Предыдущая публикация
Күзләреннән кайнар яшь ага
Читтән генә карап тора язмыш,
Ник тудырдым моны дөньяга?
Алма турый шатлык көлә-көлә,
Йөзләреннән нурлар бөркелә
Иңнәреннән сөеп куя язмыш,
Бәхетеңне бирмә, беркемгә.
Бөтерелә кеше, тормыш тегермәне,
Он итә дә, кабат терелтә
Кайгы арты олы шатлык килә,
Туңдыра бер, аннан эретә.
Тәкъдирләргә язган язмышларны
Үзгәртергә мөмкин түгелдер
Шунсы ачык, омтыл, яхшылыкка
Иминлекнең башы- бүгендер!
Мирһади Разов
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев