Гата бабайның рәттән күршесе Миңниямал әби, улы Хәлим. Хәлим абый Хупҗамал апа белән яшәделәр. Җәйге айларда Хәлим абый ферма сыерлары көтүен көтте. Кырлар каравылчысы да булды. Хупҗамал апа үлгәннән соң Енапай авылыннан Хәлидә апа белән яшәделәр. Хәлим белән Хупҗамалның балалары: Раушания һәм Зинаидә. Раушания Түбән Сарска кияүгә чыккан иде. Соңга таба Октябрьскийга күчте. Улы райбольницада медбрат булып эшли. Ә Зинаидәнең кайда яшәгәнен әйтә алмыйм.
Бу йорттан соң Сәләхетдин абый һәм Гөлфара апа Михайдаровлар йорты килә. Гөлфара апа почтада эшләде дип хәтердә калган. Сәләхетдин абый тракторда эшләде, трактористларның бригадиры да булган. Бригадир булып эшләгән чагында безнең әнигә аңа ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә туры килгән. Печәнлектә печән беткән, кыш көне. Әти соранып йөрергә кыюсыз булды, өйдә генә шәпләнеп ятты. Бар нәрсә өчен дә әни “гаепле” булды. Әтинең батырлыгы җитмәгәч, әни киткән трактор сорарга печән алып кайтыр өчен. Барган да “Сәләхетдин безгә икене трактор бир әле ”, дигән. Сәләхетдин абый “Син берне дип әйт, тракторлар җитеп бетми бит”, дип бер трактор бирергә рөхсәт иткән. Әни дә сүзгә тапкыр булды. Шуны әйтәсем килә - Сәләхетдин абыйның кеше хәлен аңларга белүен. Бу абзый кибеттә дә эшләде, бик шаян булды. Кайвакытта үлчәмеч табагын кешенең башына да кагып куя иде (үзем күргәнем булды). Кешеләр бер дә ачу тотмадылар аның шулай шаян икәнен белеп. Балалары: Хәтип, Хәфиз, Нуртдин. Хәтип В-Шуртан авылында яши. Хәфиз башта Хәлил абзыйның кызы Хәфизәгә өйләнгән иде. Аларның малае Рәис туып үсте. Хәфизнең икенче хатыны В-Шуртан Дилия, алар З-Сарс поселогында яшәделәр. Нуртдин Мансур абыйның кызы Лена белән Екатеринбургта яшәделәр, кызлары да бар.
Аларның күршесе Михайдаров Низаметдин бабай һәм Әминә әби гаиләсе. Бу бабай шулай ук сугыш ветераны. Балалары булмады. Икесе дә колхоз эшләренә йөрделәр.
Низаметдин бабайның сеңелесе дә бар иде (Сәләхетдин абыйга апа була инде) Кинҗәбикә исемле. З-Сарс поселогында яшәде. Бер малае туып үсте Фирдәвис исемле, шул ук поселокта яши.
Зинатов Әсхәт абыйның күршесе Гөлбәнәт әби кызы Биби белән яшәделәр. Гөлбәнәт әбинең кызлары күп булган (Гөлфия әйтте). Гөлфаниза исемле кызы Атнагуҗа авылында Фаик исемле абый белән яшәде. Аларның 5 малайлары туып үсте – Фаил, Фәгим, Марсель, Альфит, Юрис. Хәзер исәннәрдән Юрис абый гына калды. Гөлфаниза апаның оныгы (внучкасы) Гөлфия Седяш авылында Тухфатов Мирфат (Мидехәт абыйның улы) белән яши.
Гөлбәнәт әбинең күршесе Ахматшин Габдулхан абзый һәм Зөлкадә апа гаиләсе. Зөлкадә апа озак еллар фермада эшләде, шул эштән пенсиягә чыкты. Габдулхан абзый – сугыш ветераны, агач эшенә бик оста булды. Шкафлар да ясый торган иде. Безнең гаиләдә дә ул ясаган шкаф утырды. Габдулхан абзый, югарыда язганымча, 2 тапкыр беренче “Красное поле” колхозында (1964 елга кадәр булган колхоз) председатель булып эшләгән. Балалары: Залидә Хаерзаманов Данис белән өйләнешеп Октябрьскийда яшәделәр. Ветврач булып эшләп, шуннан пенсиягә чыккан иде. Уллары Вадим исемле. Лидия Башкириядә яши, Вәкил – Октябрьскийда, Мәүлит авылда яшәде. Ахматшиннар белән рәттән аралык бар.
Аралыктан соң Майҗиян һәм Майнур (бабае Мөнәвир) әбиләрнең (әниле-кызлы) йорты булды. Шул ук өйкәртәдә аларның сеңелесе Вәзимә яшәде Соңга таба алар читкә чыгып киттеләр. Ире Шәрипҗан шофер булып эшләде.
Бу йортның күршесендә Ахтариев Бәгит (Бәгдәсәр) бабай һәм Гәлимә әби гаиләсе яшәде. Бәгит бабай – сугыш ветераны. Балалары: Сәгит, Рәҗәп, Фаиз, Сәлим. Сәгит, Сәлим авылда яшәделәр. Фаиз читтә яшәде. Рәҗәп - Саескан авылында.
Михайдаров Низаметдин бабайның йортыннын соң мәктәп. Башта мәктәп җидееллык булган, соңга таба сигезеллык, ә хәзер тугызеллык. Мәктәп зур гына урын алып тора. Мәктәп кырында бакчасы да бар. Физкультура дәресен үткәрергә стадион (шулай дип әйтсәк, мөгаен, ялгыш булмас) бар иде. Мәктәп аты да була торган иде без укыганда. Хезмәт дәресләрен үткәрергә һөнәрханә (мастерская) булды. Мәктәпкә кергәч тә сул якта кечкенә генә буфет бар иде. Буфетта Аюпова Зифа әби эшләде. Биш тиенгә 1 стакан чәй, өстенә повидло ягып 1 телем ипи алып була иде. Мәүлиха апа да озак еллар мәктәп буфетында эшләде. Бу буфетта Әҗмирәнең дә әшләгәне билгеле булды.
Бәгит бабайның күршесе Хөсния әби, кызлары Мәрзия һәм Әнисә. Мәрзия сөйләшүгә гарип булды, фермада эшләде. Әнисә дә 8 нче классны тәмамлагач фермада эшли башлады. Бу кыз рәсем ясарга бик оста булды. Без бер класста укыдык. Йортның хуҗалары үлгәч, бу урынга яңа йорт салып Мөтыйк абый һәм Нәфисә апа яши башладылар. Нәфисә апа фермада сыерлар сауды. Мөтыйк абый шулай ук фермада терлек караучы булып эшләде. Бер уллары туып үсте – Альфред.
Аларның күршесе сул якта, мөгешлектә Миңнебикә әби яшәде (Султан абыйның сеңелесе). Ире, баласы булмады.
Аңа каршы мөгешлектә Мәскүрә апа гаиләсе. Мәҗит абый белән яшәгәндә почтада эшләгән. Озак еллар фермада дуңгызлар да караган. Балалары Тәкмилә, Рафит, әние Гөлҗиян, Сәрә әби. Сәрә әби аларга туган булгандыр дип уйлыйм. Бик кешегә эшкә йөрде. Балалар мәктәпне тәмамлап читкә чыгып киткәннән соң, Мәскүрә апа Түбән Сарска кияүгә китеп барды. Тәкмилә Үзбәкстанда яши, ә Рафит Свердловск өлкәсендә. Бу егет яшь чагында җырга да оста булган. Хәтта өлкә буенча концертлар куеп йөргәннәрен дә ишеткәнем булды.
Дәвамы бар.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 10