Быел Гарәфә көне — 15 июньгә, Корбан гаетенең беренче көне 16 июньгә туры килә (Зөлхиҗҗә аеның 10 нчы көне). Татарстан Диния нәзарәте шул хакта хәбәр итте.
Бу көнне Татарстан мәчетләрендә җәмәгать белән бәйрәм намазлары үтәчәк. Татарстанның барлык мәчетләрендә дә кояш чыгарга 1 сәгать кала җыелырга, гает намазын кояш чыгып 30 минут узгач укырга тәкъдим ителә. (Мисал өчен, 16 июнь көнне кояш Казанда 02:59 сәгатьтә чыга).
Башкала мәчетләрендә Корбан гаете түбәндәге тәртиптә үтәчәк:
🌙 2.00-03.00 — иртәнге намаз, Коръән укылу;
🌙 03.00-03.30 — гает вәгазе укылу;
🌙 03.30 — гает намазын уку;
🌙 03.40 — гарәп телендә хөтбә, Коръән укып дога кылу.
Гает намазы укылганнан соң махсус билгеләнгән урыннарда корбан чалу башланачак һәм ул Казан шәһәрендә 18 июньдә 20:32 сәгатькә кадәр (кояш баеганчы) дәвам итәчәк. Корбан нисабы күләме — 51 мең сум.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев