Предыдущая публикация
Ишетмиләр йөрәк сүземне.
Эссе чүлдә суга сусап калган
Бер кош итеп тоям үземне.
Хәзер дөнья кызган чүлгә охшаш,
Ә мин аның ялгыз кошымын.
Куырылып сүнгән җаннар күреп,
Хәсрәтләрдән җаным өшеде.
Тирә-ягым тоташ битарафлык,
Кешенең юк эше кешедә.
Мәрхәмәте сүнгән кешеләрнең
Бәрәкәтсез кылган эше дә.
Әллә нинди дөньяларда калдым,
Кыйбла күрмим, йөрим адашып.
Кешеләрме акылларын җуйды,
Әллә бар да йоклый саташып?!
Буталчык бу дөньяларда узган
Кемнәр күрер гомер эземне?!
Шуңадыр да чүлдә сусап йөргән
Бер кош итеп тоям үземне.
Хәлсезләнгән өмет канатларым
Көя, әрнеп, кызган комнарда.
Тормыш җырым шуңа башкарыла
Сагыш булып аккан моңнарда...
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев