✔️ Һәр төшенкелеккә бирелүчегә....
✔️ Һәр кайгы кичерүчегә...
✔️ Һәр фәкыйрьгә....
✔️ Һәр авыруга...
✔️ Һәр сыналучыга...
*КАДЕРЛЕ КАРДӘШЕМ* !
Чын йөрәктән булган сүзләремне сиңа юллыйм, бәлки, Аллаһ кайгыңны җиңеләйтер, борчуларыңны таратыр. Авырлыктан соң җиңеллек, җан азаларыннан соң юаныч, куркудан соң иминлек бирер. Ул Ишетүче һәм догаларга Җавап бирүче.
‼️ *КАЙГЫРМА* !
Тәкъдир үзгәрми, язылган булмый калмый, каләмнәрнең карасы кипкән, битләр ябылган, кайгыруың һичнәрсәне ашыктырмый һәм кичектерми.
‼️ *КАЙГЫРМА* !
Кайгыру югалтканны кайтармый, җаны чыкканны терелтми, язылганны үзгәртми, сиңа зур файда китерми.
‼️ *КАЙГЫРМА* !
Гөнаһ кылсаң – тәүбә ит, рәнҗетсәң – гафу үтен, ялгышсаң – төзәл. Аның рәхмәте киң, кайтучыга ишеге ачыктыр.
‼️ *КАЙГЫРМА* !
1 изгелек 10 изгелеккә тора, хәттә 700 мәртәбәгә арта, ә гөнаһ 1 гөнаһ булып кала.
‼️ *КАЙГЫРМА* !
Авыру бетә, авырлык китә, гөнаһ гафу ителә, әҗәт түләнә, тоткын азат ителә, югалып йөрүче кайта, яманлык кылучы тәүбә итә, фәкыйрь ризыгын таба...
‼️ *КАЙГЫРМА* !
Сиңа насыйп булмый үткән нәрсәләргә, синдә булганнары да җитә. Күпләр, каршында торган хәрабәләрне күреп, уфтана, әмма, шулар артында торган зиннәтле сарайларны күреп, куана белми.
‼️ *КАЙГЫРМА* !
Синдә Коръән, зикер, дога, намаз, сәдака һәм башка шундый зур байлыклар бар.
‼️ *КАЙГЫРМА* !
Әгәр акчаң җитмәсә, кемдер муеннан әҗәткә чумган. Чит илләргә чыгарга мөлкәтең җитмәсә, кемдер 2 аягыннан мәхрүм. Аяк-кулың сызласа, кемдер гомере буе ятак өстендә ята. Газиз балаңны югалтсаң, кемдер 1 көндә бар туганын югалта.
‼️ *КАЙГЫРМА* !
Кешегә изгелек кылудан туктама, чөнки изгелек кылу бәхеткә бер юлдыр. Кеше хәлен җиңеләйтүченең хәлен Аллаһ җиңеләйтә.
📚 Хәдистә:
✍️ " *Кардәшен кайгырткан кешене, Аллаһ кайгыртыр",* – диелә.
‼️ *КАЙГЫРМА* !!
Кайгы дошманны сөендерә, дусның күңелен төшерә, көнчеләргә шатлык өсти, хаклыктан күзне сукырайта.
‼️ *КАЙГЫРМА* !!
Чөнки кайгы йөрәкне үтерә, йөзнең нурын сүндерә, өмет канатын сындыра..
‼️ *КАЙГЫРМА* !
Иманың булса, кайгы да, шатлык та; байлык та, мохтаҗлык та; авырлык та, рәхәт тә сиңа хәер-файда китерә.
📚 Хәдис:
✍️ « *Мөэминнең хәле гаҗәеп. Аның өчен һәр нәрсә хәерле. Бу хәл мөэминнән* *башка һич кемдә юк. Шатлык килсә, шөкер итә, бу аңа хәерле* *була. Кайгы килсә, сабыр итә, бу да аңа хәерлелек булып кайта».*
‼️ *КАЙГЫРМА* !
Авырлыкны җиңеләйтә торган нәрсәләр бар:
‼️ Аллаһның әҗеренә өметлән:
✍️ « *Сабыр итүчеләр хисапсыз әҗерләргә ирешәләр».*
Ул авырлыклар синең динеңдә, иманыңда түгел, дөнья эшләрендә булганга сөен. Бәлки шул авырлык артында, синең өчен хәерлелек ятадыр. Сиңа нәрсә начар, нәрсә яхшы икәнен Бер Аллаһ Үзе белә.
📚 *Коръәндә* :
✍️ « *Бәлки сез нәрсәнедер сөймисездер, ә ул сезгә хәерле* *булып чыгар»,* – дип әйтелә.
‼️ *КАЙГЫРМА* !
⁉️ Әллә нинди кара болытлар да таралып, арасыннан нурлы кояш чыкканын күргәнең бармы?
⁉️ Караңгы төн ничек ачыла?
⁉️ Каты давыллар ничек тына?
⁉️ Корабларны кыяларга бәрүче дулкыннар ничек янә ята?
Димәк, синең авырлыкларың да — җиңеллеккә, борчуларың — тынычлыкка, киләчәгең бәхеткә бара.
📚 *Коръәндә* :
✍️ " *Авырлыктан соң җиңеллек килер",* – диелә.
🔹 Әгәр көчләрең китсә, синең өчен юллар тарайса, ак өмет нурларын кара болыт капласа, тотыныр арканнарың өзелеп китсә, әйт:
🤲 « *ЙӘ ӘЛЛААҺ!»* — дип.
🔹 Әгәр хәсрәтең күкрәгеңне кысса, хәлең һич җиңеләйми авырая барса, эндәш, әйт:
🤲 « *ЙӘ ӘЛЛААҺ* !» — дип.
🔹 Әгәр каршыңдагы ишекләр ябылса , менгән үрләрең яулый алмаслык текәләнеп китсә, эндәш һәм әйт:
🤲 « *ЙӘ ӘЛЛААҺ* !» — дип.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев