Әнкәй, сиңа һәйкәл куяр идем,
Кешеләр күп йөргән урында;
Һәм күрсәтер идем, изгелекнең,
Өлгесе дип менә шушында.
Аяк асларыңа кочак-кочак,
Мин чәчкәләр кызганмас идем;
Таш булсаң да, Әнкәй, синең яннан,
Мин бик озак кузгалмас идем.
Күшексәм дә кичке салкыннарда,
Килмәс иде әле китәсем;
Синең янда табармын күк тиеп,
Сөю-яратуның көлтәсен.
Җылытырга булырсыңмы япмак,
Өсләреңнән салып шәлеңне?
Искә алып, Әнкәй, сабый чакта,
Төндә юрган япкан мәлеңне.
Беләмен лә, куя алмам һәйкәл,
Ак ташларны күтәреп өеп;
Кайтаралмам миллионнардан берен,
Яшәвеңнең безләрне сөеп.
Синең өчен күңелемдә һәрчак,
Догалы һәм һәйкәлле мәлем!
... Җаным күшеккәндә бу җиһанда,
Кирәк кайчак, Әнкәем, шәлең.
Мәүлит ШАКИРОВ
http://samtatnews.ru/?p=183048
http://samtatnews.ru/?p=173781
http://samtatnews.ru/?p=172441
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев