🤲Әлхәмдү лилләһи Раббил гәәләмиин, әс-саләәтү үәс-сәләәмү гәләә расүүлинәә Мүхәммәдин үә гәләә әәлиһи үә әсхәәбиһи әҗмәгыйн...
Йә Раббым Аллаh, догалар кабул була торган шушы фазыйләтле мөбарәк Рамазан аенда Бер Үзеңә мөрәҗәгать итеп, фәкать Синең ярдәмеңә генә тәвәккәлләп, үтенеп сорыйм: Син бүләк итеп биргән шушы изге айда кылган барча гыйбадәтдләребезне – тоткан уразаларыбызны, укыган намазларыбызны, биргән садакаларыбызны һәм башка изге-игелекле гамәлләребезне кабуллардан кыл! Фарыз намазлардан тыш башкарылган нәфел намазларыбызны, шул исәптән тәравих намазларыбызыны да Үзеңнең киң рәхмәтең белән кабул итүеңне сорыйм... Йә Раббым Аллаh, тәравих намазларында басып торуларыбыз Кыямәт көнендә – мәхшәр мәйданында басып торганда безгә ярдәм итсә иде... Кыямәт көнендәге җавап бирү мәлендә, Үз хозурыңда басып торган вакытта хәлебез җиңел булсын. Мәхшәр мәйданы эсселегендә бик сусаган вакытта безгә бу дөньяда тоткан уразаларыбыз ярдәм итсен – җәфаланып сусаудан котылырга сәбәпче булсын.
Йа Раббым Аллаh, Бер Үзеңнән бик үтенеп сорыйм: шушы Рамазан аена ирешә алмыйча вафат булган әби-бабаларыбызның (әти-әниләребезнең), туганнарыбызның һәм дин кардәшләребезнең гөнаһларын ярлыка, һәм дә хаслап дога кылам: минем вафат булган газиз әнием фәлән кызы фәләннең, кадерле әтием фәлән улы фәләннең, вафат булган абыем (апам, улым, кызым, әбием, бабам – үзең белгән мәрхүмнәрнең исемнәрен әйтеп чыгасы) бәндәчелек белән кылган гөнаһларын, хата-кимчелекләрен гафу итеп, барча кылган яхшы гамәлләрен, гыйбадәтләрен кабул итеп, әҗер-савапларын арттыр. Ахирәттәге хәлләрен җиңел итеп, Кыямәткә хәтле каберләрен нурлы кылып, Үз рәхмәтеңдә булуларын насыйп ит.
Йә Раббым Аллаh, елга бер генә килә торган шушы мөбарәк айның һәр мизгелен файдалы итеп үткәрергә насыйп ит. Изге Рамазан ае тәэсирендә күңелебез ихлас иман белән нурлансын. Синең ризалыгыңа ирешергә комачау итүче кимчелекләрдән арынып, рухи яктан камилләшеп, Үзеңә якынаерга мөмкинлек бир, йә Раббым!..
Йә Раббым Аллаh! Кәсепләребез һәм малларыбыз хәләл булуын насыйп итеп, тормышыбызга бәрәкәтеңне иңдерсәң иде! Хәерле, бәрәкәтле, тигез гаилә тормышы биреп, балаларыбызның (оныкларыбызның) тәүфыйк-һидәят юлында булуларын насыйп итсәң иде...
Йә Раббым! Авыруларыбызга хәерле шифаларыңны бир, дәвалап булмый торган авырулардан, бәла-казалардан, кайгы-хәсрәтләрдән сакла. Авыр хәлгә таручыларга Үз рәхмәтеңне, ярдәмеңне насыйп әйлә.
Йа Раббым Аллаh! Илебезне төрле хәтәр-хәвефләрдән, сугыш афәтләреннән, табигать бәла-казаларыннан Үзең сакла... Сугыш барган җирләргә тынычлык-иминлек килүен насыйп итеп, шунда булган туганнарыбызның, авылдашларыбызның исән-имин әйләнеп кайтуларын насыйп ит, йә бер Аллаһ...
Йа Раббым Аллаh, барча ихластан ураза тотучы бәндәләреңә Кадер кичәсен гыйбадәттә үткәрергә насыйп кыл. Үземә дә Кадер кичәсендә гыйбадәт кылучы бәндәләреңнән булырга насыйп ит....
Йа Раббым Аллаh, Син гафу итүче, гөнаһларымны гафу ит.
Йа Раббым Аллам, авырлыкларны җиңел күтәрә алырлык, уразабызны Үзең риза булырдай итеп тотарлык тәкъвалык бир, барча изге ниятләребезгә, морад-максатларыбызга ирештер.
Йа Раббым Аллаh, үземне, якыннарымны (балаларымны, оныкларымны...) исламлы, иманлы, намазлы кылып, кушканнарыңны үтәп, тыйганнарыңнан тыелып яшәргә насыйп ит. Гомеребез дәвамында безгә һидәят юлын күрсәтеп, шуннан тайпылмыйча, Җәннәткә илтүче туры юлда булып яшәвебезне насыйп ит...
Йа Раббым Аллаh, шушы Рамазан ае уразасын Кыямәттәге Райан капкасыннан үтеп Фирдәвес Җәннәтенә керерлек итеп һәм Синең мөбарәк йөзеңне күреп куанырга лаек булырдай итеп тотарга насыйп ит. Киләсе елның Рамазан аен да Үзең риза булырлык хәлдә иминлектә, сау-сәламәт килеш каршы алырга насыйп ит.
Раббәнәә әәтинәә фиддүнья хәсәнәтәү үә филь әәхыйрати хәсәнәтәү үә кыйнәә газәәбәннәр. Бирахмәтикә йә әрхәмәрраахимиин...🤲🤲🤲
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 1