Гөлчирә Галимова.
Буа. 23.08.2024.
Соңгы юл.
Акрын гына төнге караңгылыкны якты көн алыштыра башлады. Якты кояш нурлары өй эченә үтеп яңа көн башланганны хәбәр итте. Кәүсәрия апа җыерчыклы куллары белән йөзенә төшкән көмеш чәчләрен колак артына кыстырды. Карават янында торган тумбочка өстендәге телефонга күз салып, үзенчә уйга калды. Тагын, тагын телефонның тавышы юк, тагын шалтыратучы булмады. Әйе, ул телефоннан балалары шалтыратып хәлен белерләр, сөйләшерләр дип көтте. Кәүсәрия апа янә куллары белән җыерчыклы битеннән аккан күз яшьләрен сөртеп алды да, үз үзен тынычландырырга тырышып:
— Әй җүләр карчык, сәгатеңә кара инде, әле бит дүрт тә тулмаган, балаларың йоклыйдыр — дип, әкрен генә караватына торып утырды. Аш бүлмәсенә чыгып чәй куярга теләсә дә, бүген нигәдер янә аяклары тыңламады аны. Гомере буе салкын фермада эшләгәннәре хәзер әкренләп чыга башлады. Әле кайчан гына, җитмешен тутырган Кәүсәрия апа, җил очыртып йөри иде бит. Аның җитезлеген, уңганлыгын авыл халкы күптән сөйли һәм аны ихтирам итә иде. Соңгы арада Кәүсәрия апа гына биреште, аяклары тыңламас булды, ә башы әйләнгән вакытта, ике кулы белән башына тотынып озак утырган көннәре дә әз булмады аның, ләкин беркайчан да беркемгә дә зарланмады ул . Кәүсәрия апа теләмәсә дә караватына кире ятты, йокыдан уянып, әле бернәрсә дә эшләргә өлгермәсәдә аның бүген хәле юк.
Әй гомер агышлары, күпме үтелгән юллар, күпме сынаулар, күпме бәхетле кичерешләр. Әле генә мәктәпне тәмамлаган иде, уйларга да ирек бирмәчә аны кияүгә биреп тә куйдылар. Берсе артыннан берсе туган балалары, улы Хәмит, кызы Гөлйөзем. Нинди бәхетле иде бит алар. Хәзер Гөлйөземе иренә ияреп себер якларына китеп урнашты, шунда төпләнеп калдылар да. Инде олы оныгы армия сафларында хезмәт итә, ә оныкчыгы мәктәпне бетереп, югары уку йортына керергә йөри дигән иде соңгы сөйләшкәндә кызы. Әйе, дөнья, мәшәкатьләр белән кызының да әнисе янына кайтып йөрергә вакыты юк, ике, өч елга бер кайтып әйләнә. Әйе, быел ике ел булды ул кайтмаганга, көтә ана, зарыгып көтә кызын, җитмәсә бу юлы оныкчыгын да алып кайтам дигән иде. Бары мәктәпне тәмамлап укырга гына урнаштырып бетерим әни диде. Ә менә улы турында бик мактап әйтер сүз юк, район үзәгендә генә яши ул, ләкин Кәүсәрия апа аның өчен ут йотып тора. Берничә ел инде исерткеч эчемлекләр белән дуслашып яши башлады улы. Кай арада шул зәхмәт суы белән дуслашырша өлгергәндер. Соңгы кайтып киткәндә ,хатын. баланы алып әнисе янына китте дигән иде. Тормыш тәгәрмәче үзенекен эшли шул, кемнең исерек белән яшисе килсен. Улы, Хәмите дә үзгәргәннән үзгәрә бара, холыксыз, дорфа, вакыты белән әнисенә дә авыр сүзләр әйткәли башлады. Пенсия алырга вакыт җитүгә әнисе янына кайтып, ялагайланып, әнисенең пенсиясен сораштыргалады. Түзде ана, ә нишли аласың, балаң, йөрәк астында йөрткән газизең.. Эх, Гаптрие вакытыннан алда үлмәгән булса, ата кеше өйдә булса бәлки барысы да башкача булыр иде. Уйлар, уйлар, шул уйларына кушылып Кәүсәрия яшь чагына әйләнеп кайтты.
Фермадан сыер савып кайтты да, Кәүсәрия ашарга әзерләп ире янына кырга китте. Нинди матурлык бит, болыннар шау чәчәктә утыра, ерактан, кошлар сайравы ишетелә, үләннәр арасыннан чикерткәләр тавышы ишетелә, алар да кошларга кушылып җырлый , без дә кошлардан ким җырламыйбыз дияргә теләгән кебек, берсен берсе уздырып катырак тавыш чыгара. Төрле төсле кием кигән күбәләкләр шул моң тавышына бииләр сыман тоела , бер чәчәктән икенчесенә куналар да, яңадан очып китеп биегән сыман әйләнәләр, бер берсе белән уйнап янә шул көйгә күккә күтәрелеп вальс әйләнә. Кәүсәрия шул матурлыкка исе китеп карап барганда, бер трактор янында ыгы, зыгы башланганын күреп ала. Гәптри, әйе, әйе, бу Гаптрие эшләгән трактор. Кәүсәрия бар көченә тракторга таба чапты. Трактор каршысында җыелган кешеләрне этеп, төртеп эчкә үтте. Көне, төне, бер ялсыз эшләгән иренең кан басымы күтәрелгән булып чыкты. Гәптрине председатель машинасы белән хастаханәгә озаттылар. Хәзер инде председатель борчуга сабышты, җир сөрергә кирәк, ә тракторга утыртырга кеше җитми. Буш вакытларында ире белән трактор йөртергә өйрәнгән Кәүсәрия ике дә уйламый җир сөрергә тракторга утырырга ризалаша. Күпме матур мизгелләрне искә төшереп була, кулга кул тотынышып ул ире белән гаилә алып бара. Ләкин бәхете генә кыска була шул, кабат кан басымы күтәрелеп ире хастаханәгә озатыла һәм бу юлы аның үле гәүдәсен генә өйгә алып кайталар. Берсеннән берсе көчкенә ике нарасыен тотып Кәүсәрия тол хатынга әйләнә. Бирешми, бирешми ул, эшләвен дәвам итә, аның балаларын аякка бастырасы бар бит.
Уйлар, янә шул уйлар белән Кәүсәрия кәкрәя башлаган бармаклары белән аякларын уып алды да телефонга карады. Бигрәк тә шәп нәрсә бит, тимерчыбыкның теге ягыннан әллә кемнәр белән дә сөйләшә аласың. Йортларга телефон керә башлауга колхоз председателе иң беренчеләрдән булып аларга телефон керттерде. Күрше йортта торучы Касыймга кияүгә чыккан классташы белән иртә таңнан дөнья хәлләрен сөйләшеп алалар иде алар. Әле күзеңне ачырга да өлгермисең дусты Нурзидә шалтыратып бөтен авыл хәбәрен сөйләргә өлгерә иде. Касыйм алардан көлә иде:" Әйдә ике йортны тоташтырып коридор төзибез, кыш көне кар ерып, яз көне балчык изеп йөрмәссез, коридор аша гына чәй эчәргә бер берегезгә йөрерсез"- дия иде. Касыйм белән Нурзидә чыннан да дус, күрше генә түгел , алар чыннан да бер гаилә кебек яшәделәр, кызганычка каршы Касыймны гына зәһәр авыру өч ай дигәндә якты дөньядан алып китте. Ә Нурзидә бары тик җәй айларында гына авылга кайтты, көзге салкыннар башлануга аны балалары шәһәргә алып китәләр иде. Замана үзгәрә дип кешеләр дә үзгәрә башлаган кебек, бер береңнең хәлен белергә күршеләр дә хәзер оныта башлады. Элекке ишек бикләүнең нәрсә икәнен белү юк иде, ә хәзер караңгы төшкәнче капкалар бикләнә, күршеләр бер берсе белән сөйләшми. Кая бара бу дөнья дип баш ватасың.
Кәүсәрия авыр сулап куйды да, дустының ике көннән бирле шалтыратмаганын исенә төшерде. Нурзидәнең кан басымы күтәрелеп инде ике көн хастаханәдә ятуын әлбәттә инде ул белми иде.
Менә бераз ятып торам да аякка басырга булыр, ашарга пешерергә кирәк, ике көн инде кызы да хәбәр бирми, әнисе янына кайтыр өчен өендә эшләрен җайга саладыр, ә бүген шалтыратса ни дияр ул кызына?. Юк, юк, ул кызын борчырга теләми, торырга, ничек тә ашарга пешерергә, тамак ялгап алырга булыр, хәлсезләнеп калса, ул кызын ничек каршы алыр соң? Әйе, кайтырга тырышам диде бит, әле әтисенең каберен дә карап кайтырга кирәк дип уйланды ана. Тик аның хәле үзгәрмәде, башын да күтәрә алмаган ананың йөрәгедә әллә нишли башлады. Нәрсә эшләргә белмәгән Кәүсәрия апа яңадан авыр сулап куйды да, янә күзләрен йомды.
Еракта, бик еракта матур алан арасынннан таныш сыннар күренә. Гаптри?? Юк, булуы мөмкин түгел , нишләп йөрсен ди ул болында? Кәүсәрия аптырап калды, тик аңа каршы елмаеп килгән ир - ат чыннан да Гаптрие иде.
Балачакка кайтып китте уйлар,
Кулларымда таныш чәчкәләр,
Бик көттердең, бик сагындык диеп,
Әйтерсең лә миңа әйтәләр.
Зәңгәр күктән кояш нурын сибә,
Бигрәк якты яна бүген ул,
Әллә инде чәчкәләргә күмеп
Ходай язган миңа соңгы юл.
Таныш алан, таныш ак каеннар,
Таныш сукмак, таныш кешеләр,
Назлы карап, юлга чәчкә сибеп,
Алкошларга мине күмделәр.
Ак чәчкәнең, ап- ак тәлгәшләрен
Кулларымнан өреп очырам,
Бала чагым, колач җәеп мине
Каршы алчы диеп кычкырам.
Гөлйөзем бүген йоклый алмый боргаланып чыкты. Янында яткан ире дә аңа:
— Үзең дә йокламыйсың, миңа да йокларга ирек бирмисең. - дип берничә тапкыр әйтте.
Иртән торуга үзен кая куярга белмәгән хатынына, ире яңадан:
— Нишләдең соң син бүген? Тыныч кына әйберләреңне җый, вокзалга барырга да өлгерәсез, мин сезне үзем илтәм дидем бит.
— Белмим, белмим, бүген нигәдер күңелем тыныч түгел.
— Аңлыйм, ике ел әниең янына кайта алмадың, хәзер әниең белән күрешәсең, очрашу мизгеле, шуңа сагыну хисе дә кушыла, шулаймы? Тик син юкка борчыласың, син бит әниең белән ике көннең берендә сөйләшеп торасың, аннары ул синең кайтуыңны да белә. Соңгы сөйләшкәндә хәлем яшь кызларныкы кебек диде дә әле, шулай булгач бар да яхшы.
— Белмим дидем бит, йөрәгем әллә нишли, мииии....
Гөлйөзем сүзен дә әйтеп бетермәде, өстәл өстендә яткан телефон шалтырый башлады. Ире телефонны кулына алып:
— Менә, кара үзен, әнием диелгән, димәк бик озын гомерле була Алла теләсә, җавап бир тизрәк, кайтыр юлга чыктыңмы дип сорарга телидер.- дип телефонны Гөлйөземгә бирде.
Гөлйөзем теләр теләмәс елмая төшеп телефонны алып төймәсенә басты.
— Әйе, тыңлыйм әнием.
— Алё, исәнмесез, бу Кәүсәрия апа түгел, мин авылда шәфкать туташы булып эшләүче Хөршидә апаң әле.
— Хөршидә апа? Ә әни, әни кая? Нигә сездә әнинең телефоны?
— Гөлйөзем, сеңлем, мин ике , өч көнгә бер авылда яшәүче олы яшьтәге әбиләрнең, апаларның хәлләрен белеп, алар белән аралашып йөрим.
— Аңлыйм, тик нигә сез шалтыратасыз?
— Бүген Кәүсәрия апаның хәлен белергә кергән идем..... Гөлйөзем, сеңлем ...синең әниең үлгән, минем уйлавымча бүген иртән иртүк үлгән дип уйлыйм.
Гөлйөземнең йөзе үзгәреп китте, ничек инде үлгән, ул телефонга карап алды, бу нәрсә соң? Кем шалтырата аңа? Гөлйөзем нәрсә әйтергә белми телефонны тотып тора бирде. Ире аның ни халәттә басып торуын күреп телефонны алып:
— Алё, тыңлыйм сезне?
— Гафу итегез авыр хәбәр җиткергән өчен, Кәүсәрия апаны район үзәге хастаханәсенә алып киттеләр.
— Аның хәле начармы? Без бүген үк юлга чыгабыз.
— Кызганычка каршы Кәүсәрия апа үлде.
Чыннан да бу хәбәр һәр кешене аяктан егарга мөмкин. Әнәс хатынына күз салып, аның янына ук килеп басты да:
— Менә нигә син борчылгансың, авыр кайгыңны уртаклашам кадерлем, ә хәзер әйдәгез тизрәк юлга чыгабыз.
— Ничек?
Гөлйөзем гаҗәпләнеп иренә карады.
— Минемчә машина белән тизрәк кайтабыз, самолётка билетлар алып булыр дип уйламыйм, кызым, әйдә әниеңә булыш, безгә тизрәк юлга чыгарга кирәк.
Әнәс хәленнән килгәнчә машинаны куды, ә менә Гөлйөзем үз уйларына бирелде. Балачактан ук ул әнисеннән сокланып үсте, аның уңганлыгы, тырышлыгы аның үзенә дә күчте. Тик, тик менә тора бара кеше үз мәшәкатьләренә кереп китеп якыннарын оныта дисәң дә була. Юк, Гөлйөзем онытмады, әнисе белән телефон аша сөйләшеп тә торды . Ләкин анага бу сөйләшү аз икәнен генә аңлый алмыйбыз , телефон белән сөйләшү күреп сөйләшү, күзгә күз карап аралашу түгел шул. Нишләр,? Нишләр хәзер Гөлйөзем? Нигә, нигә ул әнисенә аз вакыт сарыф итте? Хәзер инде нәрсә уйласаң да булышмый. Гөлйөзем үзен ниндидер бушлыкта кебек хис итте. Янында утырып барган ире дә, арттагы урында йоклап барган кызы да бу бушлыкны тутыра алмас кебек тоелды аңа. Гөлйөземнең күңеле тулды, ул ике кулы белән битен каплап -"Әнием"- диде дә үксеп елап җибәрде. Әнәс тә бернишли алмады, ул аны бик яхшы аңлый иде, чөнки ике ел элек кенә ул да әнисен югалтты, анда да нәкъ менә шулай ашыгып авылга кайттылар. Нигә? Нигә без гел соңа калабыз икән? Нигә үзебезнең туганнарыбызны, якыннарыбызны борчылырга мәҗбүр итәбез икән? Менә алар тагын юлда, әнисен соңгы юлга озатырга кайталар, нәрсә көтә аларны алда? Аларны , үзләрен, соңгы юлга озатучы булырмы? Сораулар күп ләкин сорауларга гына җавапны ничек табарга?
Гөлйөземләр авылга тиз кайтып җиттеләр. Алар кайтканчы авыл советы белән бергә авылдашлары Кәүсәрия апаны өйгә алып кайтканнар иде инде. Менә соңгы мизгелләр, әнисенең китә торган соңгы юлы. Чыннан да бик авыр мизгелләр. Кәүсәрия апаны соңгы юлга озатырга бөтен авыл халкы җыелды. Бары Гөлйөзем генә үзен берьялгызы итеп хис итте.
Нигәдер артта кала хәзер,
Бер очрашу, хәлләр белешү,
Йә Раббым! Насыйп итсәң иде,
Соңгы сүзләр, соңгы күрешү.
Бер күрешү үзе бәхет диләр,
Бәхәтебезне әллә тоймыйбыз,
Гомер озын, нәрсә эшләсәктә
Вакыт җитәр әле диеп уйлыйбыз.
Җитми икән, вакыт җитми икән,
Кайтарып та булмый үткәнне,
Сизмибез лә, бердә сизмибез
Соңгы юлга вакыт җиткәнне.
Әсәр тәмам.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 3