Предыдущая публикация
Үз-үзеңне юкка бетермә.
Язсын сиңа тормыш сынауларын
Мескенләнми генә үтергә.
Түзәлмәслек авыр булса да,
Үз-үзеңне юкка кыйнама.
Син онытма - Аллаһ каршында
Сабырлыгың синең сынала.
Югалткансың икән һушыңа кил,
Яман уйлар йөртмә башыңда.
Киләчәккә өмет белән яшә -
Җайланачак диеп барсы да.
Миңа гына тормыш аяусыз дип
Юкка каргама син дөньясын.
Нык була күр, язмыш давылында
Сабыр канатларың сынмасын.
Фәнәвис Дәүлетбаев
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 7