Тыныч күңелнең бер киче
Җәен көне буе сузылган гел кабатланып тора торган эшләрне бетереп, кояш бераз сүрәнләнә төшкәч, көтү кайтыр алдыннан, электр чыбыгына кунаклаган кошлар сымак, тезелешеп, капка төбендәге эскәмбиядә утырдык. Шундый гадәт алдык. Барыбыз да хаклы ялдагы ялгыз карчыклар, беребезнең дә каршылар малларыбыз юк. Болай сүз юктан сүз булсынга, мал –туар тоткан вакытларны сагынып, тел биетәбез. Бәхетле картлыгыбызның кадерен белеп, аның ләззәтен тоеп, саф һаваны сулап, дөньяларыбызны онытып, бакыйлыкка күчкән якыннарыбызны искә алып, тәннәребезгә кичке салкын йөгерә башланганчы, өйләребезгә таралырга ашыкмыйбыз.
Хәзер, кышка кереп, маллар абзарга кергәч, суыкта бик урамга чыгып, иркенләп җыелып күрешкән юк, шуңа очрашып, күрешәсе килеп, эч пошып тора.
Уйладым, уйладым да күрше тирәсендәге шул әхирәтләремне телефон аша кич утырырга чакырдым. Кыш безнең әллә ни эшебез юк. Барыбыз да бертөрле бәйләм бәйләп, телевизор карап көн үткәрәбез.
Кояш баемас борын, аш-суга гына кия торган матур күлмәкләрен киеп, калфаклы башларына килештереп яулык бөркәнеп, бер-бер артлы өч күршем килеп тә керде. үзем белән дүртәү булдык. Ике хатын ‒ базар, өчәү икән ‒ ярминкә, диләрме әле. Алып кергән күчтәнәчләр белән, сыйлаша-сыйлаша, чәй эчтек.
Хәнифә апаның яше җитмеш җидене узып китсә дә, Аллага шөкер нык әле, умарталар да тота. Балы кебек үзе дә тәмле телле, юмарт, күршеләрне балдан өзгәне юк, күчтәнәчсез йөрми. Кабатлаганнан дога искерми дигәндәй, ничәнчегә кабатлыйдыр, әле дә теленнән бал тама:
‒ Юкә балы.Файдасы булсын өчен балны көненә бер аш кашыгы кабырга кирәк, иртән ач карынга капсаң бал организмга көч һәм җиңеллек бирә. Йокы алдыннан балны суга бутап эчегез.
Чәйләгәннән соң,эчкәре якка кереп гәп куерттык, һәркайсыбыз кемгә нәрсә, нинди җептән бәйләве белән мактанып алдык. Хәнифә апаның җебе тигез калын итеп, оекбаш бәйләр өчен махсус шулай эрләнгән кара бәрәннеке. Аның сарыклары бар, йоннарын үзе язып, үзе эрли. Калганнарыбызның эрләү кулыннан килми ‒ җепләребез сатуныкы.
Бәйләмнәребез белән мактанышып, бер-беребезнең эшенә чын күңелдән сокланып, салпы яктан салам кыстырып туйгач, сүзебез озакламый җитәчәк Яңа ел бәйрәмеягына борылды. Нигәдер аны ничек каршылау турында бәхәс куертмадык. Элек шәп үткән чакларын, сагынып, искә төшереп, хәл бетте.
Арабызда Гөлсем иң яше, алтмыш бишкә җитеп килә. Безнең арага кушылганына нибары ун еллап кына. Шәһәрдә яшәп, пенсиягә чыккач, туганнарыннан калган беркем дә тормаган буш өйгә кайтып төпләнде. Барыбыз белән дә уртак тел табып, әйбәт итеп аралашып киттек. Ул носки - бияләй белән утырмый, ыргак белән эшләпә, я шәл кебек нәрсәләр бәйли. Бүгенге бәйләме ‒ оныкасына Яңа ел бүләге ике як чите челтәрле кызыл махирдан шарф. Бездән соң, сүз чираты аңа җитте.
‒ 1975нең декабре. Минем унсигезем тулмаган әле. Читтән торып укыган, министерствода бер начальникның секретаре булып эшләп йөргән вакытым. Эшем бик җаваплы. Килгән хат- корреспонденцияне теркәп бара торган аерым дәфтәрем бар. Шул дәфтәр югалды. Бөтен бүлекчәләрне йөреп эзләп чыктым, берәрегез күрмәдеме, ялгыш сездә онытып калдырмадыммы, дип сорашып...
Яңа гына эш башлаган чорым һәм көтмәгәндә, шундый хәлгә тары әле. Миңа шок булды. Атна узды, дәфтәрем юк кына бит. Бухгалтериядә эшләүче кыз йомыш белән кырыма кергән иде. Башымда һаман шул бер уй... Суга батып барган бөҗәк саламга ябышкандай, аңардан да минем дәфтәр ары –бире сездә калып, күзеңә чалынмадымы, дип сорыйм... Юк, ди...
‒ Син өстәлеңнең уң аягына җеп ура һәм өч тапкыр «шутик, шутик, поиграй, мою книжечку отдай. Входящую.» ‒ дип әйтеп кара. Шулай эшләсәң, югалган әйбер килеп чыга ул, ди.
Кәгазьләр бәйли торган бандероль бавын алып, кул уңгае булганлыктан, өстәлнең уң ягымдагы аягына, ул кушканча, урап та куйдым. Дәфтәрнең табылырга исәбе юк. Җомга көн иде, авылга кайтасыны сылтау итеп, эштән бераз алданрак сыздым. Ышанасызмы, дүшәмбе көн эшкә килүемә, дәфтәрем өстәлемдә ята.
Мин яңаны башлаган идем инде. Я, Аллам, нинди бәхет. Авыз колакта. Яңа дәфтәрдән искесенә күчереп яздым. Баш бухгалтерга почтаны илткәндә, шундагы газеталар белән кереп киткән. Аның вакыты тыгыз булганлыктан, күз дә салып тормыйча, өстәлендә калдырырга кушкан иде. Мин онытканмын, ул кәгазь өстенә кәгазь куеп, төпкә кадәр төшеп актарып карап тормаган. Менә шулай. Хәзер кырык җиде елдан артык вакыт узды, бүгенгедәй хәтерлим. Яшь чакта, гел күккә карап йөргәч, игътибарлы булып бетермисең шул.
‒ Яңа ел алдыннан болай да ни хикмәттер кызыклы могъҗизалар туып тора инде ул. Юкка мыни Яңа ел туар алдыннан кызлар кемгә кияүгә чыгасын юрар булганнар. Озынракка китсә дә, янә бер вакыйгага тукталыйм инде. Сүз белән сыйлыйм әле үзегезне, ‒ дип, дилбегәне яңадан үз кулыма алгач, Лидиянең авылыбызның кем кызы икәнен төшендергәч, күршеләремә ул сөйләгән бер вакыйганы бәян иттем.
Күптән булган хәл булса да, укучым (Марс улымның классташы) Лидия узган ел сыйныфташлар белән очрашу вакытында вакыйганы исенә төшереп көлдергән иде. Иптәш кызын Яңа ел каршыларга авылга алып кайткан. Үзләренчә кызык шөгыль тапканнар. Кемгә кияүгә чыгачакларын юрамакчы булганнар. Имеш тә нәкъ яңа ел башланыр алдыннан, урамга чыгып, беренче очраган кешедән исемен сорыйсың ‒ булачак киявең шундый исемле була имеш. Туры килеренә бик ышанып җитмәсәләр дә, сынап карарга исәпләп, кызык өчен кызлар шулай эшлиләр дә. Урамга чыксалар, алар турыннан минем улым кунакка килгән рус егете белән клуб буендагы Яңа елны каршыларга узып баралар икән. Марс классташының исемең ничек дип, соравына бик гаҗәпләнеп караган, әллә башың киттеме, Лидия? ‒ дип, сорауны сорау белән җаваплаган.
Кыскасы, туры килүен әйт әле. Лидия, бөтенләй башка Марс исемле егет белән танышып, кияүгә чыгып, берничә ел яшәгәч аерылышканнар, кызы бар. Кунакка кайткан иптәш кызы Сергей дигән рус егете белән яшәп, ике ул үстерәләр икән.
Сүзне сүз өстери торгач, студент чакта Яңа ел алдыннан булган тагын бер могъҗиза хәтеремә килде. Үземнең юлга дип саклаган акчаны, районы ерак булган, күптәннән авылына кайтмаган бүлмәдәшемә биреп тордым. Барсы да өйләренә кайтып китеп, ялгызым калгач, бик кыен булды. Теләмәсәм дә, яшьләрем яңак буйлап тәгәрәп төшәләр. Өйдәгеләрне сагынам, беләм, алар да көтәләр. Их, ике сумым булса, автобус билетына җитәр иде. Үземне юатам. Бәйрәм алды, автобуслар тулыдыр, күрсәткечне алдан алмагач, урын булмас. Акча юк шул. Бер сумга, соңлап, район үзәгенә кадәр электричкада да кайтып булыр иде. Уйлаган саен, күздән яшь килә. Күпме, судан ярга ыгытылган балыктай, бәргәләнеп, балавыз сыгарга мөмкин. Урынымнан торып, киенеп, урамга чыктым. Иренеп кенә тулай торак күтәрмәсеннән төштем. Тышта җил. Уңга барыргамы, сулгамы. Кайсылайга барсаң да аерма юк, барыбер. Яшьләремне дәү әнием ап-ак йомшак куян мамыгыннан бәйләгән бияләй белән сөрткәч, күзләрем аяк очына төште. Алла бар икән (атезм өйрәнгән чор). Итекләрем алдында тапталган кар өстедә, бөтерелеп, дүрткә бөкләнгән яшел өч сумлыкны җил биетә, каядыр очырмакчы. Тычкан тоткан мәче тизлеге белән эләктереп өлгердем. Башны күтәреп карыйм, кемнеке дип сорарга, кеше кара күренми.
Барыбер ышанмаслар дип, бу турыда әхирәтләргә сөйләп тормадым. Аның каравы, яшьлек хатирәсе каефемне бермә бер күтәрде . Өйгә, әкренләп, бәйрәм төсе керә башлады.
Йомгагы ару гына күренгән Хәнифә түти җебенең очына барып та чыкты. Ул аның эченә бөгәрләгән открытка тыгып, җебен чорнаганга зур күренгән икән. Открытканы сүтеп шомарткач, сурәтен карадык. Тиен һәм Куян кәрзин тулы чыршы уенчыклары күтәреп торалар. С новым годом! дигән язуы да бар. Аннан артын укыдык. Открытка мәктәптә укып йөргән улыннан булып, әти-әнисен Яңа ел белән котлап, матур теләкләр, корычтай сәламәтлек, су буедай озын гомер теләгән икән.
Чәй яңарттык. Каян сүзе табылып тора. Телевизордагы яңалыклардан районыкына, аннан авылныкына күчтек. Авылыбыздан сугышка киткән яп-яшь ирләрне барладык, аларга бәйле лакапка әйләнгән вакыйгаларны искә төшердек; исәнлекләрен теләп, илебезгә тынычлык теләп, дога укып, амин тоттык. Беркадәр дисбеләребезне алып, зикер әйтеп утырдык.
Кунакларымның кунмасларын белсәм дә, әдәп өчен, йола буенча, йоклап китегез, урын җитәрлек, көтеп торыр кешегез юк, караңгыда интегеп йөрмәгез, я егылып, бәләле булырсыз, ‒ дип, кыстый башлагач, кичке кунаклар дәррәү урыннан куптылар.
Кая инде ул кешедә куну, үз өеңдә, үз урыныңда йоклауга җитәме соң, диештеләр. Алар киенеп, бетеп, күчтәнәчле пакетларын кулларына алгач:
‒ Озатып калыйм әле. Үзегезне берәр бабай урлап куймасын тагы, ‒ дип шаярткандай иттем.
Үзен кыз чагында егете урлаган (әлбәттә үзара килешеп инде) сүзгә саран Гайшә:
‒ Кеше көлдермә инде. Хәзер авылда бабайлар бармыни? Авыру Мәхмүзәсе мәрхүм булгач, ялгызлык кыен дип, каяндыр хатын алып килгән Фәнил карттан “ бабай, яшь бичә белән кыен түгелме, ‒ дип шаярып сорашалар икән. Үзенә күрә түгел, эре чирттереп, үземнең карчык шикелле әле дару бир, әле су бир дип, сорап интектерми. Зрә рәхәт, бер мәшәкате юк. Кич чыгып китә, иртән кайтып керә, ди икән, ‒ дип, сүз кыстырып, бер мәлгә буыннарның сызлаганын оныттырып, тыныч күңелебезгә җылылык өстәде.
Хушлашырга җыенгач, Аллаһтан һәммәбезгә дә хәерле җәза бирүен сорадык. Җәза сүзе ‒ гарәп телендә, күпләр аңлавынча, “газап” дигәнне генә аңлатмый, бәлки кешенең эшләгәненә тиешлесен бирү мәгънәсендә килә. Коръәндә кем өчендер җәза ‒ җәннәт булыр дип тә килә.
Раббым безгә бер-беребезгә карата изгелекләр кылып яшәргә һәм изге догада булырга язсын.
Капка төбендә, өч ел төрмәнең бер камерасында утырып, иреккә чыккач аерылыша алмыйча торган хатыннар сыман, пима эчендә кырмыскалар йөгергәнче, аерылыша алмыйча, байтак шыгырдык карны шыгырдатып тордык. Ник тормаска, урамны ялт иттереп, баганаларда балкып утлар яна. Көннәр суык булыр. Чалт аяз төнге күк йөзе. Безнең яшьлектәге сыман табактай ай, кырында йолдызлары җемелдәшеп иркәләнә.
Сания Шәрипова, Башкортостан, Бүздәк
декабрь,2022