✅ Кылган догам кабул булмый, ди күпләр. Догалар кабул булсын өчен, берничә шарты бар икән.
Аллаһы Тәгаләдән нәрсәнедер сорарга керешкәнче, башта аңа мактау ирештерергә кирәк: «Сөбханаллиһ үә бихәмдиһи» (Аллаһыга мактау һәм Аны данлау булсын!» яки «Сөбханаллаһил-газыйм» (Бөек Аллаһыга мактау булсын!»
✅ Мактау ирештергәннән соң, Мөхәммәт галәйһиссәламгә салават әйтелә: «Аллаһүммә салли галәә сәййидинәә Мүхәммәдин вә галәә әәли Мүхәммәд». («Салли» дигән сүздә басым «а» авазына төшәргә тиеш). Мәгънәсе: «Йә, Аллаһым, сәййидебез Мөхәммәдкә (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) һәм аның гаиләсенә сәламеңне һәм рәхмәтеңне ирештер».
✅ Салават әйткәч, иң матур сүзләр белән, кечелекле итеп, Аллаһы Тәгаләгә үтенечебезне җиткерәбез. Бу вакытта күздән яшьләр тәгәрәп чыкса, дога ихласрак була. Аллаһы Тәгалә бик мәрхәмәтле, ул безне кызгана. Доганы кат-кат кабатларга кирәк.
✅ Доганы кабаттан салават һәм Аллаһыга мактау әйтү белән төгәллибез. Соңыннан берәр игелекле эш эшләсәң, доганың тизрәк кабул булачагына өмет арта.
✅ Моннан тыш, доганың кабул булу ихтималы зур булган аерым бер вакытлар бар.
✅ Мөхәммәт галәйһиссәлам Гали бине Талибка: «Җомгага каршы төндә кылган дога кабул була», – дигән. (Әбү Давыт һәм Тирмизи хәдис җыентыкларыннан.)
✅ Азан белән камәт арасында кылган догаларның да кабул булу ихтималы зур. Пәйгамбәребезнең, азан белән камәт арасында кылынган дога кире кагылмый, дигән хәдисе мәгълүм.
✅ Төнлә белән, кешеләр йоклаганда һәм һәр намазның фарызын үтәгәннән соң кылган дога да тизрәк кабул булырга мөмкин. Әбү Өмәмәм пәйгамбәребездән «Кайсы дога кабул булучан?» – дип сорагач, ул: «Төн уртасында һәм намаздан соң кылынган дога», – дип җавап биргән.
✅ Рамазан аенда кылынган догаларның да тизрәк кабул булу ихтималы зуррак. Бер хәдистә: «Өч кешенең догасы кире кагылмас: Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен ураза тотучының, тәкъва имамның һәм рәнҗетелгән кешенең», диелә (Әхмәд һәм Тирмизи хәдис җыентыкларыннан).
✅ Тагын бер хәдистә догалар кабул булу вакыты таң алдыннан диелә: «Һәр төнне таң алдыннан Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте күкнең түбәнге катына иңәр һәм Ул: «Кем Миңа дога кыла, Мин аның догасына җавап бирәм. Кем Миннән сорый, Миң аңа сораганын бирәм. Кем кичерү сорый, Мин аны кичерәм», – дияр. (Бохари һәм Мөслим хәдис җыентыкларыннан).
✅ Сәҗдә вакытында кылынган догалар да тизрәк кабул булучан. Пәйгамбәребез дә безгә, сәҗдәдә вакытта сорагыз, ди. Фарыз һәм сөннәт намазларның сәҗдәләрендә фәкать гарәп телендә Коръән һәм сөннәттә килгән догаларны кылырга мөмкин. Ә нәфел намазларда һәм намаздан тыш сәҗдәләрдә доганы үз телебездә кыла алабыз. (Имам Мөслим хәдисләр җыентыгыннан).
✅ Яңгыр яуганда да дога кылырга кушалар. «Ике очракта Аллаһы Тәгалә колларының догасын кабул итә: азан вакытында һәм яңгыр яуганда», диелә хәдистә (Әл-Хәким хәдисләр җыентыгыннан). Яңгыр яву динебездә Аллаһы Тәгаләнең бәрәкәте, рәхмәте иңгән вакыт булып санала, шуңа да бу вакытта кылынган догалар кабул булучан.
✅ Бер хәдистә: «Кем Коръән укый, шул Аллаһы Тәгаләдән сорасын, чынлыкта, шундый вакыт килер – Коръән укучылар кешеләрдән сорарлар», диелә (Тирмизи). Һәм тагын бер хәдистә Коръәнне тулысынча укып чыгучының догасы кабул булыр, диелә. Коръән укыганда кешенең калебе чистара, ихласлыгы арта. Ә дога кабул булуның иң төп шарты – чиста калеб һәм ихласлылык.
✅ Тагын әле раҗәб аеның, рамазан айларының беренче көне, шәгъбан аеның 15нче көне. Ураза бәйрәме, Корбан бәйрәме һәм Гарәфә көне шулай ук дога кылу өчен иң кулай вакытлар булып санала.
✅ Әти-әнисенең балалары өчен кылган догалары, юлчы кешенең, ураза тотучыларның, рәнҗетелгән кешенең догасы тизрәк кабул була дип санала.
Кылган догаларыбыз кабуллардан булса иде.
Лилия Гәрәева әзерләде
Тулырак: https://syuyumbike.ru/news/din/doga-kabul-bulsyn-chen
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев