😇 Аның төгәл генә ничә еллык булганын да әйтә алмыйм. 🤔Әмма шау чәчкә эчендә утырган бу агачны күргәч, түбәндәге шигырь юлларым күңелемдә туды.✍️
“Ятим агач”
Кабат җиргә язлар килде диеп ,
Чәчәк ата ятим алмагач.
Кеше күңеле гүя боеккан ул
Тирәсендә дуслар калмагач.
Аның да бит булгандыр яшь чагы..
Сөлек сыман нечкә кәүсәсе..
Кигән ап-пак кәләш күлмәгенә
Соклангандыр элек һәммәсе.
Бәлки татлы, бәлки әче булган
Бу агачның биргән җимеше.
Кемнәр сөйләр искә алып...Аның -
Гомер азагына килеше.
Тик шулай да, өмет өзми хаман
Дәшә сыман үзе янына..
Килче, күрче диеп ботак болгый
Сизәм, үткәннәрен сагына..
Бүген кабат ак күлмәкле кәләш...
Чәчләренә бәсләр кунса да..
Яши белеп яшә, теләк белән
Соңгы тапкыр чәчәк атсаң да..!
Галия Сяит кызы Гиматдинова
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 22