Арысланның иң көчлесе
Сабан тагып К-700-ка
Чәчүләргә Динар җир сөрде
Тырышлыгын куеп көне-төне
Дым китмәскә җирне тырматты
Язгы басуларга чәчкеч тагып
Иген чәчте Динар ашкынып
Яз көненең кәдерлеген белеп
Килер уңышларга ышанып
Яз эшләре бетеп Сабантуйга
Ял итәргә халык җыена
К-700-тын куеп суынырга
Мунча керә Динар, хәл җыя
Энекәше Зинур тоткан данны
Югалтасы килми авылда
Исән чакта Зинур Сабантуйда
Гел җиңүче иде көрәштә
Урман яланына, Сабантуйга
Халык килгән бәйрәм итәргә
Авылдашлар кайткан Сабантуйга
Туганнарын куреп китәргә
Сабантуйда Арысланнар, Богадылар
Шланлыкулләр, Йолдызлылар
Узәнлеләр, Иштирәкләр
Ленин исемен йөрткән колхозчылар
Кемдер җырлый, кемдер бий
Куңел ача халык бәйрәмдә
Сабантуйның һәр бер почмагында
Узенә күрә кызык тамаша
Катык табагына башын тыгып
Кемдер эзли тиен төбеннән
Кемдер йөгерә капчык киеп
Гер күтәрә ирләр ярышып
Ат чабышы авыл данын яулап
Чүлмәк вата кемдер күз бәйләп
Шома баганага берәү менә өстен чишенеп
Чиратлашып җырлый халык, сәхнә басып
Сабантуйның көрәш мәйданында
Теләгәннәр көчен сынаша
Ирләр көрәшенә халык җыела
Динар көрәшкәнне күреп калырга
Иң көчлеләр калды көрәш мәйданында
Динар белән Рәуф көрәшә
Динар өчен Арысланнар җанатканда
Рәуфне Иштирәкләр кызып яклаша
Рәуф кыза, Рәуф ярсына
Динар көчле, таза гәүдәгә
Рәүф шулай ярсынганда
Тастымалын Динар чамалап кыскарта
Динар өчен Рәуф авыр түгел
Бер күтәреп кенә аны бәрәсе
Рәуф җитез авыр булмасада
Көрәшнеңдә белә хәйләсен
Тастымалын Динар әзрәк бушайтуга
Билен кысам диеп Рәуф омтылуга
Динар аркылы очты чирәмгә
Динар җиңде, тәкә Динарга!
Гәйләсенең Динар данын югалтмады
Купме Сабантуйда тәкә алды
Арысланның иң көчлесе булды
Загретдинов Динар Ямгетдин улы!
Раиль Нафиков
12.06.2023
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 13