Урындагы халыкның этномиссионерлар басымына каршы торыр әмәле калдырылмый... Ыру исемнәре язылган стеллалар да аңны томалый!
БАШКОРТЧА ЧУКЫНДЫРУ (крещение по-башкирски) булып чыга бит бу, хәзерге заманага яраклаштырып әйтсәк! Башка төрле чагыштыру монда урынсыз. Һаман да хамелеоннар күбрәк – кирәк вакытта төс-кыяфәтләрен үзгәртеп, үз файдасын гына кайгыртучылар... Мондыйлар милләт язмышы турында уйлый да алмыйлар. Битарафлык – аларның тормыш позициясе.
Борынгы татар-мөселман ата-бабаларыбыз алдында алар җавап тотмыйлар...
Туган телебез безгә борынгы нәсел җепләре аша күчкән. Алга таба да шулай барсын иде! Мәҗбүри укытылган башкорт теле тоташ бер буынның сөйләм телен бозды! Ә җаваплылыкка беркем дә тарттырылмады...
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев