Мәснәви абыйларның йортына каршы, урам аша, интернат булды. Интернатның берсе ягында малайлар яшәде, икенче ягында - кызлар. Тора-бара балалар саны арткач, үргә таба болында тагын интернат йорты салдылар. Биредә малайлар яшәде. Ә теге интернатның ике ягында да кызлар яшәп калдылар. Малайлар интернатының берсе бүлмәсендә ашханә булды.
Сергей абый белән Сафия апаның йорты белән рәттән, электростанция ягына таба, яр кырында кечкенә йорт бар иде. Бу йортта Наил абый белән Мирия апа Юнусовлар яшәгәнен хәтерлим. Соңга таба Наил абый Фәйхүнә апа белән яши башлады.
Безнең авылда Фәикә апа да яшәде. Беренче яшәгән йортын хәтерләмим (Мартьяноводан төшкән якта яшәде диләр). Соңгы елларда Хәлфә бабайның йортында яшәде дип истә. Бу йортка кадәр Әҗмилә апаның йортында тормыш итте. Әҗмилә апалар ул вакытта Башкириягә күчкәннәрдер.
Хәзер Әҗмилә апа яшәгән урынга яңа йорт салып Фаершин Нарис тормыш иптәше Римма белән яшиләр. Гаиләдә малай да кыз туып үстеләр. Нарис һәм Римма картәти, картәни булдылар. Күп итеп мал-туар асрыйлар, бик тырыш кешеләр, тормышлары матур бара, Аллаһка шөкер.
Авылыбыз, югарыда язганымча, урман - кырлар, таулар -болыннар белән чикләнеп тора. Күбесенең үзенә күрә исемнәре дә бар. Мәсәлән: Седяш бит - ашлык чәчтеләр, соңыннан кешегә покос итеп бирелде. Кәҗә тау – җиләккә, гөмбәгә бай; Әмир тау - шартламага, гөмбәгә. Умырзая тавында чәчкәләр җыйдык. Чишмә тау (тауны төшкәч Әсәт чишмәсе бар) - сабан туйлар үткәрелде, яшьләр өчен күңел ачу урыны иде. Бала чакта җиләккә чишмә тау аша йөрдек, башкалар, бәлки, икенче якка да йөргәннәрдер. Тауга менеп җиткәч тә банкаларны тәгәрәтә башлыйбыз - утырып калса, банканы тутырып кайтабыз имеш. Кайсыбызның банкасы ватылып та куя. Сәмия тавы - Сәмия апа вафат булганнан соң шулай атый башладык, җиләккә, шартламага йөрдек. Имчәк тау – шулай ук кеше шартламага, җиләккә йөрде.
Борынчык урманы - яз җитү белән иртәнге туңган кар өстеннән зелпе чыбыгы алырга менә идек (өйкәртә себерергә). Гөлбикә мөгеше, Кышкы юл - безнең анда печән җирләре булды, Балчык алган арка, Мишәр кул - көтү көттек, җиләк җыйдык, Мишәр кул башы – анда мәктәпнең покосы булды (ат карагач шулай була инде). Кырчы кул - биредә колхоз җирләре булды, ашлык чәчтеләр. Алга таба бу җирләр эшкәртелми башлады, җиләклеккә әйләнде, шартламасы да, гөмбәсе дә булды. Кырчы кул башы - монда картатайның умарталыгы булды, кура җиләген бик күп җыя идек. Алма бакчасы - бу урында бер генә төп алма агачы үсте. Шуннан ерак түгел картатайның шулай ук (Кырчы кул башына кадәр) умарталыгы булды. Чыршы урман (Тирән кул урманы, Аръяк урман - 3 исемле) - Әсәт чишмәсе кырыннан туп-туры менеп китә идек җиләккә (бу урманда чыршы агачы үсә). Җәйләү урманы - урманның ачыклыгында колхоз умарталыгы булды. Кышкылыкка умарталарны урнаштырыр өчен умарта өе дә бар иде. Степановка яланы - мал-туар көтелде, Горёвка (яланыдыр - биредә авылы да булган) - Степановкага каршы су аша. Кызыл яр болыны - әллә ничә авыл бердәм булып, бер колзозда эшләгәндә сабан туйлар үткәрелә иде, вак-төяк ашамлык сатар өчен киосклар ясалды, анда ыгы-зыгы килеп газировка ала идек. Саукы урман, Звук яланы - төче кымызлык җыйдык, Ак түбә - печән җирләре булды, кеше шартлама җыйды. Юсуп түбә - кырчы кулдан сулга таба менәргә. Мәндекәй кул – фермага таба киткәндә күпер чыккан кулны әйтәләр, кул буйлап менгәндә бер генә төп чыршы агачы үсә иде. Шири кул - авылдан яңа юл белән менгәндә сул якка борылырга (борылмалы урын, торба салынган). Бәйче кул - без яшь чакта сабан туйлары үткәрелә иде. Су аръяк - урманында кура җиләге җыйдык, кеше печән әзерләде, ферма сыерларын да көттеләр. Коры учмаш (Усть-Маш) - бу таулы урын, болынында һәр елны 19 майда учаклар ягып, уйнап-көлеп Пионерлар көне үткәрелә иде (тагын да Пионерлар көнендә барабан кагып, быргы кычкыртып авылны урап чыккан чаклар да булды). Янбак урманы-яланы - таналар карадылар. Комлы кул урманы, Шайтан урман (кешене адаштыра торган урман булган, шуңа шулай аталган). Тавда урманы - ачык урыннарында кеше печән әзерләде, урман аша балалар Енапайга укырга да йөрделәр. Седяш баш - Тавда урманга кергән җирләрне атыйлар. Кәмилә болыны - покослар булды. Аргы ачык - иң ерак ялан, Ак түбәне үтеп китеп, Әмир таудан да барырга була, покослар булды.
Дәвамы бар
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 12