа төзелгән колхозга “Яңа юл” дигән исем бирелә, район үзәге Балтачта була.
1935 елның 9 нчы мартында БАССРның Үзәк комитеты утырышында Янаул һәм Балтач районнарының берничә авыл советларын булеп, Тәтешле районы ясарга карар чыгарыла. Янаул районыннан Аксәет, Акбулат, Бульгарт-Кайпан, Түбән Кодаш, Шулган, Сараштыбаш, Иске Кайпан бүленә, ә Балтач районыннан Асауды, Әрибаш, Бәдрәш, Беләш, Аук-Бүләк, Салаевка, Михайловка, Юде, Түбән Тәтешле бүленә. Бу вакытта Беләш аерым авыл советы була, анда 650 кеше яши, авыл советы “Красный Октябрь” исемен йөртә. Бәдрәш авыл советына Бәдрәш, Аук-Бүләк, Салаевка, Михайловка, Юде керә. 1938 елның 8 декабрендә Беләш һәм Бәдрәш авыл советлары кушыла, яңа күмәк хуҗалыкка “Октябрь” исеме бирелә. 👍
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 6