Предыдущая публикация
Бүген 13 июнь, пәнҗешәмбе көн.
Бүген Камка көне икән. Безнең якларда аны"Тәти кош", "Гәүшәбикә" дип тә йөртәләр.
Халыкара көн булуына карамастан, бу дата рәсми түгел. Алай да камканы күрмәгән, аны кулында тотмаган кеше бик сирәктер. Аның 4 мең төре билгеле. Ә Татарстанда 45 тән артык төре бар. Борынгы кешеләр камканың күктә яшәвенә һәм сирәк кенә җиргә төшүенә, уңыш китерүенә ышана. Камканы куып җибәрергә ярамый, югыйсә, уңыш качарга мөмкин, дигән ырымнарга халык бүген дә ышана. Һава торышының нинди булуын белү өчен дә камкага мөрәҗәгать иткәннәр. Ул уч төбеннән очып китсә – яхшы һава торышына, очып китмәсә, начар һава торышына юраганнар.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев