Предыдущая публикация
Дәһшәтле Бөек Ватан сугышы елларында ил өчен көрәшкән, ил тарихын язуда актив катнашкан авылдашларның якты рухлары каршында баш ию, хәтер яңарту рәвешендә узды бу очрашу.
Базгыя авыл биләмәсе башлыгы Таһир Әгълам улы Закиров авылдашларны котлады, аларның күмәк җыелуларын билгеләде, бу катлаулы заманда киләчәктә дә бердәмлекне сакларга кирәклеген искәртте.
Бүгенге яуда катнашучы 2 авылдашның гаиләләренә бәйрәм бүләге бирелде, җыендагы авылдашлар аларның исән-имин илгә кайтуларын теләде.
Күз яшьле бу хәтер көнендә һәркемне күңел түрендәге бер уртак теләк берләштерде: ил-йортларыбызга тынычлык, иминлек кайтсын тизрәк!
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 1