Предыдущая публикация
Следующая публикация
Закрыть
Свернуть поиск
Сервисы VK
Mail.ru
Почта
Облако
Календарь
Заметки
Видеозвонки
VK Почта
ТВ программа
Погода
Гороскопы
Спорт
Ответы
Авто
Леди
ВКонтакте
Ещё
Войти
Мы используем cookie-файлы, чтобы улучшить свой сервис для вас.
Вы можете принять их или настроить их самостоятельно.
Больше информации
Принять все
Настроить
Файдалы киңәшләр
Лента
Темы
788
Фото
841
Видео
37
Участники
54 027
Фильтр
Все темы
Файдалы киңәшләр
добавлена сегодня в 04:40
Жиләк туңдырабыз
Күп хуҗабикә җиләкләрне туңдыруны өстенрәк күрә. Туңдырылган җиләк-җимеш А, С һәм В төркеме витаминнарын саклый.
Туңдыру өчен тулысынча өлгергән, әмма йомшармаган җиләк кирәк.
Җиләкләрне салкын суда сак кына чайкарга һәм таратып киптерергә.
Коры чиста җиләкләрне пластик контейнер яки ябыла торган зип-па-кетларга тутырып, туңдыргычка куярга. Болай туңдыргычтан ис сеңми. Пакетта һава калмаса яхшы. Пакет авызына коктейль таякчыгы тыгып, андагы һаваны суырып алырга була.
Пакет, контейнерга җиләкләрне бер тапкыр кулланырлык кына итеп салыгыз. Эретеп, кабат туңдырганда аның тәме, формасы бозыла, витаминнары югала, зарарлы микроорганизмнар үрчи башлый.
Туңдырылган
Показать еще
Комментарии
0
0
Класс!
15
Файдалы киңәшләр
добавлена 27 июня в 12:52
Сарымсак чәчәк атмасын
Июнь азагы-июль башында сарымсак чәчәк атарга әзерләнә, аны өзәргә кирәк. Юкса үсемлек бар көчен орлыгын өлгертүгә бирә, ә төбен үстерергә соңара.
Сарымсакның чәчәк кыягын бөтерелә башлаганчы өзү дөрес. 10 см озынлыкта үскәч, кисеп чыгыгыз. Үсемлеккә зыян килмәсен өчен моны кояшлы иртәдә кайчы яки секатор белән эшләгез. Кояшта җәрәхәт тиз кибә, гөмбәле авырулар куркынычы тумый. Берничә төптә чәчәк кыягын өзми калдырырга була. Ул — сарымсакның өлгерү барометры. Аның вак орлыкларны җыйган элпәсе ачыла башласа, сарымсакны казырга вакыт. Ул орлыкларны көзен утыртып калдырыгыз, болай сортны яңарта алачаксыз. Сарымсакның орлыгын 3 ел саен яңартырга кирәк.
Показать еще
Показать еще
Комментарии
0
7
Класс!
70
Файдалы киңәшләр
добавлена 17 июня в 14:43
Төрле кинәшләр
Зәйтүн маен ике елдан артык сакларга ярамый.
Балыкны үсемлек мае һәм атланмай катнашмасында кыздырсагыз, тәмлерәк булачак.
Кыздырганда суганга аз гына шикәр комы сипсәгез, ул үтә күренмәле алтынсу төскә керә.
Чөгендер пешкәндә матур төсен сакласын, тәмлерәк булсын өчен, суына аз гына шикәр комы яки алма серкәсе өстәргә кирәк.
Показать еще
Комментарии
0
1
Класс!
41
Файдалы киңәшләр
добавлена 7 июня в 09:50
Консерв тамгасы
Консервның нәрсәдән ясалуын белү өчен, маркировканы тикшерергә кирәк.
М — сөт продукциясе; А — ит; К — җиләк-җимеш; Р — балык (1Р — балык яки диңгез ризыклары, 2Р — краб).
Показать еще
37 классов
Комментарии
2
1
Класс!
37
Файдалы киңәшләр
добавлена 31 мая в 16:12
Перчатканы үзебез ясыйбыз
Бер тапкыр кулланыла торган перчатканың гел кирәк чагы. Аны полиэтилен пакеттан үзегез ясый аласыз. Моның өчен полиэтилен пакет (чүп пакетын да кулланырга була), электр паяльнигы, фломастер яки маркер, кайчы кирәк.
Пакетны өстәлгә тигезләп җәяргә, кулны куеп, маркер белән сызарга. Өлгене кулдан 5-7 мм га зуррак итеп ясарга. Сызык буенча кызган паяльникны йөртергә. Ул пленканы эретеп ябыштырачак.
Перчатканы тигезләп кисәсе генә кала.
Показать еще
23 класса
Комментарии
0
3
Класс!
23
Файдалы киңәшләр
добавлена 26 мая в 14:46
Озак сакламагыз
Йодлаштырылган тозны күп итеп алмагыз. Ул бозылмый, әмма андагы йод акрынлап очып бетә.
Тозны ачык савытка салып куйсагыз, андагы йод 4 айдан, пакетта 7-8 айдан бетә. Пешергәндә дә йод таркала. Шуңа мондый тозны әзер ризыкларга кушу өчен генә куллану дөресрәк.
Показать еще
22 класса
Комментарии
0
0
Класс!
22
Файдалы киңәшләр
добавлена 22 мая в 07:22
Фунчоза ни ул?
Фунчоза — Азия илләрендә кулланыла торган токмач, аны икенче төрле “пыяла токмач” дип йөртәләр.
Коры чакта фунчоза дөге токмачына охшаган, пешкәч, пыяла сыман үтә күренмәлегә әйләнә. Аны мунг (маш) борчагы крахмалыннан ясыйлар. Кайчакта фунчозаны дөге токмачы дип ялгышалар. Алар охшаш, әмма дөге токмачы пешкәннән соң да ак булып кала.
Фунчозага кайнар су коеп, 4-5 минут тоту җитә. Калынрагын кайнар суга салып, 3-4 минут кайнатып, суын саркыталар.
Показать еще
31 класс
Комментарии
1
1
Класс!
31
Файдалы киңәшләр
добавлена 18 мая в 12:27
МДФ-панельләр зыянлы түгелме?
Соңгы елларда төзелеш базарында тагын бер яңа материал — МДФ-панельләр барлыкка килде. Алар җиһазлар ясаганда, өй эчен тышлаганда кулланыла. Әмма аның экологик яктан зыянсызлыгы турында бәхәсләрнең кимегәне юк.
МДФ — ДСП шикелле үк пычкы чүбеннән ясала. Әмма монда ваграк пычкы чүбе кулланыла, аңа меламин, үсемлек полимеры кушыла. Анда ДСПдагы кебек зарарлы формальдегид юк. МДФ 1966 елда АКШта уйлап табылган, “Medium Density Fibreboard” — “агач җепселле уртача тыгызлыктагы плитә” дигәнне аңлата. Безнең илгә ул 1997 елда гына керә башлады. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы бу материалны өй эчендә, җиһаз ясаганда куллануны тыймый, балалар бүлмәсе өчен дә бернин
Показать еще
Комментарии
0
0
Класс!
15
Файдалы киңәшләр
добавлена 14 мая в 06:00
Жирегез нинди?
Бакчадагы җирнең ниндилеген тикшерү өчен махсус приборлар бар. Алардан башка да якынча чамаларга мөмкин.
Савытка туфрак салып, 9 %лы аш серкәсе өстәп карарга була. Күбекләнә икән, җирегез селтеле. Аз гына реакция бирсә — нейтраль, бернинди күбек булмаса, әче туфрак.
Чүп үләннәре дә ярдәмгә килә. Әче туфракта күбрәк бака яфрагы, нарат үләне, казаяк, бөтнек үсә.
Нейтраль туфракны ромашка, үги ана яфрагы, тукранбаш (клевер) ярата. Селтеле туфракта әрем, кычыткан, сөтлегән (молочай) яхшы үсә.
Показать еще
22 класса
Комментарии
0
2
Класс!
22
Файдалы киңәшләр
добавлена 11 мая в 15:28
Төсе матурлык өченме?
Савыт-саба юа торган губкаларның төрле төстә булуына игътибар иткәнегез бардыр. Бу — матурлык өчен генә түгел.
Поролонга киезгә охшаган тыгыз материал ябыштырыла, ул “скотч-брайт” дип атала. Аны автосервиста машина кузовын буяр алдыннан шомарту өчен кулланалар. Ул савыт-саба юганда, эшне җиңеләйтә.
Губка алганда скотч-брайтның төсен карагыз. Сыйфатлы губкалар җыелмасында төрле төстәгесен куялар. Һәркайсының үз бурычы.
Яшел төстәге скотч-брайт иң тыгызы һәм тупас абразивлы материал. Аны чуен табалар, тырналу куркынычы булмаган савыт-сабаны юу өчен тотарга мөмкин.
Көрән төстәгесе яшеленнән йомшаграк, шулай да шактый тыгыз. Аннан соң зәңгәр, кызыл, кызгылт сары һәм сар
Показать еще
76 классов
Комментарии
2
16
Класс!
76
Файдалы киңәшләр
добавлена 7 мая в 13:52
Хуҗага киңәшләр
• Кием элгеченең агачтан ясалганын алырга тырышыгыз. Эрбет (кедр) агачыннан эшләнгән элгеч киемне көя күбәләгеннән саклый.
• Үсемлек маена манып алган кадак яхшырак кагыла.
• Цементлы измә шикәр комы кушканда ныграк була.
• Кафель плитка юеш килеш яхшырак киселә, ярылмый, сынмый.
Показать еще
Комментарии
0
4
Класс!
45
Файдалы киңәшләр
добавлена 3 мая в 19:05
Тузан суырткычсызда була
Показать еще
00:12
Тузан суырткыч кул астында булмаса
9 644 просмотра
95 классов
Комментарии
0
8
Класс!
95
Файдалы киңәшләр
добавлена 29 апреля в 14:14
Чалбар тарайтабыз
Показать еще
00:17
Чалбарның билен тарайтып тегү
6 545 просмотров
69 классов
Комментарии
2
5
Класс!
69
Файдалы киңәшләр
добавлена 25 апреля в 10:09
Тәрәзә буяр алдыннан
Тәрәзә рамнарын буяр алдыннан пыяласына аш серкәсе сөртсәгез, аңа буяу ябышмас. Эш беткәч, пыяла чистартып интекмәссез.
Показать еще
Комментарии
1
2
Класс!
54
Файдалы киңәшләр
добавлена 20 апреля в 19:14
Дөрес койма
Профнастилдан койма ясаганда бер сорау туа: койманы кайсы яктан беркетергә?
Күпләр койманы үз ягына каратып тота. Металл каркас күршегә күренеп кала. Әмма бу дөрес түгел, койманы күршеләргә йөз белән каратып тотарга кирәк. Төп сәбәбе — куркынычсызлык. Металл каркаска басып, бакчага керү авыр түгел. Бу киңәш тыкрык буенда яшәүчеләргә аеруча кагыла. Койма буен чәчәкләр, декоратив куаклар утыртып бизи аласыз.
Показать еще
58 классов
Комментарии
9
2
Класс!
58
Файдалы киңәшләр
добавлена 16 апреля в 11:35
Язын күчерергә ярыймы?
Нинди күпьеллык чәчәкләрне язын бүләләр? Бакчада эхинацея, чалмачәчәк, ирисләр бик җәелде.
Язын чәчәк ата торган чәчәкләрне көздән бүлеп, күчереп калдырырга кирәк. Җәй уртасында һәм көзгә таба гына чәчәк атучыларны язын тәртипкә китерәбез. Мәсәлән, флокс, канәфер, дицентра, эхинацея, хризантема, гелениум, лилейник, күпьеллык кашкарый, пиретрумны язын күчерә аласыз.
Чалмачәчәк һәм ирис җәйнең беренче яртысында чәчәк ата, шуңа аларга язын тимәскә кирәк, юкса быел чәчәк ата алмаячаклар.
Показать еще
70 классов
Комментарии
1
4
Класс!
70
Файдалы киңәшләр
добавлена 12 апреля в 13:28
Искәрмә өчен
Болай эшләгәндә икечегә дә кулланырга була.
Показать еще
00:10
Искәрмә өчен
5 964 просмотра
Комментарии
0
2
Класс!
39
Файдалы киңәшләр
добавлена 8 апреля в 10:22
Кәтлит пешерәбез
Пешергәндә табага кәтлит ябышмасын өчен шушы ысулны кулланырга була.
Показать еще
00:11
Кәтлит пешерәбез
7 059 просмотров
Комментарии
2
6
Класс!
68
Файдалы киңәшләр
добавлена 4 апреля в 08:01
Төрле киңәшләр
• Колбаса, сырны фольгага төреп, суыткычка куйсагыз, яхшырак сакланачак.
• Хөрмә катырак булса, банан белән бер пакетка салып торыгыз. Ул болай тизрәк өлгерә, тәмләнә.
• Яшел тәмләткечләрне дымлы тастымалга төреп, суыткычка куйсагыз, озаграк шиңми торырлар.
• Карт тавык тизрәк пешсен өчен, 20-30 минут шулпада кайнаткач, 5-6 минут салкын суга салып алырга кирәк.
Показать еще
43 класса
Комментарии
1
4
Класс!
43
Файдалы киңәшләр
добавлена 31 марта в 11:57
Конверт ясыйбыз
Туй, бәйрәмнәргә барганда конвертның гел кирәге чыга. Аны үзеңә дә ясарга була. Моның өчен А4 зурлыгындагы кәгазь һәм җилем кирәк.
А4 зурлыгындагы кәгазьне горизонталь куярга. Уң һәм сул яктан рәсемдәгечә 7,2 см улчәп сызарга һәм кисәргә. Килеп чыккан ромбны горизонталь куярга, яндагы өчпочмакларны бөкләп, конверт ясарга. Яннарын ябыштырырга. Конвертны бизәргә дә була.
Показать еще
Комментарии
0
0
Класс!
8
загрузка
Показать ещё
Поиск по темам в группе
Напишите, что Вы ищете, и мы постараемся это найти!
Левая колонка
Всё
788
Обсуждаемые
Вступить в группу
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Войти
Зарегистрироваться