Сөйләшү вакытында да авылда яшәгән, эшләп ашаган нужаны үзе тарткан кешедән ишетергә туры килде бу хакта. Имеш, сез авылдан инде, аны күргән булмаган! Сез каян беләсез инде, ул әйбер авылда юк уд, дияргә яратучылар булды.
Ә менә гомер барганда кеше белән кушылгач шулай итеп сөйләүләре бөтенләй икенче икән шул ул.
Тормыш кызымны, гаиләмне авылдан киреп шәһәрләшкән кешеләр белән бәйләде. Авылдан яшьли тәвәкәлләп чыгып киткән, тормышта нигәдер ирешкән кешегә хөрмәт белән карамый мөмкин түгел.
Минем кодалар да шундый кешеләр, әмма менә үзләренең каян килгәннәрен, авыл ипиен ашап үскәннәрен генә онытканнар инде хәзер.
Шулай, бик еш очрашмасак та, балалар бергә булгач күрешми тормыйбыз бит. Уртага алып сөйләрлек сүзләр юк шул ике арада.
Ни генә сөйли башласалар да, без ул әйберне күрмәгән, әле ул елларда авыл бик ярлы булган, дигән фикерне әйтми калмыйлар алар.
Бу иң беренче танышырга килгән көнне үк үзен сиздерде. Балалар турында сөйләшә башладык. Кодагый кияүне мактый. Шәһәрдә булгач мәктәптән соң вакыт үткәреп трай тибеп урамда йөрмәде: сәнгать мәктәбенә йөрде. Авылда андый мөмкинлекләр юк бит инде ул. Шул бала эштән башка нәрсә белми, диебрәк сүз әйтеп куйды бу табында. Шулкадәр авыр булды. Хәзер авыл мәктәбендә дә түгәрәкләр эшли, әнә күпме дипломнары гына бар димен кызымның шкаф башына күрсәтеп. Моңа да исләре дә китмичә хәтта борылып та карамадылар.
Шулай берсендә машина алдык. Яңарттык инде, логаннар заманасы иде. Ул ирем канатланып йөри инде, кодалар кайтса ди, бергә елга буена барырбыз әле. Икебезнең дә машиналары шәп ди безнеке бичара. Аларның безнекеннән алдарак иде инде машиналары. Исемен белмим.
Капкадан килеп керүгә үк кодагый, ләгән алган болар! Чын ләгән бит бит чынлап та карагыз әле, ди машина тирәли әйләнеп. Авыл өчен әйбәт инде, ди тагын ярамаган сезгә дигәндәй бу. Кода да әлләни мактаулы машина түгел инде, дигәндәй машинаның күп кенә кимчелекле якларын санап узды. Ярар, без инде өйрәнгән идек аларның бу гадәтләренә.
Ике арада бераз сүз карабодай турында сөйли башлагач булды. Кодагый безне гомер карабодай ашамаган кешегә чыгарды. Имеш карабодай авылларга 90нчы елларда гына килгән. Имеш без шул бәрәңге ашаган да, катык сөт ашаган.
Китте бу сөйләп, моның кемнедер кибеттә эшләгән. Болар семьялары белән кап-кара элитный сортлы карабодай ашаган. Әле күп кеше карабодайның ни икәнен дә белмәгән янәсе! Ул шулкадәр тәмле иде, дип сөйли бу табында. Шуңа күрә без гел бәрәңге һәм токмач ашыйбыз икән. Дөрес түгел, начар икән бу. Әнә аш токмач, мантыйк пешергәнсең. Ул бит вдругтан ашказанына авыр! Мин уйламаган булып чыкты.
Мин дә шунда әйттем: кодагый дидем, без дә төшеп калганнардан түгел. Әти авылда дан тоткан кеше иде. Капчыгы белән карабодай кәҗәнкәдән өзелмәде, күршеләр дә санашмыйча да алып чыгалар иде, дидем, миңа азрак тешлшремне күрсәтеп. Бу аңлады булса кирәк, бераз басылды тагын. Әмма без балаларга барган көнне болар килми инде менә хәзер. Имеш уртак сүзләр юк.
Менә шулай дуслар, ак сөякләр хаман шулай кала бирә. Әмма тырыш кеше беркайчан да начар яшәмәде. Шуны онытмагыз, җәмәгать! Үзегезне кешедән өстен куймагыз.
Авыл кешесе.
Тема взята из группы вк Буа Кызлары
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 14
А калганы кодалар сойлашмаган икан донья бетми,сойлашерлар Але
Донья ул колеса,Бер Айдана Бер баса, икенче торле айтканда Бер кутен,Бер битен уптера