Туган авылым Кече Чынлы,
Синдэ туып устем мин.
Язмышлар шулай булгандыр,
Читтэ гомер иттем бит.
Инешендэ казлар белэн бергэ,
Су коендым эссе жэйлэрдэ.
Кышлар житсэ кин болында
Чангы шуганнарым хэтердэ.
Язлар житсэ Чынлы елгасы,
Ташып чыга иде ярыннан.
Яшьлэр жыела "питачок"ка
Ташу суын куреп калырга.
Эй, кунелле иде шул вакытлар,
Жыр-биюлэр, гармун тавышы.
Яшьлэр тау битендэ шау-гор килэ,
Авыл остендэ моннар агышы.
Эх, матур жэйлэр житте исэ,
Кич утырыш капка тобендэ,
Анысы да сирэк куренеш,
Бугенге тыныч авыл кичендэ.
Э козлэре, алтын козлэре анын,
Мэктэп юлларыннан башлана.
Колхоз басуында бэрэнге жыюлар,
Кунеллэрдэ хаман саклана.
Салкын кышта жыйналышып,
Тау шуа идек чаналарда.
Авыл бушап калган хэзер,
Куренми бала-чагалар да.
Узгэрде шул заманалар,
Кешелэр дэ, хэтта авыл да.
Эллэ без олыгайдык микэн?!
Элеккечэ тугел бары да.
Р. Зариф.
Бу шигырьне авылдашыбыз Минлебаева Рәмзия Зарифулловна язган.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 23
Яз башындагы уен "шанкай" дип атала Иде.