Хәзер тагын урам буйлап китәбез. Беренче йорт Ахатовлар - Хәләф һәм Зәйтүнәнең. Хәләф бабай – сугыш ветераны. Зәйтүнә әбинең бер атадан туганнары – Мөгәз (Сания әби белән яшәгән, мин бу әбине беләм, авыл халкына вак-төяк әйбер алып кайтып саткалады), Зәкия; икенче атадан туган апалары – Шәфигә, Гашига әбиләр. Әниләре Мәрви исемле булган. Ахатовларның балалары: Хәвәрия, Ильяс, Фоат. Зәйтүнә әби фермада сыер савучы булып эшләде (дуңгыз фермасында да эшләгән), шуннан пенсиягә чыкты. Ә Хәләф бабай колхозда учетчик булып эшләде мин белгәндә, яшь чагында кладовщик, бригадир булып та эшләгән (кызы Хәвәрия сөйләде). Хәвәрия 10 нчы классны тәмамлагач та Н-Тагил каласына китте, анда Зәйтүнә апаның сеңелесе Зәкия апа яши иде. Хәвәрия белән бер класста укыдык, яхшы укыды, бик дус булдык, элемтәне өзмибез, аралашып торабыз. 4 нче ноябрьдә (2017) тормыш иптәше дөнья куйды 66 яшендә. Бер улы, 3 оныгы, 2 оныкчыгы бар. Ильяс Северда яшәде. Фоат Сәмия (Атнагуҗа авылыннан) белән авылда мал-туар асрап, яшелчә, бакча җимеш үстереп матур гына яшиләр. Ахатовларга каршы, урам аша, ат абзары булды. Бу абзарда безнең әти дә эшләде.
Ахатовларның күршесе Якупов Сәидгәли бабай, әбие Заирә. Сәидгали бабай – сугышта катнашкан кеше. Бик матур итеп йорт бетереп чыкканнар иде – бар каралтысын да бер түбә астына кертеп. Мин кечкенә идем ул вакытта - йортлары янып китте. Шуннан соң бу бабай сүз биргән, тагын йортны элекке хәленә китерәм, дип. Шулай булды да инде. Балалары: Сәмия, Динә, Таузик, Фәнис. Динә читтә яшәде. Сәмия Мөгин абый белән авылда яшәделәр. Таузик - хатыны Әдибә. Таузик абый колхоз эшләренә катнашты, 1992-1993 елларда колхоз председателе булып эшләде. Әдибә фермада эшләде. Кече уллары Фәнис хатыны Сәхибә белән авылда яшиләр. Ике уллары туып үсте. Сәхибә фермада эшләде: сыерлар да сауды, бозаулар да карады. Бу гаилә бал корты үрчетү белән шөгыльләнә, күп итеп мал-туар асрыйлар.
Аларга каршы Мәрфуга әбинең йорты. Балалары: Фәгилә, Мәснәви, Рафаэль, Хәлидә. Фәгиләнең кызы Рамизә исемле, 1 нче класска бергә укырга кергән идек, бер партада утырдык. Соңга таба әние белән читкә чыгып киттеләр. Рафаэль һәм Мәснәви абыйлар авылда яшәделәр. Хәлидә апа Енапай авылы абыйга кияүгә чыкты, дип истә калган.
Якуповларның күршесе Гата бабай, әбие Нәфигә Гильмутдиновлар. Гата бабай – Бөек Ватан сугышында катнашкан кеше. Балалары: Назим (сугышта үлгән, аның турында ишеткәнем булмады), Ибәт, Саифә, Әкрәм. Нәфигә әби Сәхия кәртинең сеңелесе (әниләре бер, аталары башка). Әкрәм абый Мөнирә апага өйләнеп Айзилә исемле кызлары туып үсте. Мөнирә апа кызы Айзиләдә яши, 2024 елның җәендә аңа 93 яшь тулды.
Гата бабай ауга йөргәләде. Бер кызык хәл турында языйм әле. Әти (Гата бабай, Әҗмехәмәт абый, Низаметдин бабай) ауга чыгып аю атканнарын сөйләп эчләр катканчы көлгән идек. Этләр өреп аюны өненнән чыгарганнар. Аю агачка менеп киткән. Менгәч кайсыдыр аткан, аюга тидергән. Аю кирегә төшә башлаган, туктап-туктап төшә икән. Шул вакытта Гата бабай калтырап кабатлый-кабатлый әтигә балта, мылтык күрсәтә ди “Ситдик, балта монда, мылтык монда”, үзе шыларга уйлаган булса кирәк. Әти “Кая киттең, хәзер “арт ягыңа” атам” дигәч, теге туктаган. Давай, ат, дигәч, Гата бабай да аткан, тидергән, күрәсең. Кабат-кабат ата торгач, аю ласкып җиргә килеп төшкән. Безгә бик көлке булды да соң, монда аюга тарысаң, исән калу турында сүз дә юк инде.
Тагын боланга чыкканнарын да языйм әле, әйдә, көлсәгез – көлегез инде. Әти еш кына ауга йөргәләде. Кыш көннәрендә ул кайтып керү белән чабата бавының (ул бозланып ката) очын табып тизрәк чишәргә ябыша идем. Ашыкмасаң, кычкыртып җибәрүе дә бар, котны алып бетергән инде. Аудан бер вакыт әти кәефсез кайтып керде. Аның шундый чагында без бер сүз дә эндәшми идек. Ашап-эчеп алганнан соң, хәл кергәч үзе сөйли иде ничек йөреп кайтканнарын. Әлеге “команда” болан ату максаты белән ауга киткән. Этләрне дә алганнар. Боланнарның эзләренә төшкәннәр. Гата бабайга этләрне тапшырып куйганнар (муеннарында каешлары булганмы, әллә юкә суеп – шуны бәйләделәр микән), ә үзләре болан юллап киткәннәр. Бер вакыт карасалар, Гата бабай чаж-чож уңлы-суллы этләргә биргәләп чаңгысында шуып төшеп килә ди (таулы урын булгандыр инде). Болар сорагач “Нигә килеп җиттең”, дип, Гата бабай русчалатып “Терпение бетте”, дип әйтә ди. Аның аркасында юллары уңмаган. Гата бабайга әти бик ачуланган иде. Гата бабай бик кызык булды ул.
Гата бабайга каршырак Зинатов Әсхәт абыйның йорты, хатыны Газимә. Әсхәт абый - сугыш ветераны, Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән. Әсхәт абый бер аягын сугышта югалтып кайткан. Колхозда бухгалтер булып эшләде. Беренче “Красное поле” колхозының председателе дә булган 1956-1961 елларда. Бу колхозда председатель булып күп кенә кешеләр эшләгән: беренчесе Давляев Әмир, Насертдинов Әҗмәт, Ахмадиев Нурулла (Шаһит абыйның әтие), Хәмдиллә картатай, Хузина Шәрхия, Зукрин Шәрхи, Тауфутдинов Муллаҗан, Аюпов Зәки, Нуриев Зәинтдин, Ахматшин Габдулхан – 2 тапкыр, Зинатов Әсхәт. 1964 елда “Память Ильича” колхозы оештырыла – бу колхозга берничә авыл керә. “Память Ильича” колхозының эше 1988 елга кадәр дәвам итә. Югарыда язганымча, 1988 елда авылыбызның үз колхозы “Красное поле” оештырыла. Әсхәт абый районыбызның ветераннар Советының беренче составына сайланган. Газимә апа озак еллар почтада эшләде. Шул эштән пенсиягә чыккандыр дип уйлыйм. Балалары: Ралия (беренче хатыныннан), Фәрхәт, Илгизә, Зөфәр, Хөрмәт, Миләүшә. Барысы да читтә яшиләр. Илгизә укытучыга укып чыкты, тормышка чыгып Башкириядә калды.
Дәвамы бар.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 5