Предыдущая публикация
Бүләк итче миңа йөрәк җылың,
Күп кирәкми, бары бераз гына.
Күңелемдә бөреләнгән хисләр
Мохтаҗ бүген синең назыңа...
Шул кадәрле ихлас, саф бит алар,
Чәчәк таҗындагы чык сыман.
Син яшәгән бар җиханны сөям,
Күңелемә күпме хис сыйган...
Бүләк итче миңа бер җылы сүз,
Икәү генә белгән назлысын.
Шул сүзеңне йөрәк түрләремдә
Бик кадерләп килә саклыйсым.
Күңелеңнең иң-иң түрләрендә
Минем урын бар бит, сизәмен.
Ашыктырмыйм шуңа язларымны
Сабырлыклар җыеп түзәмен... (Гөлара Шәрипова)
#музыка
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 2