Арташ егетләре
Каршыма утырды да, туктаусыз сөйли башлады ул: –Түбән Камада яшәүче энергетик Валерий Афанасьев булам. Үзем сыман пып-прастуй авыл малае, минем чын дус Илдус Галиев һәм аның туган авылы Арташ турында сөйләргә кердем сезнең янга! Илдус белән Түбән Камада электроэнергетиклыкка укыганда дуслаштым. Бервакыт безгә сызым сызарга куштылар. Бер кызыбыз шундый чиста, пөхтә, матур итеп сыздыртып алып килде. Конструкторлык бюросына 700 тәңкә акча түләгән. Укытучы сораулар бирә башлаган иде, берни белми. Аркылыга сызды да, икеле куйды.
Ә менә Илдусның бетергечләр белән ышкып тишә язган, каралып ук киткән битен бөтенебезгә күтәреп күрсәтте, “Менә моңа мин плюс “4”ле куям. Күренеп тора: үзенеке! Күбрәк эшләгән саен пычракка батасың ул шулай, рәт чыга синнән, егет!” – диде. Рәт чыкты тәки. Үҗәтнең, үҗәте, тәвәккәл инде Илдус. Бисмилласын әйтеп тотына да, ахырына ерып чыкканчы җан-фәрманга тырыша. Менделеевскта яши, бассейннары белән коттедж салды, гаиләсе менә дигән. Предприятиенең баш инженеры булды. Бервакыт бу чит ил компаниясенә күчәргә уйлады. Комиссия эштән китүенең сәбәбен сорый икән. “Анда мин балаларымның тамагын да туйдыра алмыйм. Кушсагыз, өйрәтсәгез, зуррак, катлаулырак эшләрне дә булдыра алам,” – дигәнен ишеткәч, шунда ук алганнар. Моннан ике ел элек Илдуска ияреп Арташка кунакка кайткан идем, андагы яңарышка исем китте. Табигатьләре искиткеч, фермерлары эшләп тора, клублары гөрли, менә дигән итеп яшәп яталар. Әллә кайсы шәһәрләрдән кайтып яңа йортлар салалар икән бит анда. Быел таштан мәһабәт мәчет тә торгызганнар дип ишеттем. Бер бизәлгән чишмә янындагы матурлыкка сокланып, тыннарым кысылды, фотоаппаратымны тотып, ике тапкыр барып әйләндем. Илдусның туган йортында түбә яптык, өй ремонтладык. Әнисе: “Яшьли әтисез калгач, балаларымны җүнле кеше итеп тәрбияли алырмынмы дип бик кайгырган идем. Аллага шөкер, бик игелекле булып чыктылар”, – дип елады. Күрше Батырша бабайдан да: “Илдусны мактарга ярыймы?” – дип сорадым. “Бик башлы, әйбәт, игелекле малай!” – диде. Өйгә кайткач, Арташта күргәннәрем тәэсиреннән берничә көн йоклый алмый яттым, ак көнләшү белән көнләштем, ныклы фикергә килдем. Хәзер хатынымның туган авылы Зур Арташта йорт торгыза башладык. Арташ егетләре бездә түбә яба. Зур Арташны бәләкәй Арташ сыман итәбез әле без дә. Улларым да үсеп җитеп, Россия күләмендә эш йөртәләр. Фотога да төшерәм. Сания Сафинаның Социалистик Хезмәт Герое Иван Иванов турында язган “Атлантида Иванова“ исемле китабына минем Зур Арташта төшергән фотолар керде. Мәскәүдә үземнең фотоларымнан күргәзмә дә ясамакчы булам әле, ишетерсез! Арташта олы объективлы фотоаппаратымны күрүчеләр: “Син корреспондент мәллә?!“ – дип сорадылар. Мин яза белмим, тик вәгъдә иттем. Ә сез монда нишләп утырасыздыр Арташтагы үзгәрешләр турында язмыйча?! – дип мәсьәләне кабыргасы белән куйды ул. Сораучысы сорый белсә, бирүченең тәкате калмый, яздым менә. Синнән дә шәп итеп тасвирлап булмый, белеп тор: чын корреспондент һәм тормышчан егет син, Валера!
Әйе, кыйбла–изге эшләр ягында.
Хикмәтле йомырка
Туган авылым Урта Кирмән абыстае, хаҗия Рәшидә Әүһадиева тавык йомыркасы күтәреп килгән.
–Менә, күз салыгыз әле. Яши торган дөньябыз – чын могҗиза. Дөньяның барлыкка килүе, без – кешеләрнең гомумән, һәр әйбернең барлыкка килүе–могҗиза. Күкләргә менү, океаннарны айкау, нинди генә югары фәнни технологияләр аша җәмгыятьне тотрыклы итеп алга таба этәрүгә дә исебез китми дә. Ә менә Рамазан аенда минем өчен чын могҗиза булды: ак тавыгым бик тә сәер йомырка салган. Йомырканың бер ягына тәсбих (дисбе) ясалган, төймәләре финик җимешенеке, хәтта очында “мулласы” да бар. Башта кешеләргә әйтергә шикләнгән идем. Үзем уйланам: “Аллаһы Тәгалә әйткән: “Раббыңны күп зикер ит, вә көндезләрен һәм кичләрен намаз укы.” Әл Гыймран, 41 аять). Тәравих намазына җыелгач күп итеп зикер, салават әйтә идек, кемдер: “Абыстай, вәгазь сөйләмисеңме?”, – дип әйтеп куймасынмы. Шуннан һәркөнне вәгазь сөйлибез, ә тәсбих тартырга вакыт калмый. Әллә шуны искәртүеме булдымы икән Раббыбызның. “Мине зикердән куймагыз, нигъмәтләремне онытмагыз, шулай булсагыз, Мин дә сезне дөнья һәм ахирәт рәхмәтләренә алырмын”. “Бәкара” 152 аять.
Мондый хикмәтле йомыркаларны безгә алып килеп күрсәтүчеләр бер ул гына түгел. Тик болай Коръән аятьләре белән исбатлаучылар юк иде әле. Ышансаң, ышан, ышанмасаң, юк. Ә абыстайның үзенең хикмәтле кеше булуына шикләнмим.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 2