Язып китәм аръяк урамнан. Хуснияров Әхмәтдин һәм аның әбие Зәгирә. Балалары: Шәрәфетдин (Сария апаның ире), Дәүләт, Рәҗәп, Даут, Земфира. Әхмәтдин бабай Бөек Ватан сугышында катнашкан кеше. Бу гаиләдә исәннәрдән Даут кына калды. Хатыны Рәхилә - Фасхиев Рәшид абыйның кызы. Кыз да малай үстерделәр. Бал корты үрчетү белән шөгыльләнә. Даут белән без бер класста укыдык. Яхшы укыды. 3 класста укыганда Сәгдәнә апа (Калтай авылыннан килгән укытучы) арифметика дәресендә контроль эш үткәрә. Мәсьәләдә сүз йомырка турында бара иде. Даут белән Назим (алар бер партада утырдылар) “йомырка” урынына “күкәй” дип язганнар. Контрольне хатасыз эшләсәләр дә, апа аларга “2” куйды. Ә тегеләр көлүләрен генә беләләр, уйлап та куймыйлар.
Зәгирә әбинең беренче иреннән Нәфисә исемле кызы бар иде. Ул Уразмет Гасимов Әдеһәм абыйга кияүгә чыгып күпмедер авылда яшәделәр, алар белән бергә Фатимә әби дә яшәде (Әдеһәм абыйның әние, мин бу әбине күрдем, әллә кунакка гына килгән чагы туры килде микән). Әдеһәм абый мәктәптә укытты, көчле математик булган (Н.Рамиль әйтте). Нәфисә апа медпунктта эшләде дип хәтердә калган. Олы уллары Кадирне бишектә тирбәткәнне дә хәтерлим ике туган апам Алфира белән. Безнең медпунктта кемнәр генә эшләмәде: Мария исемле апа (олыраклар, бәлки, хәтерлидер), Олы Сарс Сәгидә апа да эшләде кебек).
Аларның күршесе Шәрип бабай, әбие Кәфия. Балалары: Нәзи, Тәнзилә, Мәгния, Мәгмүрә. Шәрип бабай сугыш ветераны. Әбие дөнья куйганнан соң Сафия әби белән яшәде. Нәзи абый Мөсирә белән Свердловск өлкәсендә яшәделәр, балалары булмады. Нәзи абый милициядә эшләгән. Мәгмүрә яшьтән дөнья куйды. Тәнзилә белән Мәгниянең кайда яшәгәнен әйтә алмыйм.
Алга таба Ахматшин Мөслим абзый һәм Сәгидә әбинең гаиләсе. Мөслим абзый да сугышта катнашкан кеше. Гаилә башлыгы тракторда эшләде дип хәтердә калган, шофер да, бригадир да булган. Уллары - Мөким. Ул Октябрьскийда яши. Мәсхүдә апа Сәгидә әбинең беренче иреннән. Сәгидә әбинең улы Фаил Хәсәннән (Мөслим абзыйның абые) туган бала. Аларга Хөрмәт исемле абый да килә иде. Ул Хәсәннең малае, әние Бадыян булган. Бу абыйны мин хәтерлим. Мөслим абзыйның беренче хатыны Мәгәшиядән (Мирия апа сөйләде) (Гәптрәхип бабайның бер туганының кызы булган) Әлфия исемле кызы бар иде. Мин ул кызны хәтерләп калам.
Ахматшин Муллахмәт бабай һәм әбие Гильминур. Муллахмәт бабай сугыш ветераны. Балалары: Тәлигә (икенче атадан туган), Нәфисә, Талибә, Сәхибә, Разия, Фирдәүсә. Олы кызлары Тәлигә Әри түздә яшәде. Нәфисә, Талибә, Сәхибә авылда яшиләр. Разия Октябрьскийда яши, сатуда эшли. Фирдәүсә Петропавловскида поселениенең башлыгы булып эшләде. Тормыш иптәше Якупов Альберт озак еллар физкультура дәресен алып бара. Бик актив кешеләр.
Вәгиз һәм Идая гаиләсе. Яшь чакларында Вәгиз абый һәм Идая апа Чернушка ягында урманда эшләгәннәр. Алга таба Вәгиз абый фермада скотник эшендә йөргән, Идая апа сыерлар сауган. Пенсиягә чыгар алдыннан бу апа 3 ел ферма бозауларын үстергән. Вәгиз абый колхоз атларын да караган. Бу эштә Шәрип һәм Хәләф бабайлар да эшләгәннәр. Минем әти дә аръяктагы ат абзарында эшләде. Соңга таба Вәгиз абый 11 елдан артык Ольховка лесничествосында урман каравылчысы булып эшләп лаеклы ялга чыга. Балалары: Расилә, Хәсидә, Ирайдә, Вәсим, Наисә, Фидәния. Фидәния Снежное авылында яши, Расилә - авылда. Калганнары читтә.
Галиев Хәлил бабай һәм әбие Бибисәрә. Хәлил абзыйның беренче йорты куян чукта болында булган. Бибисәрә апага да шунда яшәгәндә өйләнгән. Кызлары Хәлифә шул йортта яшәгәндә туган. Тәлгәт абый белән Фәригә апаның гаиләсе авылга кайтканнан соң шулай ук бу йортта яшәгәннәр (Хәлил абзый белән Фәригә апаның туганнар икәнен ишеттем). Хәлил абзый ат белән колхоз җирләрен сөргән (ул чакта тракторлар җитеп бетмәгәндер), соңга таба тракторда да эшләгән. Олыгая килә колхоз малларына печән әзерләгәндә чалгы тапаган (үткерләү), җәйге айларда кырда эшләүчеләргә ат белән су ташыган. Авыл халкыннан җыйган сыер сөтен Петропавловскига молоковозга чыгарып озата икән. “Ике флягалап җыела иде”, ди кызы Хәлифә. Бибисәрә апа колхозның җәйге эшләренә катнашкан, фермада доярка булып та эшләгән. Бибисәрә апа кешегә бик ягымлы, йомшак сүзле булды, төскә матур. Балалары: Ралия (Зиннатов Әсхәт абзыйдан туган), Хәлифә, Тәлгәт, Мәүхизә, Хәфизә, Әклимә, Әлхәм. Хәлифә, укып кайтканнан соң, Хаерзаманов Денисламга тормышка чыга, шулай ук фермада доярка булып эшли башлый. Алга таба алар З-Сарс поселогына күчәләр. Хәлифә озак еллар агач эшкәртү заводында эшләде. Гаиләдә малай да кыз туып үсте: Рөстәм (аның улы хәрби хезмәткәр) һәм Эльвира (олы улы Санкт-Петербургта актерский факультетның 1 курсында укый, икенче улы – 9 классны тәмамлый). Әклимә Свердловск өлкәсендә. Әлхәм З-Сарс поселогында яшәде, малае үсте. Хәфизә Ревда каласында, кызына балалар тәрбияләргә ярдәм итә.
Аларга каршы Әхмәтнур бабай әбие Кәбирә белән яшәделәр. Бабай сугыш ветераны, берсе аягын сугышта югалткан. Балалары: Гәлиәхмәт, Кәшифә, Миңниәхмәт, Гәфифә, Мәүхетдин. Гәфифә белән Мәүхетдин авылда яшиләр. Гәфифә Муллаяров Сәләхетдин бабайның улы Рафилгә тормышка чыккан иде. Алар күпмедер вакыт куян чукта яшәделәр, соңга таба әтисенең йортына күчтеләр. Мәүхетдин Гәриф абзыйның кызы Мәүлидәгә өйләнде. Миңниәхмәт Татариядә яшәде, хатыны Сәетҗан (Сәитҗан, кайсы дөрес икән) абыйның (Әҗмирәнең иң олы абыеның - Фәйрүзә әбинең беренче иреннән туган) кызы Фәния. Кәшифә апа Мәснәви абыйга тормышка чыгып улы Җәлил үсте. Мин белгәндә Гәлиәхмәт абыйның үз гаиләсе бар иде.
Әхмәтнур бабайның күршесе Мөгтифә әби, улы Хәрис, килене Рәйсә (Әхияртдин бабай белән Фәйрүзә әбинең кызы) Мухлисовлар. Хәрис абый төзү бригадасының бригадиры булып эшләде. Дүрт бала тудырдылар (Раиф, Фәимҗан, Хәлит, Рәмүзә). Кечкенәсенә яшь - яшь ярым булганда читкә чыгып киттеләр. Мөгтифә әби, Хәтимә әби үлгәннән соң, Гәзиз бабай белән бергәләшеп Ненастьеда яшәделәр. Гәзиз бабай үлгәч, Мөгтифә әби Енапайда яшәгән кызы Әклимәгә күчте.
Бу йортта соңга таба Гилмехан һәм Нурания Галихановлар гаиләсе яшәде. Бер кыз да 3 малай тудырып үстерделәр. Гилмехан тракторда эшләде, ә Нурания – фермада.
Аларга каршы иске йорт Хәкимә әбинең булган, улы Әмир (кара), кызы Гәкифә белән яшәгәннәр. Мин белгәндә алар без яшәгән түбән чукка күчеп чыктылар. Алга таба бу иске йорт урынына яңа йорт салып, читтән Фәүзия исемле кыз алып, Әмир абый чыкты. 2-3 кызлары туды. Икесе дә фермада эшләделәр. Хатыны үзеннән күп яшькә яшь иде.
Әмирнең күршесе рәттән Салимов Файруз абзый һәм Лутфия апа гаиләсе. Гаилә башлыгы төзелеш бригадасында эшләде (Филария әйтте). Лутфия апа кырда эшләүчеләргә аш-су пешереп йөрде, шулай ук колхоз эшләренә дә катнашты. Балалары: Әлфия, Гөлфия, Фаил, Наил, Гөлсинә. Барысы да читтә яшиләр. Уллары Наил төп йортка кайтып йөри. “Туган йортны бик матур итеп тышлап та куйган, “кәртинкә” кебек булган”, дип әйтәләр (молодец!), өй эчен дә бик яхшы эшләгән диләр.
Хәриснең күршесе рәттән Шаһит абый, хатыны Тәнзилә. Бу абый складта эшләгән. Кызлары Рәмзия Енапайда яши. Хатыны авыртынды. Рәмзиягә 5 яшь булганда Шаһит абый Майкәрәм әби белән яши башлаган (беренче хатыны) (кызы Рәмзияне күргән идем, ул әйтте).
Шаһит абыйның күршесе Даилә һәм аның әние Гаенҗамал әби. Даилә апа фермада эшләде, чигенергә бик оста булды. Үз күзләрем белән күргәнем бар сөлгеләрен, мендәр тышларын, искитәрлек. Даилә Шаһит абыйның сеңелесе. Наиләсе дә бар. Тагын энекәшләре Тәбрис бар иде. Ул Бартымда яшәде кебек. Даилә апаның кызы да туган иде (исеме Фәрхүнә). Яңа авылга (Усть-Саварово) кияүгә чыгып тормыш иптәше белән 5 бала тудырып үстерделәр.
Миңзифа апа (Хәкимә җиңгинең апасы). Үзе генә яшәде, баласы булмады. Йорты бик матур урында утырды – тигез җирдә, өйкәртәсе зур, җәй җитү белән ямь-яшел чирәм каплый иде. Бу йортның урынына яңа йорт салып Таузик абый белән Әдибә яши башладылар. Әдибә фермада эшләде, Таузик абый колхоз председателе дә булды. Гаиләдә 2 малай да 1 кыз туып үсте – Фирдәвис, Эдуард, Юлия.
Салимов Файрузның күршесе Галимов Гаенҗан абзый, хатыны Миңнефруз. Гаенҗан абый яшь чагындадыр, мөгаен, складлар мөдире (заведующий) булган, йон төткечтә эшләгәнен хәтерлим, пилорамада да эшләде, дип әйтте Рәзинә. Балалары: Мөсирә, Зөһрә, Хәниф, Денислам, Хәмит, Фәгнәви. Барысы да читтә яшиләр. Мөсирә (югарыда язганымча) Нәзи абыйга тормышка чыккан иде. Зөһрә Кәрим (Зияфа әбинең оныгы) абый белән яшәде (бер малайлары туып үсте). Хәниф Кашка авылыннан Мөхсинә апаның кызына өйләнгән иде. Денислам турында әйтә алмыйм. Хәмит Гәдилә апаның кызы Мөслимәгә өйләнде. Фәгнәви Гүзәлия белән яши (Гильфанов Нафиз абыйның кызы).
Дәвамы бар
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 35