Чәтрәндә мөэминнәрдән кем дә булса исән калдымы?
Бу авыл үзәгебезгә ни булдымы икән? Әллә каргышмы, әллә сихерме тигән.Анда һәр ел потлар арта бирә.Әллә Иблис үзенең гыйбәдәтханәсен безнең авыл үзәгенә күчердеме икән.Авыл үзәгендә булган 3 потка , тагын 3 пот өстәлде.Болары Бөек ватан сугышында батырлык күрсәткән авылдашыбыз Ахметзянов Шакир абыйга атап куелдылар булып чыкты.Тагын нинди потлар, кемнәргә куелыр инде.Ахыр заманда шулай шайтаннар барысын бергә бутап, үзләренчә дин тоталар буладыр ахырысы: Шунда ук 3 мәчет манарасыннан азан кычкырып мөселманнарны намазга яшәләр.Шул ук вакытта марш атлап потларга чәчәкләр салалар, утлар яндыралар.
Бәлкем 7 карт яшеп, авылны өшкертеп караргадыр? Күз тигәнме икән әллә.Бигерәк динле авыл иде бит Чәтрән.Әллә авылга атап корбан чалып караргамы икән. Ибраһим пәйгамбәр исемен йөретә лә баса безнең авыл. Потларга беренче каршы чыккан пәйгамбәр исемен . Менә шайтан ничек көлә бит Ислам диненнән . Бер генә авылыбыз муллалары да бу темага сүз катмый.Үзләредә аптыраганнардыр инде.Юкса авылыбыздан фәрештәләр качып беткәннәрдер.Потлар, сыннар булган җирдә алар булмыйлар диләр бит.Укыган намазлар, чалган корбаннар, тоткан уразалар ничек буламы икән.Аллаһы Тәгалә шушы гыйбәдәтләрне, шайтан гыйбәдәтләре белән бутап бетергән килеш кабул итәрме икән? Ул турыда уйланучылар авылда юк сыман. Ә бәлкем иманлы халык калмагандыр да .Йәҗүҗ-Мәҗүҗ баскан күрәсен авылны.Юкса сүз белән булса да берәр сүз әйтер иде,бу хәлгә түзеп тормас иде мөэмин мөселман халкы.
Пәйгамбәребез хадисен искә алырлык мөэмин кеше калмаган күрәсен: «Җирдә берәр бозыклык күрсәң, кулың белән туктат, төзәт..Әгәр курыксаң, хәлеңнән килмәсә-телең белән туктат, төзәт.Инде алай да курыксаң, күңелеңнән риза булма.Әмма соңгысы-иманның иң зәгыйфе булыр.»
Әәәй! Кая сез мөэминнәр.Берәрегез исән калдымы авылда, юкмы? Әллә барыгыз да Йәҗүҗ-Мәҗүҗгә әйләнеп беттегезме?
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 3