1. Йокың туйганчы йокла.
2. Туйганчы ашама. Суыткычың качмый... ачыккач ашарсың.
3.Төнгелеккә ашама.
4. Җитен орлыгы аш кайнату юлларына бик файдалы, даими куллан.
5. Шыттырган бодай аша, көчле булырсың.
6.Чынык. Ялан аяк идәндә йөрүдән башла.
7. Яратмаган кешең белән аралашма.
8.Алама уйлар уйлама, кешедән көнләшмә.
9. Иртән дә кич ятыр алдыннан телеңне чистарт.
10. Иртән йокыдан торгач тартыл(песидән үрнәк ал)
11. Йорт эчеңдә тәртип урынлаштыр. Артык әйбер тотма.
12.Бөкерәймә, гәүдәңне туры тотырга тырыш...
13. Ятып торма, күберәк саф һавада йөре.
14. Ел буена атнаның бер көнендә ураза тот.
15.Көчеңнән килгәнчә күнекмәләр яса,йә музыка куеп биеп ал.
Боларны барыбыз да беләбез диярсез.Ә сез, саулык өчен тагын ни яхшы дип уйлыйсыз.Язып куегыз.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 3