Бу тормышта иң кыйммәтле сүз — кешегә тере чагында әйтелгән җылы сүз.
✅Акчасы күп кеше бәхетле түгел – баласы сау кеше бәхетле.
✅Әйткән сүзләр өчен кайчак үкендерә. Шуңа әйтми калган сүзләр өчен үкенмәгез
✅Синең арттан һәрвакыт өчәү күзәтә: югарыдан — Аллаһ, эчтән — намус, тыштан — кешеләр...
✅Синең турыда яхшы, ә башкалар турында начар сөйләгән кешегә ышанма.
✅Рәхмәтле булып яши белгән кешенең догасы бары ике сүздән тора — «Аллаһка шөкер!»
✅Матурлык игътибарны, изгелек йөрәкне яулый.
✅Бүләк ит һәм оныт! Ал һәм исеңдә тот!
✅Аллаһны үзеңә яхшы чакта искә ал — ул сиңа авыр чакта сине исенә төшерер.
✅Кемгәдер начар була башлагансыз икән, димәк, ул кеше өчен сез күп яхшылык эшләгәнсез.
✅Кемгәдер күңелегезне бушатырдан алда аның "савыты" тишек түгелме икәненә ышанып алыгыз.
✅Бу дөньядан үзең белән бернәрсәне дә алып китеп булмый. Ләкин үзеңнән соң нәрсәдер йә кемнедер калдырырга була.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 3