Бу тормышта,
Эзләр калыр, узган гомердә...
Тырышамын моңым, назым белән,
Язмышларны нурга күмәргә...
Мин яшимен әле...Дуслар өчен,
Авыр чакта терәк буларлык...
Бер алманы бишкә бүлгәннәргә,
Исән чакта, һәйкәл куярлык...
Туганнарым өчен, яшим җирдә,
Иң кадерле әйбер, туганлык...
Алар булса, язмыш зәхмәтенең,
Сынауына гына, чыдарлык...
Балаларым өчен җан атамын,
Ходай биргән, татлы җимешләр...
Алар өчен, бары бәхет тулы,
Челтерәп аксын җирдә инешләр...
Саф сөюем өчен яшим җирдә,
Мәхәббәтем өчен,табынам...
-Пар канаттан аермасын:-диеп,
Ходаема,көн дә ялынам...
Мин яшимен әле, күпме гомер,
Бирелгәндер, анысын әйталмыйм...
Хаталарны гына төзәтергә,
Үткәннәргә кире кайталмыйм...
Азат Хәкимҗанов
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 1
По этой ссылке можно узнать как получить выплату: