«Бу җиңү сезнеке дә!» Төмән районында «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы»на багышланган медальләрне тапшыру башланды. Аларны 142 ветеран алачак. Беренче сигез юбилей медален тапшырырга Горьковка, Московский, Ямбай, Каменский, Яңа Тарман, Успенка авыл җирлекләреннән хезмәт фронтында катнашучыларны «Родник» мәдәният һәм ял үзәгенә чакырдылар. 93 яшьтән 97 яшькә кадәр булган әби-бабайларның язмышлары гаҗәеп охшаш. Әтиләре һәм абыйлары фронтка киткән, ә алар балачактан кырларда, фермаларда эшләгәннәр, печән чабуда, агач әзерләүдә катнашканнар. Турай авылында яшәүче Газизулла Мөхәммәдиев сугыш башланганда 4 нче сыйныфта укый. Әтисенең үлгән хәбәре килгәч, ирләр эшен аңа 9 яшьтән башкарырга туры килә. «Хәзер 9 яшьлек баланы эшләргә мәҗбүр итү кызганыч, чөнки ул әле - бала! Ә безне кызганмадылар, без дә үзебезне кызганмадык. Сугыш!» - дип сөйли ул. Хәзер ветеранның 15 оныгы һәм оныкчыгы бар. «Мин - бай бабай!» - ди ул үзе турында горурланып. Ветераннарның язмышлары охшашлыгы, алар кичергән авырлыклар, буыннар дәвамчанлыгы турында сөйләп, Төмән районы башлыгы Ольга Зимина һәм Төмән, Түбән Тәүде, Яркәү районнары хәрби комиссары Алексей Музалевский бүләкләр тапшырдылар. Төмән районы Думасы рәисе Валентин Клименко, район ветераннар советы рәисе Татьяна Вавилова, Горьковка авылы яшь армиячесе Юлия Терентьева тыл хезмәтчәннәренә рәхмәт сүзләре белән мөрәҗәгать иттеләр. Сәхнәдән матур җырлар яңгырады, чара чәй эчү белән тәмамланды, анда ветераннар күптән үткән, беркайчан да онытылмый торган еллар турындагы истәлекләре белән уртаклаштылар. Февраль ахырына кадәр Төмән районында барлыгы 142 юбилей медале тапшырылачак. Олы яшьтә булуларын һәм ветераннарның сәламәтлекләрен исәпкә алып, бүләкләү өйдә, туганнары һәм якыннары янында узачак. «Төмән районы яңалыклары» төркеменнән алынды. (Ләйлә Мадъярова тәрҗемәсе).
    0 комментариев
    3 класса
    17 февраля – День российских студенческих отрядов Уважаемые земляки! Уважаемые бойцы студенческих отрядов! Поздравляю вас с Днём российских студенческих отрядов! В этом году Тюменское региональное отделение Молодежной общероссийской общественной организации «Российские Студенческие Отряды» отмечает 60-летие. За этой цифрой множество реализованных бойцами студотрядов масштабных и важных для Тюменской области и нашей страны проектов. Большому числу молодых людей работа в студенческом отряде дала первый профессиональный взлет и опыт, стала школой жизни, возможностью проявить лидерские качества и обрести надежных друзей. Эта дружба проходит испытание временем и сохраняется на всю жизнь. Трудовую эстафету прошлых лет сегодня продолжают студенты колледжей и университетов. За последний год число бойцов студотрядов выросло. Тюменские студенты занимаются строительством, работают в сфере образования, здравоохранения, сельского хозяйства. Молодые люди не просто проходят практику, они могут получить новые навыки и рабочую специальность после профессионального обучения. Желаю современным бойцам и ветеранам движения студенческих отрядов крепкого здоровья, неисчерпаемой энергии и новых свершений. Пусть трудовые достижения легендарных тюменских стройотрядов приумножаются! Губернатор Тюменской области А.В. Моор
    0 комментариев
    2 класса
    0 комментариев
    3 класса
    «Яңарыш» видеобәйге игълан итә «Яңарыш» өлкә татар газетасы үзенең 35 еллык юбилее уңаеннан шигърият яратучылар өчен «Яңарыш» - яраткан газетам» дип аталган шигъри бәйге игълан итә. Бәйге ике номинациядә үтәчәк: 1) җирле шагыйрь-шагыйрәләрнең татар телендә язылган шигырьләрен; 2) үзегезнең иҗат җимешегезне сәнгатьле итеп яттан сөйләгәнне видеога төшереп җибәрүегез сорала. Беренче номинация ике категориягә бүленә: а) өлкәннәр, б) мәктәп укучылары. Икенче номинациядә барлык яшьтәге авторлар да катнаша. Видео белән бергә исем-фамилия, яшьне, яшәгән торак пунктны һәм телефон номерын язарга кирәк. Жюри ясаган нәтиҗәләр буенча 3 җиңүче һәм иң күп тавыш (+лайк) җыеп тамашачылар мәхәббәтен яулаган 3 нәфис сүз остасын бүләкләр көтә. Бәйгегә яздырылган видероликлар 2025 нче елның 1 январеннан 1 сентябрьгә кадәр кабул ителә. Эшләрне «Яңарыш» - яраткан газетам» тамгасы белән janartat@inbox.ru адресына яки «Вконтакте» социаль челтәрендәге «Яңарыш» газетасы Төмән» төркеменә юллавыгыз сорала. Белешмәләр өчен телефон: 8 3452-69-57-60. Бәйгедә катнашырга рәхим итегез, дуслар!
    0 комментариев
    4 класса
    15 февраля – День памяти о россиянах, исполнявших служебный долг за пределами Отечества Уважаемые воины-интернационалисты! Дорогие земляки! Дата вывода советских войск из Афганистана со временем стала днем памяти всех боевых подвигов солдат и офицеров, выполнявших воинский долг за пределами Отечества. Воины-интернационалисты вели непримиримую борьбу с терроризмом, выступали миротворцами, защищали интересы нашей страны и мирных людей. Год защитника Отечества объявлен президентом в честь всех героев, сражавшихся за Родину, обеспечивающих ее безопасность. В их числе и воины-интернационалисты. Выполняя приказ, они проявили мужество, самоотверженность и верность присяге. Ветераны локальных войн и конфликтов и сегодня беззаветно преданы России и боевому братству, поддерживают участников специальной военной операции и сохраняют память о своих погибших товарищах, героях– земляках. Желаю всем воинам здоровья, благополучия и успехов в деле служения России! Губернатор Тюменской области А.В. Моор
    0 комментариев
    4 класса
    1 комментарий
    3 класса
    «Алар тылда җиңү яуладылар» Сугыш елларында тыл хезмәтчәннәре зур батырлык күрсәттеләр. Гаять зур кыенлыкларга карамастан, фронтны берөзлексез азык-төлек һәм кием-салым белән тәэмин итү өчен мөмкин булганның барысын да эшләделәр. Кайгы-хәсрәт тә җитәрлек булган. Ямбай музееның «Сугышчан һәм хезмәт даны» залында «Барысы да фронт өчен! Барысы да җиңү өчен» экспозициясе бар. Рәсемдә өлкән яшьтәге кешеләр. Күпләр аларның ничек яшәгәннәре, ничек эшләгәннәре, шәхси тормышларының ничек оешканлыгы турында уйланмый да. Тулырак 👇
    0 комментариев
    9 классов
    Виктор Квасов посетил тюменский "Центр оздоровления и реабилитации "Красная гвоздика" Экскурсию по Тюменскому центру оздоровления и реабилитации "Красная гвоздика" провели для участника программы "Время героев" Виктора Квасова. Ему показали возможности центра по оздоровлению и реабилитации тюменцев, в том числе участников СВО. "Реабилитацию в центре проходят ветераны спецоперации, имеющие инвалидность, родители погибших участников. Для них созданы все условия", - подчеркнула в интервью корреспонденту информационного агентства "Тюменская линия" директор центра Маргарита Бабушкина. Во время экскурсии она представила лечебную базу, которая отвечает всем современным стандартам и постоянно обновляется, благодаря поддержке правительства Тюменской области. В центре создан отличный потенциал для проведения реабилитации людей с различными заболеваниями: опорно-двигательного аппарата, сердечно-сосудистых заболеваний и многих других. По словам Маргариты Бабушкиной, отдельного внимания заслуживает психологическая служба центра. Там с людьми работают квалифицированные специалисты по авторским методикам. Виктор Квасов отметил широкий спектр услуг, предоставляемых центром, возможность субсидирования и бесплатного предоставления путевок некоторым категориям граждан. "Рекомендую ветеранам, инвалидам, участникам специальной военной операции посетить центр, чтобы пройти реабилитацию, как физическую, так и психологическую", - посоветовал он. Участник программы отметил, что в ходе стажировки ему поступает огромное количество информации. Он считает, что его цель – понять все смыслы, направления, задачи, которые стоят перед государством, регионом. Погрузиться в процессы и эффективно действовать в дальнейшем. Виктор Квасов пожелал успехов участникам дополнительного отбора на программу и рекомендовал, не сомневаясь, идти в проект "Время героев". "Это тоже служение государству, служение народу на линии фронта внутри государства. Мы как военнослужащие уже на государственной и гражданской службе будем выполнять те задачи, которые ставит перед нами верховный главнокомандующий", - подытожил участник программы "Время героев". Инна Кондрашкина Фото: Сергей Елесин, ИА "Тюменская линия"
    0 комментариев
    4 класса
    Хәтер һәм традицияләрне хөрмәт итү Төмән өлкәсенең милләтләр эшләре комитетында уку вакытында өч «Батырлык» ордены кавалеры, очучы-штурмчы, «Геройлар вакыты» президент программасы финалисты Виктор Квасов Төмән өлкәсенең традицион дини конфессияләре: православие һәм ислам вәкилләре белән танышты. Беренче объект - Рус Православие чиркәвенең (Мәскәү патриархаты) Тубыл-Төмән епархиясе рухи-агарту үзәге булды. Төмән шәһәренең иң борынгы православие храмнарының берсендә — Изге Троица соборында һәм Изге Троица ирләр монастыренең Петр һәм Павел чиркәвендә Викторга экскурсия уздырдылар. Кунакка монастырь тарихы һәм аны оештыручы - митрополит Филофей Лещинский турында сөйләделәр. Аннары танышу Төмән шәһәренең Знаменский кафедраль соборында дәвам итте. Соңыннан Төмән өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте офисында Зиннәт хәзрәт Садыйков белән эшлекле очрашу булды. Биредә Төмән өлкәсе мөселман дини оешмалары эшчәнлеге мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Шулай ук Виктор Квасов Ямбайдагы Нигъмәтулла хаҗи исемендәге мәчеттә һәм авыл музеенда да кунакта булган. Виктор Квасов Төмән өлкәсенең Казанский районында туган. Очучы булу хыялы аны Краснодар югары хәрби авиация училищесына алып килә, 2019 елда ул укуын тәмамлый. Ә өч елдан соң махсус операция башлана. Викторның орденнарының берсе легендар Гостомель операциясендә катнашканы өчен тапшырылган. 400дән артык хәрби очышының һәрберсе артында сугышчан бурыч тора, аны үтәү — барыннан да өстен. Герой Ямбай музееның мактаулы кунаклар китабында: «Бай тарих, лаеклы кешеләр, бөек казанышлар. Болар барысы да монда. Хәтерне һәм традицияләрне һәрвакыт хөрмәт итәчәкбез. Виктор Квасов»,- диеп язып калдырган. Ләйлә МАДЬЯРОВА Рәсемдә: музейда.
    0 комментариев
    10 классов
    Җиңү тарихында гаилә истәлеге Фашистик Германияне тар-мар итеп зур җиңү яулауга 80 ел тула. 9 май – Җиңү көнендә бөтен Россия кешеләре үзләренең геройларының фоторәсемнәрен тотып җирле мәйданнарга чыгалар һәм «Үлемсез полк» белән атлыйлар. Бу бик ямьле! Чөнки үз геройларыңны, аларның батырлыкларын, кыюлыкларын белү, истә тоту бик мөһим. Без, җиңүчеләрнең дәвамы, зур, мәкерле, дәһшәтле, канкойгыч Бөек Ватан сугышы кырларында һәлак булучылар, Җиңү яулап кайтучылар, тылда җиңүне тизләтүчеләр алдында баш иябез. Без тоткында, концлагерьларда җәфаланучылар, блокадалы Ленинградта ачлык кичерүчеләр һәм башка сугыш корбаннары турында һичкайчан онытмаска тиеш. Россиядә һәр гаилә илебез тарихы белән тыгыз бәйләнгән. Сугыш кагылмаган бер гаилә дә юк. Бөек Ватан сугышы ветераны Гыйламетдин Гыйльфанов 1926 елның сентябрендә Түбән Тәүде районы, Петрунино авыл советына кергән Яңа Болгар авылында 9 балалы гаиләдә иң кечкенәләре булып туа. Сугышка Омск өлкәсе, Түбән Тәүде район хәрби комиссариаты, Киндерле авыл советына кергән Турай авылыннан чакырыла. Кызыл Армия сафларында 1943 елның 15 ноябреннән, сугышта 1944 елдан була. Кызылармияче Гыйламетдин Гыйльфан улы Ленинград фронты 935 нче укчы Александр Невский орденлы полк 306 нчы укчы Рибшевск Кызыл байраклы дивизия 743 нче укчы рота укчысы вазифасында сугыша. 1945 елның 28 маендагы «Батырлык өчен» медале белән бүләкләү 935 нче укчы полкның 17 нче бүлекчә приказында «1944 елның 5 октябрендә Ленинград фронтында 131 нче укчы дивизиянең 3 нче укчы ротасы хәрәкәт иткәндә кызылармияче Гыйламетдин Гыйльфанов батырларча кыю сугыша һәм яралана» дип язылган. Егет җиңел яралылар өчен 2583 нче санлы госпитальдә дәвалана. Сугыштан соң Гыйламетдин Гыйльфан улы Киндерленең Сәүдәҗиһан Сабир кызы белән гаилә кора. Алар акыллы, тырыш ике ул, бер кыз үстерәләр. Гыйламетдин абый озак еллар ветеринар булып эшли. 1975 елда 49 яшендә генә авырып мәңгелеккә китә. Сугыш ветеранының әтисе – 1880 елгы Гыйльфан Садретдинов 1911 елны Татарстанның Буа районы, Наратбаш авылыннан тормыш иптәше Хәдичә һәм 4 баласы белән Себергә күченеп килә. Башта Яңа Болгарда, аннары Турайда яшиләр. Киез итек (пойма) басу машинасы була, репрессиягә эләгә.1929 елда 49 яшендә генә үтерәләр. Гыйламетдин абыйның әнисе – Хәдичә Габдулла кызы 1885 елны Түбән Наратбашта туган. Ул 1957 елда вафат була. Балалары үсеп җиткәч, Кыткүл, Киндерле авылларында төпләнәләр. Гыйламетдин абыйның 1905 елгы Мифтахетдин, 1908 елгы Имаметдин абыйлары яу кырында хәбәрсез югалалар. 1911 елгы Хәлим абыйсы сугышка бармый. Аңа бронь бирелә, сугыш елларында Турайда колхоз рәисе вазифасын үти. Кыткүл авылы егетләре запастагы офицерлар Вилдан Кәримов, Касыйм Бикчәнтәевның «Онытылмаган исемнәр» китабында Мифтахетдин Гыйльфанов турында болай дип язылган: «Хәрби хезмәткә мобилизация буенча 1941 елның 30 июнендә чакырыла. Аны 45 көнлек хәрби җыенга җибәрәләр. 1941 елның сентябрендә фронтка эләгә. Мифтах Гыйльфан улы сугыш алдыннан Турайдан гаиләсе белән Кыткүлгә күченә. 1936 елның апрелендә ОГПУ исемендәге колхозга керә. Кызыл Армия сафларында хезмәт итмәгән. Хәрби җыенда 1939 елның 12 июнендә хәрби ант кабул иткән. 1942 елның ноябреннән хәбәрсез югалган дип исәпләнә, 5 баласы кала. Россия Федерациясенең Төмән өлкәсе буенча «Хәтер китабы»нда «Гильфанов Мифтах Гильфанович, рядовой, 1905г. дер. Ивашкина, погиб», дип язылган. Имаметдин Гыйльфановның хатыны Таһирә апага Төмән өлкәсе Түбән Тәүде район хәрби комиссариаты 1948 елның сентябрендә белешмә бирә. Анда: «Гражданка Таһирә Гыйльфановага. Тормыш иптәше Имам Гыйльфанов 1941 елның 30 июлендә мобилизация буенча Совет Армиясенә чакырылган, Түбән Тәүде район хәрби комиссариаты», - диелгән. 1949 елның январенда Төмән шәһәр хәрби комиссариатының һәлак булган, хәбәрсез югалганнарны хисапка алу идарәсе якташыбызның 1942 елның ноябрендә хәбәрсез югалганын хәбәр итә. Мәкалә язганда материал белән тәэмин иткән Гыйламетдин абыйның Хәлим абыйсының кызы – племянницасы Төмәндә яшәүче Фәһимә Бучельниковадан сугыш ветеранының хәтердә ничек калуын сорадым. - 1975 елны Гыйламетдин абый вафат булганда, миңа 15 яшь тулган. Аның сугышта кайларда сугышуы турында бернинди мәгълүмат калмаган. Ул елларда Бөек Ватан сугышы турында ветераннар да бик сөйләми иделәр, заманасы шундый иде. Барлык архив документ-ларының күчермәләрен эзләп табып, миңа Гыйламетдин абыйның оныгы – Хәмит абыйның улы Динар бирде. Яшьләрнең шулай бабайлары белән кызыксынулары шатландыра. Динарга чын күңелдән рәхмәтемне белдерәм. Мәктәптә укыган чагымда Гыйламетдин абый белән нык горурландым. Абыйлары арасында сугыштан исән кайткан бердәнбер туганым. Ул юаш, гадел, мәрхәмәтле кеше иде. Мин дә янына килеп утырам. «Зур елганы кичтек. Миндә Совет Армиясе өчен бик мөһим корал. Өстебездә туктаусыз ут шартлый, яна. Йөзү авыр, миңа ничек тә исән калырга кирәк. Менә шул корал коткарды. Мине иптәшләр сөйрәп чыгардылар, ә күпләр мәңгелеккә елгада ятып калдылар», - дип сөйләгәне хәтердә аның. Узган гасырның 70 нче елларында сугыш ветераннары Киндерледә юк иде. Безнең буын алар белән аралашып үсте. Без үзебезне бәхетле буын дип әйтә алабыз. Сугыш ветераннарына, яуда ятып калучыларга тылда көне-төне хезмәт кылучыларга мәңгелек дан! – дип сүзен тәмамлады Фәһимә Хәлим кызы. Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА.
    4 комментария
    18 классов
Фильтр
Закреплено

«Яңарыш» видеобәйге игълан итә

«Яңарыш» өлкә татар газетасы үзенең 35 еллык юбилее уңаеннан шигърият яратучылар өчен «Яңарыш» - яраткан газетам» дип аталган шигъри бәйге игълан итә.
Бәйге ике номинациядә үтәчәк:
1) җирле шагыйрь-шагыйрәләрнең татар телендә язылган шигырьләрен;
2) үзегезнең иҗат җимешегезне сәнгатьле итеп яттан сөйләгәнне видеога төшереп җибәрүегез сорала.
Беренче номинация ике категориягә бүленә:
а) өлкәннәр,
б) мәктәп укучылары.
Икенче номинациядә барлык яшьтәге авторлар да катнаша.
Видео белән бергә исем-фамилия, яшьне, яшәгән торак пунктны һәм телефон номерын язарга кирәк.
Жюри ясаган нәтиҗәләр буенча 3 җиңүче һәм иң күп тавыш (+лайк) җыеп тамашачылар мәхәббәтен яу
«Яңарыш» видеобәйге игълан итә - 964119605423
  • Класс

«Бу җиңү сезнеке дә!»

Төмән районында «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы»на багышланган медальләрне тапшыру башланды. Аларны 142 ветеран алачак. Беренче сигез юбилей медален тапшырырга Горьковка, Московский, Ямбай, Каменский, Яңа Тарман, Успенка авыл җирлекләреннән хезмәт фронтында катнашучыларны «Родник» мәдәният һәм ял үзәгенә чакырдылар.
93 яшьтән 97 яшькә кадәр булган әби-бабайларның язмышлары гаҗәеп охшаш. Әтиләре һәм абыйлары фронтка киткән, ә алар балачактан кырларда, фермаларда эшләгәннәр, печән чабуда, агач әзерләүдә катнашканнар.
Турай авылында яшәүче Газизулла Мөхәммәдиев сугыш башланганда 4 нче сыйныфта укый. Әтисенең үлгән хәбәре килгәч, ирләр эшен аңа
«Бу җиңү сезнеке дә!» - 965128977327
«Бу җиңү сезнеке дә!» - 965128977327
  • Класс

17 февраля – День российских студенческих отрядов

Уважаемые земляки!
Уважаемые бойцы студенческих отрядов!
Поздравляю вас с Днём российских студенческих отрядов!
В этом году Тюменское региональное отделение Молодежной общероссийской общественной организации «Российские Студенческие Отряды» отмечает 60-летие.
За этой цифрой множество реализованных бойцами студотрядов масштабных и важных для Тюменской области и нашей страны проектов. Большому числу молодых людей работа в студенческом отряде дала первый профессиональный взлет и опыт, стала школой жизни, возможностью проявить лидерские качества и обрести надежных друзей.
Эта дружба проходит испытание временем и сохраняется на всю жизнь.
Тр
  • Класс

Илкүләм танылган оста

Төмән өлкәсе һәм Тубыл шәһәренең мактаулы гражданины, илкүләм танылган оста Минсәлим Тимергазеевка 75 яшь тулды.
Рәссам, сөяктән сыннар уеп ясаучы Минсәлим Тимергазеев - РФ рәссамнар берлеге әгъзасы, Көнбатыш Себернең Халыкара иҗади бәйгеләрен оештыручыларның берсе, өлкә, шәһәр, регионара, Бөтенроссия халыкара күргәзмәләрендә актив катнашучы җәмәгать эшлеклесе. Төрле дәрәҗәдәге Мактау кәгазьләре, дипломнар, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән останың исеме Тубыл шәһәренең мактау китабына да кертелде.
Шәһәрнең иң өлкән, иң тәҗрибәле, күренекле, сөяктән хикмәтле, кызыклы сыннар уеп ясаучы Минсәлим Вәлиәхмәт улын гомер бәйрәме белән шәһәр хакимият вәкилләре, останың таланты
  • Класс

«Яңарыш» видеобәйге игълан итә

«Яңарыш» өлкә татар газетасы үзенең 35 еллык юбилее уңаеннан шигърият яратучылар өчен «Яңарыш» - яраткан газетам» дип аталган шигъри бәйге игълан итә.
Бәйге ике номинациядә үтәчәк:
1) җирле шагыйрь-шагыйрәләрнең татар телендә язылган шигырьләрен;
2) үзегезнең иҗат җимешегезне сәнгатьле итеп яттан сөйләгәнне видеога төшереп җибәрүегез сорала.
Беренче номинация ике категориягә бүленә:
а) өлкәннәр,
б) мәктәп укучылары.
Икенче номинациядә барлык яшьтәге авторлар да катнаша.
Видео белән бергә исем-фамилия, яшьне, яшәгән торак пунктны һәм телефон номерын язарга кирәк.
Жюри ясаган нәтиҗәләр буенча 3 җиңүче һәм иң күп тавыш (+лайк) җыеп тамашачылар мәхәббәтен
«Яңарыш» видеобәйге игълан итә - 965129060527
  • Класс

15 февраля – День памяти о россиянах, исполнявших служебный долг за пределами Отечества

Уважаемые воины-интернационалисты!
Дорогие земляки!
Дата вывода советских войск из Афганистана со временем стала днем памяти всех боевых подвигов солдат и офицеров, выполнявших воинский долг за пределами Отечества. Воины-интернационалисты вели непримиримую борьбу с терроризмом, выступали миротворцами, защищали интересы нашей страны и мирных людей.
Год защитника Отечества объявлен президентом в честь всех героев, сражавшихся за Родину, обеспечивающих ее безопасность. В их числе и воины-интернационалисты. Выполняя приказ, они проявили мужество, самоотверженность и верность присяге.
Ветераны локальных во
  • Класс

Талымхан имамы

Күп еллар элек моңлы, нурлы Казан якларыннан килеп, тормышын Төмән җирләре белән бәйләгән, Талымханда имамнар эстафетасын алган хәзрәтебез Дамир абый Шәйхелисламовның моңлы тавышы авылда һәркемгә таныш.
Мәчетебезнең 30 еллык тарихында аның 17 еллык эзе бар.
Дамир 1957 нче елны Шәйхелисламовлар гаиләсендә туган. Үсеп җиткәч, туган авылында нигезләнеп, гаилә корырга хыялланган. Кызганычка каршы, авыл хуҗалыгында төзелешләр өчен җирләр бирелмәгән. Ә бормалы тормыш юллары егетне ерак Себер якларына алып килә.
Монда аның хыялы тормышка аша. Ул ап-ак йөзле себер чибәрен очрата, аңа гашыйк була, гаилә коралар, йорт салалар. Кайната Хәмит Барый улы һәм кайнана Фәсиха Рамазан кызы к
  • Класс

«Алар тылда җиңү яуладылар»

Сугыш елларында тыл хезмәтчәннәре зур батырлык күрсәттеләр. Гаять зур кыенлыкларга карамастан, фронтны берөзлексез азык-төлек һәм кием-салым белән тәэмин итү өчен мөмкин булганның барысын да эшләделәр. Кайгы-хәсрәт тә җитәрлек булган.
Ямбай музееның «Сугышчан һәм хезмәт даны» залында «Барысы да фронт өчен! Барысы да җиңү өчен» экспозициясе бар. Рәсемдә өлкән яшьтәге кешеләр. Күпләр аларның ничек яшәгәннәре, ничек эшләгәннәре, шәхси тормышларының ничек оешканлыгы турында уйланмый да.
Тулырак 👇
Мөршидә Мөхәммәдшина
Майрауза Яминова (1923-2000)
  • Класс

Виктор Квасов посетил тюменский "Центр оздоровления и реабилитации "Красная гвоздика"

Экскурсию по Тюменскому центру оздоровления и реабилитации "Красная гвоздика" провели для участника программы "Время героев" Виктора Квасова. Ему показали возможности центра по оздоровлению и реабилитации тюменцев, в том числе участников СВО.
"Реабилитацию в центре проходят ветераны спецоперации, имеющие инвалидность, родители погибших участников. Для них созданы все условия", - подчеркнула в интервью корреспонденту информационного агентства "Тюменская линия" директор центра Маргарита Бабушкина.
Во время экскурсии она представила лечебную базу, которая отвечает всем современным стандартам и постоянно обно
Виктор Квасов посетил тюменский "Центр оздоровления и реабилитации "Красная гвоздика" - 965073777071
  • Класс

Хәтер һәм традицияләрне хөрмәт итү

Төмән өлкәсенең милләтләр эшләре комитетында уку вакытында өч «Батырлык» ордены кавалеры, очучы-штурмчы, «Геройлар вакыты» президент программасы финалисты Виктор Квасов Төмән өлкәсенең традицион дини конфессияләре: православие һәм ислам вәкилләре белән танышты.
Беренче объект - Рус Православие чиркәвенең (Мәскәү патриархаты) Тубыл-Төмән епархиясе рухи-агарту үзәге булды.
Төмән шәһәренең иң борынгы православие храмнарының берсендә — Изге Троица соборында һәм Изге Троица ирләр монастыренең Петр һәм Павел чиркәвендә Викторга экскурсия уздырдылар. Кунакка монастырь тарихы һәм аны оештыручы - митрополит Филофей Лещинский турында сөйләделәр.
Аннары танышу Төмә
Хәтер һәм традицияләрне хөрмәт итү - 965073664175
Хәтер һәм традицияләрне хөрмәт итү - 965073664175
  • Класс

Җиңү тарихында гаилә истәлеге

Фашистик Германияне тар-мар итеп зур җиңү яулауга 80 ел тула. 9 май – Җиңү көнендә бөтен Россия кешеләре үзләренең геройларының фоторәсемнәрен тотып җирле мәйданнарга чыгалар һәм «Үлемсез полк» белән атлыйлар. Бу бик ямьле! Чөнки үз геройларыңны, аларның батырлыкларын, кыюлыкларын белү, истә тоту бик мөһим.
Без, җиңүчеләрнең дәвамы, зур, мәкерле, дәһшәтле, канкойгыч Бөек Ватан сугышы кырларында һәлак булучылар, Җиңү яулап кайтучылар, тылда җиңүне тизләтүчеләр алдында баш иябез. Без тоткында, концлагерьларда җәфаланучылар, блокадалы Ленинградта ачлык кичерүчеләр һәм башка сугыш корбаннары турында һичкайчан онытмаска тиеш. Россиядә һәр гаилә илебез тарихы белән т
Җиңү тарихында гаилә истәлеге - 965046597551
Җиңү тарихында гаилә истәлеге - 965046597551
  • Класс
Показать ещё