✅ Иң бөек зикерләр, җәннәт ачкычлары.
“Һәр мөселман шайтанны куркыта һәм үзеннән читләштерә ала. Моның өчен берничә гамәл кылырга була.
❗ 1. Коръән Кәримдә болай диелгән: «Әгәр сиңа шайтаннан бер вәсвәсә килсә, (аннан котылыр өчен), син Аллаһка сыен. Һичшиксез, Ул – (һәрнәрсәне) Ишетүче, (һәрнәрсәне) Белүче». (“Әл-Әгъраф” / “Киртәләр”) сүрәсе, 200нче аять).
Димәк, шайтаннан Аллаһка сыену сүзләрен әйтергә кирәк. «Әгүзү билләхи минәш-шәйтаннир-раҗим» («Ләгънәт кылынган шайтаннан Аллаһыга сыенам») сүзләрен әйтегез.
❗ 2. Коръән уку, ураза тоту, хәрамнан тыелу, фарызларны үтәү шайтанны читләштерә. Намазга баскан мөэминне күргәч, шайтан калтырый башлый. Ә ураза тотучы мөселман янындагы шайтаннар ифтар сәгатенә кадәр бәйгә куела.
❗ 3. Шайтан Коръән укылган урында тора алмый.
❗ 4. Шайтан Аллаһыга иман китергән һәм бер Аллаһыга гына ышанып тапшырган кеше янәшәсендә тора алмый.
❗ 5. Шайтан «разый булу»ны кичерми. Мөселман ихластан кәнагатьлек хисе кичерсә, булганына ихластан шөкер итсә, шайтан якын килә алмый.
❗ 6. Сәдака бирү, мохтаҗларга ярдәм итү, киң күңелле булу шайтанны юкка чыгара. Бер хәдистә, сәдака шайтанны икегә бүлә, дип тә әйтелгән.
❗ 7. Аллаһыны искә алу (зикер кылу) ❗ шайтаннан саклый”, дип яза “Дин турында”.
Автор:Фануз Хабибуллин
🍀 🍀 🍀 🍀 🍀 🍀 🍀
✅ Иң бөек зикерләр, җәннәт ачкычлары.
Даими укылырга тиешле дүрт зикер һәм дога бар.
❗ Беренчесе: Ләәәә иләәһә илләллааһ зикерен даими кабатлап йөрергә.
(Ләәә - юк; иләәһәә - иләһ, табына торган зат; илләллааһ – Аллаһудан башка). Ягъни Аллаһудан башка гыйбадәт кылырга тиешле, ярдәм сорый, дога кылып юнәлә торган бер зат та юк. Бу – иң бөек зикер, иманны яңарту сүзе, җәннәт ачкычы.
❗ Икенчесе: Әстагъфируллааһә вә әтүбү иләйһи. (Әстагъфируллааһә - Аллаһның гафу итүен сорыйм; вә – һәм; әтүбү – тәүбә кылам; иләйһи – Аның алдында). Бу тәүбә-истигъфар кылуның иң кыска үрнәге, рамазанда көн саен йөзәр яисә меңәр кат кабатлау тиешле).
❗ Өченчесе: Аллааһүммә инни әс-әлүкәль-җәннәтә. (Аллааһүммә - әй Аллаһым; инни – чынлыкта мин; әс-әлүкә- сорыймын Синнән; әль - җәннәтә - җәннәтеңне). Әй Аллаһым, сорыйм Синнән җәннәтеңне.
Дүртенчесе: Аллааһүммә иннии әгүүзү бикә минәннәәр. (Аллааһүммә - әй Аллаһым; иннии – чынлыкта мин; әгүүзү –сыенамын; Бикә - Сиңа; минәннәәр – ут газабыннан). Әй Аллаһым! Сыенамын Сиңа ут газабыннан.
❗ Соңгы икесен бергә кушып әйтергә мөмкин: Аллааһүммә инни әс-әлүкәль-җәннәтә. Аллааһүммә иннии әгүүзү бикә минәннәәр. Һәрбер дога ахырында намазлардан соң сәлам биргәч, тәравих намазларында мөмкин кадәр ешрак укырга.
"Өмет" гәзитеннән алынды.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 14