Фәрик абыйның күршесе Саяпов Мөҗип (Гәптелмөҗип) абзыйның йорты. Ул сугышта катнашкан кеше. Хатыны, балалары, әтие, әние белән яшәделәр. Мөҗип абзый гаиләсе белән читкә китеп тә яшәде, соңга таба тагын авылга кайттылар. Балалары: Гөлсем, Өлфәт, Вәис. Гөлсем авылда яши, бер үк вакытта ике эштә эшләде: мәктәптә укытты 9 ел (хәзер мәктәп ябылды), авыл китапханәсендә - 16 ел. Хәзерге вакытта лаеклы ялда. Гаиләдә 2 малай да кыз үстеләр. Алар Екатеринбург каласында яшиләр. Гөлсем тагын икене бала –малайлар да карап үстерде (приемные дети). Ул балаларның олысы Ревда каласында яши. Кечесе сугышта, сугыш җиңү белән бетеп, исән-сау йөреп кайтсын. Өлфәтнең тормыш иптәше Римма да күп кенә еллар Седяш мәктәбендә башлангыч классны укытты. Авылыбызда колхоз оештырылгач, 1995-1997 елларда Өлфәт председатель булып эшләде. Алга таба Өлфәт гаиләсе белән яшәргә Октябрьскийга күчте. Бик матур йорт бетереп чыктылар. Машиналар ремонтлау буенча эш алып бара (автомастерское бар). Римма белән 2 малай тудырып үстерделәр. Вәис Татариядә Сарман районының бер авылында яши (хатыны Мәбения). Вәис икенче атадан туган бала. Ул шигырьәр язды, бәлки, хәзер дә язадыр. Шигырьләре Октябрь районының җирле шагыйрьләр җыентыгында “Түгелергә торган күңел бар...” 2011 елда басылып чыкты.
Саяпов Мөҗипнең күршесе Рәвил бабайның гаиләсе, хатыны Мөгети. Рәвил бабай да сугыш ветераны. Өч уллары булды - Муллахан (сугышта үлгән), Нурихан, Әнис. Нурихан, мин белгәндә, өйләнгән абзый иде. Гаиләдә 8 бала тудырып үстергәннәр. Кызлары Нарисәне, Гәзиләне белә идем (безгә килгәндә уйный идек), калганнарын исемнәре белән әйтә алмыйм. Кызлары Эльза - иң кечкенәсе. Күп еллар укытучы булып эшләде. Нурихан абзый безнең әти белән дус булдылар. Еш кына безгә киләләр иде. Күпмедер авылда яшәгәч, Олы Сарска - хатынының авылына - китеп бардылар. Бу гаилә белән Ишим авылы ягыннан туганлашып та киттек әле.
Әнис абый Түбән Сарстан Наҗия исемле кызга өйләнеп башта Октябрьскийда яшәделәр. Милициядә эшләде. Алга таба авылга кайттылар, киномеханик булып эшләде, 1993-1994 елларда колхозның председателе дә булды. Малайлары туып үскән иде.
Миңнебикәнең күршесе Миясәрә әби, бабае Әфәнде. Балалары Вәгиз, Әҗмегаян, Мөнибә. Вәгиз абый (хатыны Идая), Әҗмегаян абый (хатыны Мөнибә исемле) авылда яшәделәр. Вәгиз абый урман каравылчысы булып озак кына еллар эшләде. Әҗмегаян абый фермада терлек карады, ә хатыны Мөнибә сыерлар сауды. Сеңелесе Мөнибә Шәрәп авылына кияүгә чыкты.
Рәвил бабайның күршесе Зәки бабай, хатыны Зифа. Балалары булмады. Зифа әби мәктәп буфетында да, кибеттә дә эшләде. Зәки бабай сату эшендә хатыны белән бергә булды, аның электростанциядә эшләгәнен дә хәтерлим. Олыгая килә Бардага күчтеләр. Ул вакытта Зәки бабай дин тота башлаган иде. Зифа әби фотога төшерергә дә бик оста булды. Минем дә 1 яшемдә Зифа әби төшергән фотом саклана.
Алар белән рәттән Зарифә әбинең йорты, әние Шәйдә әби һәм Сәлимә әби белән яшәделәр. Сәлимә әби Шәйдә әбинең бертуган сеңелесе. Җәйгедә, умарта балы язгач, әни күчтәнәч җибәрә иде аларга - аны тапшыру минем өстә булды.
Зарифә әбигә каршы Сабирә (Сабирә белән Сабир -Әҗминур әбинең бабае - игезәкләр булганнар) әбинең йорты. Бабае Сабирҗан. Балалары: Гәптелҗан абый 1936 елда туган, Хәбибә апа - Октябрьскийда яши, 2023 елның октябрь аенда 85 яшь тулды, Суфиян абый 1949 елда туган, Кемерово каласында хезмәт иткән. Нәкия исемле кызга өйләнеп шул калада яшәгәннәр. Балалары булмаган, кыз бала алып тәрбияләп үстергәннәр. Кедр җыйганда агачтан егылып төшеп операция дә ясаганнар, шуннан терелә алмагандыр. Гәптелҗан абый төскә бик матур иде, кап-кара озын чәчле (Мөсәтдик абыйның кебек), Нәфигә (укытучы апа) белән яшәделәр. Рим исемле малайлары туып үсте. Рим Чернушка районының Озын Ялан авылында яшәгән. Аның 1 малае калган.
Хәбибә апа 7 класстан соң дуңгызлар фермасында эшләгән. Балалары Марат, Римма һәм Лилия. Тормыш иптәше Гәлиәкбәр абый (2024 елның январенда 88 яшь тулды) чаңгыда да йөргәләп кайта икән. Хатыны Хәбибә апа белән яхшы гына яшәп яталар.
Зарифә әби белән рәттән Фасхиев (Фасхутдинов) Рәшид гаиләсе. Гаилә башлыгы сугышта катнашкан кеше. Югарыда язганымча, Рәшид абзыйның таш юл салуда эшләп йөргәнен хәтерлим Фәрик абый белән бергә. Хатыны Бәширә. Балалары: Рехан, Рәхилә, Риф. Рәхилә Хуснияров Даутка кияүгә чыгып кыз да малай үстерделәр. Рехан Янсылу белән авылда яшиләр. Ике малай үстерделәр. Яшь чагында Рехан милициядә эшләде. Рехан киез итек басарга да бик оста. Безнең гаиләгә дә киез итекләр басканы булды. Янсылуның авыл кибетендә эшләгәнен хәтерлим. Риф читтә яши.
Рәшид абзыйның йортына каршы Назмиев Таһир абыйның йорты. Хатыны Зифа апа. Таһир абый мәктәптә хезмәт, физика (безне укытты) дәресләрен алып барды. Зифа апа интернатта балалар тәрбияләүче (воспитатель) булып эшләде. Балалары: Рамилә, Альфира, Рамиль, Альфир, Раиль. Барысы да читтә яшиләр. Рамиль генә пенсиягә чыккач хатыны Розалия белән төп йортка кайтып яшиләр. Рамиль армиядә хезмәт итеп кайтканнан соң клуб мөдире булып эшләгән. Бер елдан соң шоферга укырга киткән. Аның мәктәптә эшләгәнен дә хәтерлим. Альфир белән Раиль баянда уйнарга оста булдылар. Рамилә апа агроном һөнәрен алды. Колхозда бригадир булып эшләгәне хәтердә калган; Седяш, Олы Сарс мәктәпләрендә укытучы булып та эшләгән. Альфира апа укытучыга укып чыккан иде. Күп еллар мәктәптә эшләде.
Дәвамы бар
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 31