Предыдущая публикация
Кара ипи булса - агы кирәк,
Агы булса - кирәк карасы.
Ипине дә сайлап ашый хәзер,
Симергәнгә адәм баласы.
Урак урган әби- бабайларда,
Сынык икмәк булган кадердә.
Ташландыкка чыккан кисәкләр,
Әрнү булып күчә бәгырьгә.
Ризык тәмен җуеп барабыз,
Корылса да түрдә табыннар.
Заманасы шул ук булса да,
Үзгәрдеме җирдә кануннар?!
Җир ананың куеныннан алган,
Мал-мөлкәтнең кими бәхасе.
Йөз чөермик хәләл ризыктан,
Түгелмәсен муллык касәсе.
Гөлнар Әхмәтҗанова, Чүпрәле районы, Иске Ишле - Казан. 27.08.2024.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев