Эчкечелек, дигән гадәтен
Кешеләр яши алырмы берчак,
Тоеп аек тормышның тәмен?
Эчәбез, башка кайгылар төшсә,
Шатлык елмайса да эчәбез
Хәмер агуыннан тәндә калмый,
Тормышны тартырга көчебез...
Күп эчәбез "за здоровье" дип,
Әмма, килеп чыга киресе:
"Саулык өчен" шашып эчкән саен,
Хәлләр мөшкелләнә, дөресе.
Иртән торгач "баш төзәтәбез" дип
Ватык башны ныграк ватабыз,
Шулай алтын гомерне кыскартып,
Аракыга саулык сатабыз.
Бокалларны ешрак тотар өчен,
Бетмәс тостлар уйлап табыла,
Һәр-бер тостка кушылган кешеләр
"Саулык өчен" эчеп егыла...
"Сәламәтлек өчен" күп эчкәннәр
Хәзер авырмыйлардыр бер дә,
Үзләренә күпләп еш юраган
Саулыкны тоялардыр гүрдә.
Эчкеченең бәләсе да шунда:
Беркайчан да "эчәм шул" димәс,
Я булмаса "башка эчмим" дияр,
Үзе һич похмельдән айнымас...
Кәүсәр Әминев
"Хәмер белән исәнләшкәндә,
Акылың белән хушлаш..."
Грузин халык мәкале.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев