Предыдущая публикация
Кая актың, җитмәс яккамы?!
Әсирләнеп бабам азаныннан
Яшен түккән сабый чаккамы?!
Кайтып баруыңмы, көз-кышларның
Буйсынмыйча саран назына,
Канатланып, могҗизалар көткән
Өмет иле — Яшьлек языңа?!
Офыкларга китеп баруыңмы
Коенырга бәхет нурында,
Без бит туган Җиргә бәхет өчен,
Тик ул гына тәкъдир кулында!
Язмыш сынауларын сабыр гына
Кабул ит тә, язмый юлыңнан,
Максатыңа ыргыл лачын булып,
Намусыңны тотып кулыңнан!
Сак була күр, әмма, хыялкаем,
Ак төсеңә кара кунмасын!
Сарылганың бозлы болыт булып,
Нәфис канатларың туңмасын!
Гөлия Фәизова
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев