6 июль кичендә кояш баткач, ягъни ахшам намазыннан соң, яңа айга ягъни МӨХӘРРӘМ аена гына түгел, яңа 1446 нчы һиҗри елга керәчәкбез.
Аллаһы Тәгалә изге Коръәндә:
✍ “Шөбһә юктыр, Аллаһы Тәгаләнең хөкемнәрен хөрмәт иткән кешенең күңеле тәкъвалыктадыр”, – дип әйтә. (тәкъвалык – динлелек). /"Хаҗ", 32а.
Чыннан да, һиҗри ел башы, изге МӨХӘРРӘМ ае Раббыбыз Аллаһның шигаре. Әгәр без тәкъвалылардан булырга теләсәк, бу айны олыларга тиеш. Әмма аның хикмәтләрен, хасиятләрен белмичә тиешлечә олылап булмый.
⁉ Нәрсә соң ул ҺИҖРИ ХИСАП?
⁉ Аның тарихы һәм серләре нинди?
Һиҗра сүзе гарәп теленнән бер урыннан икенче урынга күчеп китү дигән мәгънәне аңлата. Билгеле булганча, сөекле Пәйгамбәребез ﷺ
13 ел дәвамында Мәккә шәһәрендә халыкны дингә чакырды, әмма иманга килүчеләрнең саны аз иде. Аны рәнҗеттеләр, төрле авыр сүзләр әйттеләр, хәтта үтерергә теләделәр. Аллаһның әмере буенча, 622 нче елда Расүл әкрам ﷺ үзенең якын сәхабәсе Әбү Бәкер (р. г.) белән Мәдинәгә күчтеләр. Нурлы Мәдинәгә башка сәхабәләр дә күчтеләр.
* Менә шул көннәрдән башлап, изге Мәдинә шәһәрендә иң беренче хакыйкый мөселман җәмгыяте төзелә. Мәдинә-әл-Мөнәүүәрәдән иман, ислам һәм Коръән нуры, әдәп-әхлак бөтен дөньяга тарала. Димәк, һиҗра, без мөселманнарга гына түгел, ә бәлки бөтен дөнья тарихына, тормышына олы үзгәреш кертә. Һиҗра – Раббыбызның олы нигъмәте. Шул вакыйгадан башлап, мөселманнар һиҗри ел хисабын куллана башлыйлар. Һиҗри ел хисабы милади кебек 12 айдан тора, әмма ай фазалары буенча хисап алып барылуы сәбәпле 11 көнгә кыскарак.
⁉️ Ни өчен мөселманнар ел хисабын һиҗрадан башладылар?
Кайбер риваятьләрдә әйтелгәнчә, Пәйгамбәребез ﷺ исән чагында ук аны үзе куллана, әмма аның вафатыннан соң сәхабәләр һиҗри ел хисабы турында онытып җибәрәләр. Гомәр р.г. хәлифә булган вакытта аңа дәүләтнең төрле төбәкләреннән хатлар килә, ул хатларда ае язылган, елы билгеләнмәгән була. Шул сәбәпле Гомәр р.г. олы сәхабәләрдән торган шура җыеп, бу мәсьәләне күтәрә. Берәүләр беренче ел итеп сөекле Пәйгамбәребез ﷺ туган елын сайларга тәкъдим итәләр. Әмма ул вакытта әле Ислам динен искә дә алучы булмый, шул сәбәпле, бу фикерне кире кагалар. Башкалар беренче ел итеп пәйгамбәрлек башланган елны сайларга киңәш итәләр. Бу фикер дә кире кагыла, чөнки ул елны сөекле Пәйгамбәребез ﷺ-дән башка әле җир йөзендә мөселманнар юк иде. Өченчеләре исә, беренче ел итеп Пәйгамбәребез ﷺ вафат булган елны сайларга тәкъдим итәләр. Ләкин башкалар Ислам тәкъвимен (календәрен) кайгылы елдан башлыйсылары килми. Шунда Гали ибне Әбү Талиб р.г. тәкъдиме кабул ителә – елларны Аллаһның расүле Мөхәммәд ﷺ Мәккәдән Мәдинәгә күчкән елдан саный башларга булалар.
Гали р.г. болай дип аңлаткан: “Бу елны Аллаһы Тәгалә Пәйгамбәребез ﷺ-не үлемнән саклады, Ислам дине сакланды, яңа адым ясалды. Ислам дине яңадан туган шикелле булды”. Кадерле дин кардәшләрем! Бу безнең бөек тарихыбыз, без аны беркайчан да онытырга тиеш түгел.
Әмма бу айда яңа ел гына түгел, яңа изге Мөхәррәм ае да башлана.
МӨХӘРРӘМ – бик мөкаддәс ай. Ул ай Коръәндә һәм сөннәттә искә алына. Мөхәррәм – 4 хәрам айларының берсе. Коръән Кәримдә болай дип әйтелгән:
Аллаһ хозурындагы китапта айлар саны 12, җирне һәм күкләрне яраткан көннән бирле, ул 12 айдан 4-се сугыш хәрам булган айлар (Зөлкагъдә, Зөлхиҗҗә, Мөхәррәм, Рәҗәб айлары). Ошбу хөкемнәр туры дин, ул 4 айда үзегезгә золымлык кылмагыз. /“Тәүбә” с., 36а..
Ибн Габбас р.г. әйткән:
✍️ “Аллаһ бөтен айларда золымлык эшләүне тыйды, әмма Аллаһ 4 хәрам ай турында ассызлыклап әйтте, начар гамәл кылсаң, гөнаһ арттырылып языла, изгелек кылсаң, әҗер-савап арттырылып бирелә”.
Хәдис-шәрифтә әйтелгән: “Айларның саны 12, шул айларның 4-се хәрам айлар булып санала, өчесе чиратлашып киләләр: Зөлкагъдә, Зөлхиҗҗә, Мөхәррәм, ә дүртенче ай Рәҗәб Җөмәд әл-ахир һәм Шәгъбән арасында” (Бохари). Икенче хәдистә Пәйгамбәребез ﷺ әйткән:
✍️ “Рамазан аеннан соң ураза өчен иң хәерле ай – ул Мөхәррәм ае”, – дигән /Мөслим. Бу айда бер бик олы көн бар – ГАШУРА көне. Ул Мөхәррәм аеның 10 нчы көненә туры килә (милади календарь буенча 7 июльдә булачак). Гарәп теленнән “гашура” дигән сүз “унынчы” дип тәрҗемә ителә. Пәйгамбәребез ﷺ Мәккә-Мөкәррәмә шәһәреннән Мәдинә-әл-Мөнәүүәрә шәһәренә һиҗрәт кылганнан соң, шушы шәһәрдә яшәгән яһүдләрнең бу көндә ураза тотканнарын күргән һәм алардан моның сәбәбен сораган. Шунда яһүдләр җавап биргәннәр: “Бу көнне Аллаһы Тәгалә пәйгамбәребез Муса г.с.не Фиргавеннән һәм аның гаскәреннән коткарган. Шуңа күрә без бу көнне олылап ураза тотабыз”, – дип әйткәннәр. Пәйгамбәребез ﷺ аларга болай дип җавап биргән: ✍️ "Сезгә караганда Муса пәйгамбәр безгә якынрак”,– дигән. Рәсүлебез Мөхәммәд ﷺ шушы көнне уразада булган. Ул үзенең өммәтен, мөэмин-мөселманнарны да бу көндә ураза тотарга өндәгән. Гашура көнендә күп кенә башка бөек вакыйгалар булган. Бу көнне Бөек Раббыбыз дөньяны, Адәм г.с.не яраткан, Нух г.с.-нең көймәсе тауга килеп җиткән, Ибраһим г.с. туган һәм мәҗүсиләрнең учагыннан коткарылган, Әйюб г.с. авыруыннан терелгән, Йосыф г.с. олы дәрәҗәләргә ия булган һ.б. олы вакыйгалар булып үткән.
УРАЗА – бөек гыйбадәт.
Аллаһы Тәгалә кодси-хәдистә әйткән: “УРАЗА – Минем өчен хас гыйбадәттер. Аның әҗерен Үзем бирермен”, – дигән (Бохари, Мөслим). Намаз, зәкят һәм хаҗ гыйбадәтләре дә Аллаһ өчендер, ләкин уразаның үзенчәлеге – Аллаһ белән мөэминнең арасында сер булуында, шуның өчен аның әҗере дә олы. Ни өчен уразаны Аллаһы Тәгалә белән мөэмин арасындагы яшерен гыйбадәт дибез соң? Намаз укысак, зәкят бирсәк, хаҗга барсак, моннан адәмнәр хәбәрдар була, әмма ураза тотканыбызны фәкать үзебез һәм Аллаһы Тәгалә генә белә. Шулай булгач, кардәшләрем, ураза гыйбадәте аша без Раббыбызның чиксез рәхмәтенә ирешә алабыз.
МӨХӘРРӘМ ае да, Рәҗәб, Шәгъбән айлар кебек үк, изге-шәрәф ай булып санала. Әгәр дә ай буе ураза тоту хәлебездән килмәсә, без Гашура көненең 10 нчы һәм 11нче көннәрендә генә булса да ураза тотарга тырышырга тиешбез. Ә иң хәерлесе – рәттән 3 көн тоту: Мөхәррәм аеның 9 нчы, 10 нчы һәм 11 нче көннәрен ураза белән уздырсак, Аллаһның чиксез рәхмәтләренә ирешербез.
⁉️ Без уразаларыбызны нәрсә өчен тотабыз соң? Әлбәттә, гөнаһлардан арыну, пакьләнү өчен. Кайберәүләр: “Ни өчен һаман шул гөнаһлар турында гына сүз алып барасыз?” – дип әйтергә мөмкин. Моңа җавап итеп Пәйгамбәребез ﷺ-нең бер хәдисен китерәсе килә:
✍️ “Адәм балаларының кылган гөнаһлары, эшләгән хата-кимчелекләре аркасында аларның җилкәсенә бәла-казалар, хәсрәтләр килә. Ләкин кеше үзенең хатасын танып, Аллаһ Раббыбыздан гафу үтенеп, шул гөнаһларыннан тәүбә кылса, шуның белән аның бәла-казалары да китәр”, – дип әйткән. Адәм баласы үзенең башына кайгы-хәсрәт килгәч, гаепне үзеннән күрергә теләмичә, башкалардан эзли. Ләкин күпчелек вакытта адәм баласының үзе кылган гөнаһлары аркасында аның башына бәла-казалар килә. Шуңа күрә Пәйгамбәребез ﷺ-нән:
✍️ “Мөхәррәм аеның Гашура көнендә ураза тотсаң, нинди савапларга ирешергә була соң?” – дип сорагач, ул: “Узган елыгызның гөнаһларын, хата-кимчелекләрен Аллаһы Тәгалә гафу итәр, истигъфар кылыр”, – дигән (Мөслим).
МӨХӘРРӘМ АЕ – изге ай. Бу айда кылынган гамәл-гыйбадәтләребезнең, игелекле эшләребезнең әҗер-савабын Аллаһы Тәгалә бик күп мәртәбәләргә арттыра һәм аның хакыйкый әҗерен без Аллаһ Раббыбыз хозурындагы Кыямәт көнендә генә аңлаячакбыз. Ләкин, шул ук вакытта, адәм баласы гөнаһ кылса, аның гөнаһлары өчен дә җәза булачак. Шуны истә тотсак иде. Пәйгамбәребез ﷺ:
✍️ “Киләсе елның Мөхәррәм аен күрә алсам, һичшиксез, ураза тотар идем”, – дип әйтә торган булган.
Менә безгә Аллаһ Раббыбыз быелгы Мөхәррәм аен күрергә насыйп иткән икән, ураза тотып, гамәл-гыйбадәттә булып, Раббыбызның чиксез рәхмәтенә – шушы дөньяның да, ахирәт тормышының да бәхет-сәгадәтенә ирешергә һәркайсыбызга да насыйп булса иде.
ТҖ МДНнең дәгъвәт бүлеге.
2
Бүген атнакич - мәрхүмнәр рухына дога кыла торган көн.
Әрвахларга догакылу тәртибе:
"Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим.
Ий,Раббым! Үзеңнең ризалыгың өчен укылган ошбу Коръән аятьләрен укудагы хата-кимчелекләребезне гафу итеп, Үзеңнең киң рәхмәтең белән кабул ит. Хасил булган әҗер-савапларын – иң элек барча галәмгә рәхмәт өчен җибәрелгән Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең һәм аның гаиләсенең рух Шәрифләренә ирештерсәң иде. Атабыз Адәм белән анабыз Һәваның рух Шәрифләренә ирештерсәң иде. Шулай ук, атабыз Адәм галәйһиссәләмнән алып, Мөхәммәд галәйһиссәләмгә кадәр Җир йөзенә килеп киткән барча пәйгамбәрләрнең, габидләрнең, заһидләрнең, остазларыбызның, мөэмин-мөэминә булып үткән барча әти-әни,әби-бабаларыбызның рух Шәрифләренә ирештерсәң иде.
Газиз әнкәемнең, газиз әткәемнең, кадерле кайнанам белән кайнатамның рух Шәрифләренә ирештерсәң иде.
Кадерле кыз туганнарым һәм ир туганнарымның рух Шәрифләренә ирештерсәң иде.
Өсләребездә хаклары булган, гайбәтләренә төшкән әрвахларның рух Шәрифләренә ирештерсәң иде.
Раббым аларның рухларын шат кылып, гөнаһларын ярлыкасаң иде. Әмин.
Раббым, Үзеңнең рәхмәтең белән гөнаһларыбызны ярлыка, дөньяда һәм ахирәттә изге максатларыбызга ирешергә насыйп ит.
Раббым, дөньяда яшәгән вакытыбызда бәндәләргә мохтаҗ кылма. Тәннәребезгә сәламәтлек, җаннарыбызга тынычлык бир. Калеб һәм маңгай күзләребезне ач. Башларыбызга зирәк зиһен, үткен фикер, камил гакыл, күркәм холык, йомшак фигыль, тулы иман бир. Дөньяда яшәгәндә гамәл-гыйбадәт, хәер-ихсан белән яшәп, үлем вакытларыбызда ансат үлем бир. Әманәт җаннарыбызны биргәндә, җәннәтңне күреп, ансат кына тапшырырга насыйп ит.
Кабергә барып кергәндә рәхмәт фәрештәләрең каршылап, сорау-җавапларыбызны да җиңел бирергә һәм җәннәтләреңә дә керергә насыйп ит.
Раббәнәә әәтинә фид-д дүньйәә хәсәнәтәү-үә фил-әәхыйрати хәсәнәтәү-үә кыйнәә газәбән-нәәр,вәхшәрнә йәүмил кыямәти, бирахмәтикә йәә әрхамәр-раахимиин. Әмин."
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев