Предыдущая публикация
Карап тора уйларымда...
Авырлыклар күп булды дип,
Кызганамы әллә ул да?
Юлларымның озынлыгы
Елларыма тиң булса да,
Мин елмаям артка карап,
Хәтеремә яшь тулса да.
Өмет белән яшәгәнгә
Авыр юлны җиңел үттем.
Бөртек-бөртек бәхетемне
Бергә җыеп олы иттем.
Алда юллар нинди икән,
Туры кебек күренсә дә?..
Яшәп туймасымны беләм
Күпме гомер бирелсә дә.
Гөлсәрия Басыйрова
#укы
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев