– Безнең төп бурычларыбызның берсе – медицина ярдәмен югары сыйфатлы һәм һәркем өчен дә уңайлы итү. «Земство табибы», «Земство фельдшеры» программалары кысасында халыкка медицина хезмәтләре күрсәтү системасын камилләштерү, авылга белгечләр җәлеп итү, белгечләрнең торак шартларын яхшырту, авылларда яшәүчеләрне медицина белән тәэмин итү дәрәҗәсен күтәрү, авылда яшәүче кешеләрнең беренчел медицина ярдәменнән файдалана алуын арттыру, авыл җирендә эшләргә риза булган белгечләргә социаль ярдәм күрсәтү тора. Радий Хәбиров, төбәк Башлыгы.
👩🏻⚕ «Земство табибы», «Земство фельдшеры» программалары районнарда эшләргә теләүче табиблар өчен мотивация булып тора. Аның максаты – ерак торак пунктларда табиб кадрлары җитмәүне бетерү һәм җирле халык өчен медицина хезмәтләреннән файдалану мөмкинлеген яхшырту.
«Земство фельдшеры» программасы белән безнең районда тугыз белгеч эшкә билгеләнә. Шуларның берсе – Эльвера Гәрәйханова.
✅Авылда фельдшер, hава шартларына, тәүлекнең вакытына карамый халыкка ярдәмгә беренче булып ашыга. Һәм күпчелек медицина белгечләре өчен аларның эше hәм hөнәрләре дөньяда иң кирәклесе булып тоела. Ә бу шулай да. Шабай фельдшеры Эльвера Флорит кызы да шулай дип саный.
Авыл фельдшеры… Күпме кеше гомере өчен җаваплы булган һөнәр иясе ул. Чөнки авыл җирендә, бер-бер хәл була калса, иң беренче булып фельдшер ярдәмгә килә. Аның эш сәгате – тәүлек әйләнәсе.
- Республика Башлыгы Радий Хәбиров инициативасы белән башланган медицина өлкәсендәге проектлар кадрларны район дәваханәләренә кайтаруны хуплый. Бу программа яшь белгечләр өчен нигез һәм таяныч булып тора. Авылларда табиблар, фельдшерлар җитмәү сәбәпле, күп ФАПлар буш тора иде. Соңгы елларда тугыз пункт белгечләр белән тәэмин ителде, бу куанычлы күренеш.
Радик Хәсәнов, Борай үзәк дәваханәсенең баш табибы.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 4