Акча исе. Повесть (7)
Кышкылыкка чəшке тун, юк, чəшке генə дə түгел, “шиншилла” атлы күсе тиресеннəн тегелгəн тун алып җибəрерлəр. Иң бай олигархларның бичəлəре шиншилла тун кия икəн, дип, гəзиттə укыган иде ул. Аягына бернинди көзгелəрдəн калышмый ялкылдап торган француз итеклəр. Бот төбенə җитə язганнары… Шиншилла тун киеп, башына гади дебет шəл ябынып йөрмəс бит инде. Ак төлке тиресеннəн тегелгəн бүрек тə юнəтергə туры килер. Карчыгының җитмеш яшенə бүлəк иткəн алкасы гади алтыннан гына, кечкенə, матур колакларына бриллиантлы алкалар алып тагу да мишəйт итмəстер. Боларына да ун миллионнан ким чыкмас… Менə сиңа кырык миллион. Калган уны инде Уфадагы балаларына. https://tulpar.info/articles/d-nya-bu/2025-02-20/zakir-kb-rov-akcha-ise-povest-7-4124742?utm_source=odnoklassniki&utm_medium=social&utm_campaign=54255040331778
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев