1 гыйнварда, кояш баю белән, һиҗри календаре буенча рәҗәб аена аяк бастык һәм әлеге мөбарәк айның беренче җомгасына туры килә торган Рәгаиб кичәсе керде.
“Рәҗәб” сүзе “бөекләү”, “олылау” мәгънәсенә ия. Рәҗәб аеннан соң – шәгъбан, ә аннан соң Рамазан ае килә. Шуңа да бу айда мөселманнар Рамазан ае уразасына әзерләнә башлый.
Әнәс бине Мәлик радыяллаһу ганһе Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең мондый дога кылганын хәбәр иткән: “Аллааһүммә бәәрик ләнәә фии раҗәбин вә шәгъбәәнә вә бәллигънәә Рамәдаан” (Мәгънәсе: “Йә, Аллаһым, рәҗәб һәм шәгъбан айларын безгә бәрәкәтле кыл һәм Рамазан аена ирешергә ярдәм ит”.
Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм: “Исегездә тотыгыз: рәҗәб – Аллаһы Тәгаләнең ае. Бу айда берәрегез бер көн булса да ураза тотса, Аллаһы Тәгалә аннан разый булыр”, – дигән.
Рәҗәб аенда Рәгаиб һәм Мигъраҗ дип аталган мөбарәк кичәләр бар.
Тулырак сайтта: https://kiziltan.ru/articles/iman/2025-01-24/2025-elda-dini-b-yr-mn-r-m-m-bar-k-k-nn-r-4095119?utm_source=odnoklassniki&utm_medium=social&utm_campaign=53072966582336
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев