Мы используем cookie-файлы, чтобы улучшить сервисы для вас. Если ваш возраст менее 13 лет, настроить cookie-файлы должен ваш законный представитель. Больше информации
Әйе, заманында татарлар хуҗа булып яшәгән, милли тормыш гөрләп торган, әмма бүгенге көндә татарлар юкка чыккан төбәкләр бар. Түбән Новгород өлкәсенең көньяк-көнбатышына урнашкан Болдино районы әнә шундыйлардан. Без ирем белән анда инде бер тапкыр булып, тарихи татар эзләрен барлап йөргән идек, шул уңайдан, "Болдинода татар эзләре... " дип аталган язмам да дөнья күрде. Әйе, шагыйрь Александр Пушкинның нәсел утары булган Болдино-Елболдино да, аның крепостной крестьяннары яшәгән Кистенево-Тимәш авыллары да заманында татар авыллары булган. Элеккеге карталарны карасаң, бу тирәдә татар атамалы авыллар шактый. 1792 елгы картада бу төбәктә Кече ( Яңа) Әхмәт, Кадый