Предыдущая публикация
100 яшьле бер әбидән:
"Озак яшәвеңнен серен
Күрәсең, әби, нидән?"
Әби әйтте, елмаеп:
"Һич серем юк күңлемдә,
Озак яшәвем белән,
Рәхмәтлемен киленгә...
Иртә таңнан уятты,
Саф һавада йоклатты.
Өскә җиңел кидертте,
Көне буе йөгертте..
Кулым гел эштә булды,
Билем гел нечкә булды.
Вакыт калмады чиргә,
Япь-яшь кызлар шикелле
Йөрим әле бүген дә.
Рәхмәт инде киленгә...
Бирмәде ул үлемгә".
Әби шулай дигән дә,
Көянтәсен элгән дә.
Чишмәгә суга чапкан.
Чөнки, килене кайткан!
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 19