Мәскүрә апаның күршесе Шәртдин бабай һәм әбие Зөлхи. Шәртдин бабай шулай ук сугыш ветераны. Балалары Госман, Нәгим. Мин белгәндә Госман абзый Н-Тагилда яши иде. Нәгим абый да армиядән кайткач шул калага китеп барды.
Аларның күршесе Мәликә әби, бабае Әхмәтгәли. Балалары: Хәлисә, Мәсүә, Вәсилә, Кәрим. Кызлардан авылда Вәсилә апа гына калды. Зинатов Мәснәви абыйга тормышка чыгып 4 кыз туып үсте. Кәрим абый Гөлнәзек белән яшәде, малай да кыз тудырып үстерделәр.
Алга таба йорт Бәрхи әбинең (Гәенҗан абзыйның хатыны Миңнефруз апаның әнисе), оныгы Сәгит (Бану исемле кызының улы) белән яшәде. Әби кечкенә буйлы булды, гәүдәсе кәкрәя төшкән иде.
Әбинең күршесендә Мубаракҗан абый яшәде, хатыны Әлфинә (Атнагуҗа авылыннан). Хәзер бу урында яңа йорт салып Марис һәм Талибә Хусаиновлар яшиләр.
Нырок яктан төшкәндә, уң якта Тәлгәт абый белән Фәригә апа яңа йорт салганнар. Бу йорт янып киткән. Яңа йорт янганнан соң гаилә Бәрхи әбинең йортына күчә (ул вакытта, мөгаен, әби дөнья куйгандыр). Гаиләдә 3 бала үсте: Янсылу, Марат, Миңсылу.
Аларның күршесе Майкәрәм әби, улы Заһир белән яшәделәр. Заһир белән бер класста укыдык. Майкәрәм әби озак еллар фермада эшләде, шушы эштән пенсиягә чыкты. Соңга таба аръяктан Нури чугына (чупаш чугына) чыгып Шаһит абый белән яшәделәр (Заһирнең әтие). Бер вакыт авылда Майкәрәм (эштән - фермадан кайтып килгәндә) ташуда басмадан суга егылып төшеп аккан, дигән сүз чыгардылар. Баксаң, әлеге кара Әмир абый басмадан чыкканда кычкырып чыккан икән “Актым, актым”, – дип. Ул да шулай ук фермада эшләде. Менә юктан гына авылда ялган сүз таралды. Әмир абый бик шаяртырга яратты.
Алга таба Җәмигә әбинең йорты (бу урыннарда ялгышуым бар). Җәмигә әби кечкенә буйлы, ябык булды. Һәрвакыт үзе белән этен ияртеп йөрде. Бу йортта соңга табамы, элегрәкме Миңнеямал әби (Тәфкил абыйның картәние) кызы Мәсния белән яшәделәр. Мәсния апа читкә чыгып китте.
Муллаҗан бабай, әбие Мәрфуга Тауфетдиновлар. Муллаҗан бабай тәбәнәк буйлы булды дип хәтердә калган, ә Мәрфуга әби олы гәүдәле. Муллаҗан бабай да сугышта катнашкан кеше. Аларның балалары - Дәсбига (Казахстанда яшәде), Әфризә, Маулиза, Хөснәвәл, Фәризә, Әмир, Миңзия, Рәхилә. Әфризә апа авылда яшәде (алар каяндыр күчеп кайттылар). Хөснәвәл апа төскә бик матур булды. Кытай егетенә тормышка чыгып читтә яшәделәр. Бабае үлгәннән соң Октябрьскийга кайтып яши башладылар. Маулиза апа озак еллар фермада эшләде, алга таба тормышка чыгып Башкириягә китеп барды. Рәхилә апа Шәрәп авылында яшәде. Әмир абыйның милициядә эшләгәнен хәтерлим. Бер вакыт аның артыннан барырга туры килде. Мөгаен, безнең чукта яшәгән Әфризә апасына баргандыр. Әмир абый формада иде: итекләр ялтырый, атлаган саен шыгырт-шыгырт итәләр. Формасы үзенә килешеп тора, буйга уртача буйдан югарырак дип хәтердә калган. Бала кеше күзәтүчән була бит. Миңзирә апага өйләнгән иде, аерылышып та йөрделәр. Соңга таба тагын бергәләшеп Октябрьскийда яшәделәр.
Күршеләре Әхмәтнур бабай, әбие Гәлия. Балалары: Гәфия, Мәхәмәтнур, Тәскирә, Ахматзия, Гөлнәзек. Ахматзия абый Рафисәгә (Яңа авылдан) өйләнде, кыз да малай үстерделәр. Тәскирә апа Шәрәп авылында яшәде. Гөлнәзек белән бер класста укыдык, авылда яши. Кыш көннәрендә мәктәптән укып кайтканда, Мәскүрә апалар янында Гөлнәзек, мин, Ахмадиев Заһир “сугышып” алабыз. Заһиргә каршы портфель күтәрәбез. Бездән котыла да Заһир өенә таба йөгереп кала. Алай имгәнерлек чуалмыйбыз инде. Шулай кыланып карга буялып бетәбез.
Хәсбәт бабай, әбие Кубра. Балалары: Әптрәй (исемен дөрес язам микән), Мубаракҗан, Мөтыйк, Тауфик. Олы уллары Әптрәй абый летчикка укып чыккан иде. Мубаракҗан абый 3 баласы тугач гаиләсе белән авылдан киттеләр. Мөтыйк абый авылда яшәде Нәфисә апа белән. Тауфик абый хатыны Зөһрә, балалары белән Петропавловскидан авылга кайттылар.
Васип бабай, Миңсафа әби. Балалары: Мөнир, Нәртдин. Мөнир авыртынды, хатыны булмады. Нәртдин олыгайгач кына Тәглимә апага өйләнеп малае туып үсте.
Аларның күршесе Вәли абый һәм Тәслимә апа. Вәли абый ашлык урганда комбайнда эшләде дип хәтерлим, тракторист та булган. Тәслимә апа Миңнафа әби белән бергә мәктәптә эшләгән (техничка), почтада эшләгәне дә билгеле булды. Балалары 6 булды: 2 малай да 4 кыз, исемнәре белән әйтә алмыйм. Хәзер исәннәрдән 3 кыз гына калды. Яшьләр бу дөньядан киткәч бигрәк тә кызганыч инде. Бу гаиләдә Вәли абыйның әнисе дә яшәде. Аларның йорты кырында аралык бар, шул аралыктан кеше фермага эшкә йөрде.
Аралыктан соң Фәрик абый белән Гөлчирә апаның йорты килә. Балалары: Фәрит, Фәгит (хатыны Гөлбәдия), Фирдәвис, Гөлфирә (ире Вәнхәр), Фирдәусә (читтә яши), Фәридә (ире Гәлиәхмәт абыйның улы Илгиз), Фәрдүс. Гөлчирә апа фермада эшләде. Фәрик абый тимерче эшләрен башкарды. Фәрик абый белән Фасхиев Рәшид абзыйның таш юл салуда да эшләп йөргәннәре истә калды. Бу гаиләдә Рәфигә әби дә яшәде – Фәрик абыйның әние. Ул соңга таба Әдел авылына бабайга китеп барды. Бу йортның урынында иске йортта Шәфигә әби белән кызы Фәмнур яшәгәннәр (Н.Рамиль әйтте). Фәмнур апа төскә матур иде, еракка чыгып китте. Олыгайган әниен дә үз кырына алды. Шәфигә әбине авылга кайткан чагында 1-2 тапкыр күргәләдем.
Дәвамы бар
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 3