Узган гасырның 80 нче елларында, яшьтәшләре кебек үк, ул да белем алырга шәһәргә китә. Югары уку йортын тәмамлагач, киләчәген яшь химиклар шәһәре Дзержинск белән бәйләргә карар кыла. Чөнки анда аның туганнары төпләнгән була инде. Мөлаем ханым кала тормышының бөтен киртәләрен уза, намус белән хезмәт итә һәм Дамир исемле итагатьле ир-егет тәрбияләп үстерә.
Гөлсем Хәмзә кызы бүген Дзержинскта күренекле кеше, уңышлы җитәкче. Ул “Ока” физкультура-сәламәтләндерү комплексында масса-күләм спорт эше буенча директор урынбасары булып тора. Ә үзенең хезмәт юлын ул шәһәрнең ВЛКСМ комитетында башлый: берничә ел мәктәп бүлеге инструкторы вазифасын башкара, мәктәп оешмалары бүлеге белән җитәкчелек итә, шәһәрнең комсомол оешмасы сәркатибе дәрәҗәсенә кадәр күтәрелә.
1992 елда халык мәгарифе системасына күчә: коммерция колледжында тәрбия буенча директор урынбасары була, ә 2001 елдан үзенең хезмәт юлын һәм язмышын авылдашым спорт белән бәйли — “Химик” стадионында уку-укыту һәм спорт эше белән шөгыльләнә. Әйткәнемчә, бүген Гөлсем шул ук эшне Дзержинск шәһәренең ФСКсында намус белән үти.
Аның ике югары белеме бар: 1989 елда Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетын тәмамлый, ә 2013 елда Россия президенты каршындагы кадрлар әзерләү хезмәте буенча Волго-Вятка академиясеннән “с отличием” диплом ала.
Якташыбызның намуслы һәм эчкерсез хезмәте өлкә Законнар чыгару җыены, спорт департаменты һәм Россия спорт министрлыгы исеменнән Хөрмәт хатлары белән бәяләнә.
— Гөлсем Хәмзә кызы ФСК ачылганнан бирле шунда эшли. Ул коллектив белән идарә итүдә югары дәрәҗәдә профессиональлеген куллана, иҗади караш белән кәсебен башкара, әмма шул ук вакытта ул таләпчән, бар нәрсәне үз контролендә тота. Сәламәтләндерү учреждениесенең хезмәт күрсәтү сыйфатын һәм аның эшчәнлек эффектын үстерү өстендә нык эшли, шул максаттан төрле чаралар оештыра. Аның кул астында уку-укыту һәм күнегүләр барышы даими рәвештә камилләштерелә, методик әсбаплар белән баетыла, заманча яңа күренешләр һәм алымнар кулланыла. Шуның аркасында безнең ФСКда тәрбияләнүчеләр спорт өлкәсендә шактый казанышларга ирешә.
Йомгаклап әйткәндә, Дзержинскта физкультура һәм спортны җәелдерүдә, яшьләрне сәламәт яшәү рәвешенә тартуда Гөлсем Хәмзә кызы зур эшләр башкара, — диде ФСКның директоры, күренекле совет спортчысы һәм безнең горурланырлык якташыбыз, самбо буенча дөнья чемпионы Зәки Әхмәр улы Үмәров.
Күргәнебезчә, ФСК белән милләттәшләребез уңышлы гына җитәчелек итә һәм бу үзенә карата безнең өчен горурлык.
Ринат СӨННӘТОВ.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 39