Предыдущая публикация
Әткәй йорты.
Әнкәй мичтә коймак пешерә.
Чертләп янган каен утынының
Яктылыгы төшкән битенә.
Вәкарь генә атлап әткәй йөри.
Өйдә тынлык, үзгә тантана.
Әткәй-әнкәемнең елмаюы
Миңа күчә, балкып тын калам.
Бик борынгы көмеш самовары
Кунаклаган табын түренә.
Тәрәзәдән таллык, басу-кырлар,
Тау башлары ачык күренә.
Җир җиләкле чирәмлектә йөри
Йорт казлары-тере йомгаклар.
Һәр ел саен ике оя бәбкә
Чыга иде-йомры-йомшаклар.
Бәбкә саклый идек тау башында,
Каз өмәсе аннан көз җиткәч.
И ваемсыз, бала чагым, яшьлек-
Алтын вакыт үткән дә киткән.
Балачакка кайтып килдем әле-
Рәсемнәрдә хәтер-хәтирә.
Табагачын тоткан, үзе япь-яшь
Әнкәй мичтә коймак пешерә.
Рәмзия Җиһаншина Рәмзия Зиганшина
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 6