Большевиклар каланчасы
Үзегезгә билгеле булганча авыл уртасына МТС элемтә каланчасын бастырмау өчен, авылдан 35-40 кеше пикетка чыккан идек.Шунда җирле үзидәрә башы без бөтен авыл халкы исеменнән гозеребезне сөйләгәч:"Сез бары үз исемегездән генә сөйләгез.Юкса бу каланчаны бастыруга күпчелек кеше «Кирәк»"-диеп карый.Шунлыктан пикетта түгел, өйләрендә утыра.Бу дәүләт программасы нигезендә алып барыла»-дигән иде.Шунда башыма уй килде: «Неужели мин әйтәм авылдан бу эшне (Каланча бастыруны)хуплаучы кешеләр дә бармы икән»
Бар икән җәмәгать.Шулардан берсе - Әмин абый , бүген килеп әрләп китте үземне:
-Нигә дип энем дәүләт программасына каршы барып, халыкны котыртасың.Имеш радиация бирә, сәләмәтлеккә зыянлы.Дәүләт сәләмәтлеккә зыянлы булса бу каланчаларны бастырмас иде.Ә син беләсеңме ни өчен ул каланчаларны Рәсәйдә бөтен җиргә зур тизлек белән куялар? Вәт белмисең.Менә уйла: Нигә дип аны мәчет янына, авыл уртасына куйдылар.Белмисең!
Эш шунда, Рәсәйдә халык саны зур тизлек белән кими.Яшь халыклар хәзер өйләнеп, гаилә кормый.Чөнки гаиләне ашатырга, эчертергә, квартира, садик проблемаларын хәл итәргә.Кыскасы алар өчен зур проблема.Ә вакытлы хатын-кыз табу алар өчен проблема түгел.Акчаңны түлисең дә-рәхәтлән.
Ә инде олы кешеләр бу проблемадан курыкмыйлар-чыныкканнар, әмма аларның проблемасы- Хатын-кыз өчен каланчасы тырмауда. Вәт менә дәүләт бу проблеманы шушы элемтә каланчалары торгызып хәл итмәкче була.Ничек диепме?
Оказывается бу элемтә каланчалары биргән радиация, картларның каланчаларына(Җенес органнарына) бик уңай тәэсир итеп , ул каланчаларны уята, сафка бастыра икән.Ә менә яшь халыкның каланчаларын , киресенчә корыта.Бу революция вакытында большевикларның ярлылар белән байларны тигезләгәне кебек килеп чыга инде-байдан алып, ярлыга бирә.Вәт аңладыңмы хөкемәт программасын.Ни өчен хәзер бу каланча куела башлау белән мәчеттә намаз укучы халыклар бермә-бер артты .Менә шуның өчен ул.Мин үзем дә намазга басырга диеп уйлап торам әле.Менә күрерсең мәчет картлары намаздан соң, шушы каланча тирәсенә ыштаннарын салып, төзелешеп утырганнарын.
Әлегә хәтле мин үзем көн саен каланча террапиясе алырга МТС каланчасы янына Карамалыга йөри идем.Шунда барып икешәр сәгать каланча янында ыштанымны салып утырам.Ну ара ерагырак, бензин да кирәк.Ә хәзер пожалуста.Бакча башында гына.Ну мин сиңа әйтәм -файдасы бар.Ул икән бер торса каланча, кабергә алып барганда да шул баскан каланчалы килеш китәсең икән.Вәт малай да.Прогресс.Хатын-кызлар гына түзсен инде.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 1