“Каен түбә” – әни белән без анда купме балан җыйдык. И –и... ул каен түбәнең матурлыгы. Ул узе түбә кебек бер калку җир, Базы елгасы буенда гына. Анда колхоз малы бик керәлмәгәндер инде, баланлык иде. Ул вакытта бит бөтен ялан-яфанда колхоз малы йөрде. Каен түбә – бик куптэн бетте инде ул. Инде 20 елдан да артыктыр.
Әти “без бәләкәй чакта Базы буенда куе кара урман ” – дип сөйли иде. Без ускәндә инде урман юк, бары әрәмәләр генә бар иде.
“Әрәпәс” – ул авылдан ерак, Идел буенда. Җәйгелеккә колхоз малларын Әрәпәскә чыгаралар. Дояркалар көнгә ике тапкыр савымга баралар. Аларны махсус йөк машинасы йөртә иде. Әрәпәс әрәмәсе - иң бай әрәмә. Анда карагат, җир-җиләге, балан, шомырт усә. Авыл халкы әрәмәгә барасы килсә дояркалар белән йөри иде.
“Восток тау асты” – искиткеч матур җирдә урнашкан. Табигате бай, анда шомырт, бөрлөгән, карагат җыя иде халык. Вак- вак күлләрендә балык тоталар.
“Марин тау асты” – бу безнең маявкага чыга торган урыныбыз. Май бәйрәмендә барыбыз да вылга кайтабыз, яшьләр җыелышып Марин тау астына бара идек. Егетләр балык тота, без уха пешерәбез.
“База буе”, “Яту” – бу инде безнең иң яраткан урыныбыз. Җәй җтисә су керу башлана.
“Силос чокырына ” – без чәчкә җыярга барабыз. Анда матур ал чәчкәләр усә иде. Ул ал чәчкә алма бакчасында да усә, без сетка аша аны өзеп алабыз.
“Йолдыз тау асты” – иң тәмле чишмә суы Йолдыз тау астында иде. Агач улактан агып яткан чишмә хәзер бар микән?
Хәзер әйләнеп карыйм да балачагыма, ничек бәхетле булганбыз. Шул матурлыкны куреп, сокланып ускәнгә туган ягыбыз бик кадерледер инде безгә.
Торган җирләребез буген барабызның да матур. Парклары, фонтаннары, чәчәкләре - искиткеч! Ләкин узебезнең әрәмәләр, Базы буйлары йөрәккә якын. Туган якның көче шунда - монда барда якын, кадерле. Авылмның матур яшьләре, туган якны аңлап,, кадерен белеп усегез!
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 7
Иии ул жилэккэ барулар анда баргач энкэйлэрнен чэй кайнатып эчерулэре, ул чэйнен тэме элдэ тел очында тора,ведрога жыйган жилэкне алъяпкычка бушата иде дэ торле улэннэр,жилэк салып чэй кайната иде,алып барган сотен ачымаса ведрога шуны да салып кабартып алсан шуны эчкэч бар аруларын онытыла.
Чулпан! Син мине авылга - бэлэкэй чакка алып кайттын! Ул матурлыклар факэть безнен авылда гына кебек ул! Уйлап карасан - бар авылда да андый матур жирлэр( тошкэ генэ керэ торган) бардыр инде ул. Син бигрэк тэ нык сагынгансын бугай авылны! Мин гел тоштэ курэм , урам буйлап утулэрне, эрэмэлэрдэ йорегэнне. Кайтып куреп кенэ булмый, гел ашыгабыз!
Хэзер без йорегэн эрэмэлэр,жилэк,юа жыйган болыннар юк инде танымаслык итеп актарып ташлаганнар(уземнен дэ куптэн булган юк ул болыннарда)бер баргач куреп шак каткан идем
Рәхмәт кызлар! Барыбызда сагынабыз анысы! Без бит авыл балалары, нечкә күңелләр. Күп гомер дөнья мәшәкате белән үтә шул!
Яратып укуыгыз өчен үзегезгә рәхмәт. Мин Базытамактаню